поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.01.2018 Ир белән хатын

“30 яшькә җиткәч кенә өйләнү, кияүгә чыгу - зина кылуга юл ача”

Авылларда зина кылучылар күбәя” дигән сүзләр ишетергә туры килә еш кына. Бу бик четерекле тема. Әлеге язмада журналист Габдерәхим “Матбугат.ру” сайты өчен “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кора.

– Нурулла хәзрәт, ике ир кешенең: “Авылларда зина кылучылар күбәя”, – дигән сүзен ишетергә туры килде. Ник алай икән?
 
 Аллаһы Тәгаләдән курыкмаудан килә ул. Шәригать буенча зина кылу җинаять дип санала.
 
– Кыз белән егет булса дамы?
 
– Кем генә булса да. Никахсыз җенси мөнәсәбәткә керергә ярамый. Безнең дәүләттә зина җинаять түгел анысы. Егет белән кызны, ир белән хатынны да бернинди җәзага тарта алмыйлар.
 
– Кыз белән егетнең зина кылуы нидән килеп чыга?
 
– Сабыр итмәү һәм нәфескә иярүдән. Кан уйный башлый. Күп әйбер әти-әнидән дә тора. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Күбрәк ураза тотсыннар. Ата-ана баласын тизрәк өйләндерергә, кияүгә бирергә тырышсын”, – ди. 30 яшькә җиткәч кенә өйләнү, кияүгә чыгу ул инде зина кылуга юл ача. Йоклап йөрергә кеше бар, гаилә корырга кирәк түгел, болай да рәхәт. Шуңа күрә дә яшьләр арасында тәртипсезлек барлыкка килә, авырулар пәйда була. Әллә ничә егет, ир белән йоклап йөрү... Булдырмау чарасы: рухи тәрбия, иртә өйләнү.
 
– Ә кияүгә чыккан, өйләнгән адәмнәр ник зина кыла?
 
– Иреңә яки хатыныңа карата суыну. Сәбәбе шул. Гаиләдә суыну хатын-кыз аркасында килеп чыга.
 
–  Нишләп?
 
– Хатын-кыз хатын-кыз булып калырга тиеш, ул мужикка әйләнсә ире аңа карата суына. Акыра-бакыра, өйрәтә торган хатын янына барасы да килми. Хатын-кыз матурлыгын да сакларга тиеш, яшерен-батырын түгел күп хатыннарда корсак пәйда була. Хатын-кызның корсагы чыктымы, бу хәл ирне үтерә ул. Андый хатынга карыйсы да килми.
 
– Корсак авырудан да пәйда булмыймы?
 
– Юк. Күп ашаудан гына барлыкка килә ул, май җыела. Кияүгә чыккач хатын үз-үзен карамый башлый, әһә кияүгә чыктым, максатыма ирештем, ди.
Бала тапкан чорларда тазарырга да туры килә бит. Бала тапканнан соң әзрәк авырлык җыеп аласың инде ул. Барыбер сыер кебек ашарга димәгән үзеңне кулда тотарга кирәк. 
 
– Хатыннары матур булып та ирләр аларга карамаса?
 
– Димәк, ирлекләрен югалтканнар. Өйдә яту, селкенмәү, хобби булмау, хәрәкәт итмәү. Ирләрнең күп ашау һәм симерү аркасында да матдәләр алмашуы бозыла һәм аларның хатын-кызга карыйсылары килми башлый. Ир белән хатын бер-берсенә суына башлый, игътибарны читтән эзлиләр.
 
– Ир белән хатын нормаль тормыш белән яшәп тә барыбер зина кылсалар, монысы нәрсә?
 
– Азгынлык, бозыклык. Баш бар, иман булырга тиеш бу азгынлыкка юл куйма! Үзем дә авылдан булгач, бу әйбер хакында ишетергә туры килә. Бик зур проблема бу.
 
– Боларны тәртипкә чакырып булмыймы?
 
– Бу әйбер турында сөйләү килешми, гаиләләр таркала башлый бит. Хикмәт юлы белән төзәтергә кирәк. Бу җирлектәге хәзрәт шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Мин белгән хәзрәт бу проблеманы белә һәм шушы өлкәдә эшли, тырышлык күрсәтә. Кайвакытта шундый хатыннарга килеп киңәш бирәләр, гөнаһның нәрсә икәнен аңлаталар.
 
– Колакка эләләрме соң?
 
– Элмичә булмый. Яшь буынны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Шундый ата-ананың балалары да яман юлга басарга мөмкин. Гомумән алганда хатын-кызны яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Кыз “юк” дип әйтә алса егет бернишли алмый.
 
 

 


ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
№ --- | 25.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»