поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.12.2017 Җәмгыять

"Әниемне бүләк ит, дидем": Сабыйлар могҗиза көтә - Кыш Бабай гына ишетми

Яңа елдан сабыйлар гына түгел, үзебез дә могҗиза көтәбез. Хыялларыбыз тормышка ашар дип, изге ниятләр, яхшы теләкләр белән киләсе елга атлыйбыз. Ә физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар Кыш бабайны аеруча көтәләр. “Әкият” балалар үзәгендә узган чарадан соң, аларның ихлас күңелдән теләгән теләкләренең тормышка ашуын да күрергә насыйп булды.

“Кулга кул тотынышыйк!”
 
Әнә шулай эшләгәндә, бер-береңә ярдәмләшеп, мохтаҗларның күңелен күтәреп, теләген тормышка да ашырып була. Шушы исемдәге фестиваль иң элек Казан шәһәренең Совет районында башланып китә. Ул чакта бу чарада ике интернатта тәрбияләнүче балалар гына катнаша. Тора-бара әлеге фестиваль республика күләменә күтәрелеп, быел унынчы мәртәбә үткәрелде.
 
Быел Казан, Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч һәм Саба районнарыннан – барлыгы 17 махсус коррекция мәктәбе, балалар йортлары һәм интернатлардан 500дән артык бала килгән иде. Талантлы балалар белән бер сәхнәдә татар эстрадасы артистлары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Фирзәр Мортазин һәм башкалар чыгыш ясады.
 
 – Яңа ел алдыннан ба­лаларның хыялларын тормышка ашыру, аларны мог­җизалар барлыгына ышандыру – бу фестивальнең төп максаты. Үз теләген җиткер­гән сабыйларның берсе дә буш китмәде. Аларга залда утырган һәр кеше шәхси бүләген тапшырды. Монда Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы хезмәткәрләре дә, депутатлар да бар иде. Шулай ук Совет районы тер­риториясендә эш итүче оешмалар да ярдәм итә, – ди Татарстан Президенты ярдәм­чесе Ләйлә Фазлыева.
 
– Бу балаларга сокланмый мөмкин түгел. Әйтик, психоневрология интернатында яшәүче сабыйларны гына алыйк. Беренче елларны алар сәхнәдә бик авырлык белән берәр юл шигырь сөйли иде. Дөрес, аларга бер җыр өйрәнер өчен дә бер ел кирәк. Әмма алар тырышып, яңа үрләр яулый. 
 
Әлеге чараны Дәүләт Советында урнашкан хатын-кыз депутатларның “Мәрхә­мәт” оешмасы үз канаты астына алган. Һәм алар фес­тивальдә катна­шучы­ларның язмышы белән кызыксынып тора.
 
– Аларның һәрберсенең үз хыялы бар. Кемгәдер – балалайка, кайсына уен приставкасы кирәк, кызлар зур ташлы колак алкасы сорый, малайларның вертолет очыртасы килә. Ә бу фестиваль балаларның талантын гына ачып калмый, теләгән теләк­ләрен дә тормышка ашыра, – ди Президент яр­дәм­чесе. Киләсе елда бу сабыйлар гастрольгә дә чыгачак. Бу концертны беренче­ләрдән булып Арча, Питрәч, Лаеш тамашачысы күрә алачак.
 
Хәйриядән башланды
 
Кичә Казанда республи­каның төрле районнарында яшәүче күп балалы, аз керем­ле, талантлы балалар өчен Яңа ел тамашасы күрсәтте­ләр. Әлеге чараны “Мәрхә­мәт” оешмасы оештырды.
 
– Дүртенче ел рәттән “Әки­ят” курчак театры кол­лективының Яңа ел тамашасын күп балалы гаиләләргә бүләк итәбез. Араларында авыр яшәүчеләр, тәрбиягә алынганнары да бар. Башта алар чыршы тирәли әйләнә­ләр, аннан соң әкият карыйлар. Аларның һәрберсенә Кыш бабай күчтәнәч тә әзер­ләгән, – ди Татьяна Ларионова.
 
Тамашачылар арасында “Ватаным Татарстан” газетасында язмышлары яктыртылган гаиләләр дә бар иде. Лаеш районының Усад бис­тәсендә яшәүче Алсу Вә­лие­ва бирегә тәрбиягә алган сабыйлары белән кил­гән. “Балалар өчен нинди зур бәй­рәм ясаганнар. Мондый чыршыны күрү үзе генә ни тора. Әнә ничек шатланалар”, – ди ул, сабыйларына карап.
 
Яшел Үзән районының Норлат авылыннан Рәйсә Миң­нуллина җиде сабыен алып килгән. “Районнан 44 бала килде. Шуларның 25е – балалар йортында тәр­бия­ләнә. Калганнары – гаилә­ләрдә яшәүчеләр. Мондый бәйрәм ясаганнары өчен без Татьяна Ларионова җитәк­челегендәге депутатларга рәхмәтле”, – ди ул.
 
Ә сабыйлар, әйткәнемчә, могҗиза көтә, нидер буласына ышана. Әнә Кирилл исемле малай Кыш бабайга күптән хат язган. Аңа зур конструктор кирәк икән. Ә менә Даша исемле кыз: “Әниемне бүләк ит, дидем. Ничә еллар бу теләкне телим инде. Нигәдер Кыш бабай гына ишетми”,– ди. Хыяллар чынга ашмый калмас, дип ышанасы килә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»