поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
20.01.2018 Шоу-бизнес

Зөлфәт Зиннуров: "Бу гамәлем өчен ләгънәт итүчеләр дә бар, аларга үпкәләмим, күрәсең, аларның күңелләре шундый"

19 гыйнвар Хач ману көнендә автор-башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәкене ярымай формасында кисеп православ динендәгеләрне бәйрәм белән котлады. Аның бу гамәле зур шау-шу тудырды. Зиннуров бу гамәленә аңлатма бирде.

Зөлфәт Зиннуров беркем алдында да акланырга җыенмыйм, бу гамәлем берсен дә кимсетми дип белдерде. Ләгънәт укучыларга да исем китми, үпкәләмим, бу – аларның күңел халәте, дип белдергән шоумен Азатлык сайтына. 

– Зөлфәт, сезнең ярымай формасындагы бәке турында видео социаль челтәрләрдә халыкны икегә бүлде. Берәүләр кызык дип таба, берәүләр сүгә. Бу кадәр шау-шу тудырыр дип уйлаган идегезме?
 
– Социаль челтәрләрне ачарга да куркам, барысын да укып та бетермәдем, анда зур сугышка киткән бугай. Ни өчен шундый шау-шу киткәнен аңламыйм. Мин төрлесен эләм, әйтәм, барысы да килешәбез дип әйткән очраклар булмады, әмма бу кадәр резонанс булыр дип күз алдына килмәгән иде. Беркемгә дә ул видео зыян салмаган, чукыныгыз дигән шигар юк, минем чукынып чумган кадрлар юк.
 
– Православ диненең нәкъ Хач ману көнендә бәкене ярымай формасында тишү мөселманнарны, татарларны кимсетә диләр, милләтне сатты дигән язмалар да бар...
 
– Мин динемне дә, милләтемне дә сатмадым. Ничек ул булырга мөмкин? Видеоны тагын бер тапкыр карагыз, анда менә мин – татар, Хач ману көнендә бәкегә чумам дип әйтү юк. Берсе дә чукынып, православлар әйтә торган догалар әйтеп бәкегә сикерми. Финляндия белән Кытайдан урман кисү белгечләре килде. Кунакларның Казанга килүе нәкъ 19 гыйнварга туры килде. Алар сәфәргә әзерләнер алдыннан төрлесен укыганнар, белешкәннәр, ниләр күрәселәре килгәнен теркәгәннәр. Бездә нәкъ шул көнне бәкегә сикерү йоласы бар икәнен укыганнар, мөмкин булырмы дип сорадылар. Кунакларның күңелен күрер өчен эшләнде ул. Сорадылар – эшләдек.
 
– Алар православ тарафдарларымы?
 
– Белмим, мин диннәрен сорамадым, миңа ул барыбер, яхшы, намуслы кеше генә булсын. Аларга бары тик кыш көнне салкында бәкегә чуму процессын күрү, үзләрен дә сынау кызык булгандыр.

– Әмма халыкта бәкене нәкъ ярымай формасында киселүе ризасызлык тудырды. Ни өчен ярымай формасында?
 
– Ни өчен ярымай формасында, чөнки тәре формасында түгел. Карагыз әле, бу кисү формасы гына бит. Бәкене тәре, шакмак, түгәрәк итеп тә кисеп булыр иде. Әмма ярымайны “Дружба” пычкысы белән кисеп карагыз әле сез! Мин беренче чиратта егетләрнең осталыгына сокланыр идем! Мәш килдек. Шулкадәр тигез, матур итеп ясалды ул. Монда бернинди дә кимсетү, кешеләрдән көлү юк. Андый максат та, уй да юк. Гади бәке итеп кабул итегез сез аны. Бары тик 19 гыйнварга туры килү белән генә аһ-ваһ туды. Башка көнне киселгән булса, аңа игътибар итүче дә булмас иде. Булса да, бу кадәр начар сәбәпләр эзләп утырып сүгүчеләр булмас иде. Февраль, декабрь дә булмады бит ичмасам! Халык бу кадәр дулкынланмас иде. Нәрсәсе бар аның? Кунаклар чумып чыктылар, алар да бернинди дә дин йоласын үтәмәде.
 
Акланмыйм, аңлатырга да җаенмыйм. Кеше ничек кабул итә, шуннан тора. Туганнарының бәйрәмнәренә йөрмәгән мөселманнар да бар. Хәмер булган урынга бармыйм диләр. Шул ук кеше бәйрәмгә барганда котлау сүзләрендә ислам дине нигезендә яшик, хәмердән ерак торыйк дип котласа, бу – көчле дәгъват. Кемдер тукталып калыр иде. Аллаһ бер, мине шулай дип өйрәттеләр.
 
– Татар телен яклап “Туган тел”не җырлаган Зөлфәттән күңелем кайтты дип язучылар да бар. Аудиторияңне, тамашачыңны югалтырмын дигән борчу юкмы?
 
– Күңеле кайтучылар булса, була инде, нишләтәсең? Аңардан курыкмыйм. Мин үзем булып калдым. Икейөзлелек миңа хас түгел. Чын күңелдән башкарылган эшем ул, һәр милләтне, динне хөрмәт итәм, үземнекен яратам. Дусларым арасында керәшен татарлары бар, аларның мәдәниятләрен яратам. Күршемдә урыс хатыны яши, Олы көндә кулич белән сыйлый, Корбан гаетенә ит алып керәм. Мин шулай яшәү яклы. Бу гамәлем өчен ләгънәт итүчеләр дә бар, аларга үпкәләмим, күрәсең, аларның күңелләре шундый. 
 
Бәкегә сикергәнем бар, әмма ул мунча кергән вакытта һәм Хач ману вакытында түгел. Татар көн саен коена ди, яки һәр җомга коена, ди. Ә Хач ману көнендә татар, мөселман бәкегә керми каламы?
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.01.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы