|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда коткаручылар 22 яшьлек егетне эзлиКоткаручылар Татарстанның Питрәч районында 22 яшьлек егетне эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Агентлык билгеләп үткәнчә, егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат аның курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган.
Урынга 2нче зона коткару отряды чыккан. Егетне кардан йөрүче “Ямаха” транспорты белән дә эзлиләр. Дүрт чакрымлап ара күздән кичерелгән, әмма нәтиҗә юк әле.
Эзләнү эшләренә водолазлар отряды да тартылган. Алар 400 квадрат метрда Мишә елгасы төбен тикшергән, әмма егет табылмаган.
Эзләү эшләре дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|