поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.12.2017 Җәмгыять

Яшә һәм үлмә: 158 сумга ай буе яшәргә кирәк

Архангельск өлкәсенең Профсоюзлар федерациясе белгече Артем Шишков үзенең социаль челтәрендә “МРОТка (минималь хезмәт хакы күләме) яшә һәм үлмә!” дигән акциясе белән ил буенча танылды.

Даруга калмый
 
– Мин айлык бюджетымны 7 800 сумга калдырдым. Шуның 13 процентын салымга чигердем һәм ярлылар өчен коммуналь хезмәткә түләнә торган 1 315 сумны куштым. Шулай итеп аена 8 100 сумга яшәргә кирәклеге килеп чыкты. ТКХга фатир өчен 3 200 сум түләгәч, 4 901 сум акча калды. Шул акчага, ягъни көненә 158 сумга ай буе яшәргә кирәк иде, – дип сөйләгән Артем “Собеседник” газетасына.
 
Беренче көннәрне шәп ашаган. Иртә белән бер йомырка, 200 мл сөт; төшке ашка – 80 гр макарон, котлет, чәй һәм бер кисәк ипи; кичен – 250 мл окрошка ашы. Икенче көнне Артем иртә белән йогырт һәм арзанлы казылыктан бутерброд, төшкә –Кокрошка, кичен дөге боткасы белән помидор ашаган.
 
– Башта кәрәзле телефонга һәм башка кирәкле саналган хезмәтләргә акчаны кысмаска уйладым. Ләкин бер атнадан соң болай яшәсәм, ачтан үләчәгемне аңладым. Шуннан соң сабын шикелле юыну әйберләренә һәм аена ике тапкыр шәһәр читендәге бакчага бару өчен генә акчамны тоттым.
 
Мондый яшәү рәвеше дә авыр финанс мәсьәләсеннән коткара алмаган.
 
– Ике атнадан соң ит, балык, каймак, печенье шикелле азыклардан баш тартырга туры килде. Тулысынча ташкабак, солы боткасы, кәбестә, макарон ашарга гына күчтем. Шуңа да карамастан тәҗрибәнең ахырында көненә бер тапкыр гына туклануга күчәргә туры килде, – ди Артем.
Ул сынау вакытында чирләп китмәвенә шатлана.
 
– Болай бу акчага даими рәвештә яши алмас идем. Әгәр дә чирләп китсәң, даруларга акча юк, – дип дәвам итә Шишков. – Сәламәтлегем какшады, хәлсезлек, һәрвакыт йокы килү интектерде.
 
Ләкин ул болай яшәү бушка узмады, дип саный. Артем сакчыл яшәргә тәҗрибә туплаган, хәзер профсоюздагы коллегалары белән МРОТны үзгәртергә кирәклеген күтәреп чыгарга планлаштыралар.
 
Үз-үзеңне ашат!
 
Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров яшәү минимумына дуңгызлар асрап карарга уйлаган. Дәүләт паегына күчкән дуңгызлар ябыга башлагач, зоосаклаучылар: “Түрәләр, депутатлар, үзегездә МРОТны сынагыз, хайваннарга тимәгез!” – дип тавыш куптарганнар.
 
Шул ук Ленинград өлкәсенең Черновский авыл җирлеге башлыгы, 130 килограммлы Виталий Овлаховский да үзен сынап карарга булган.
– Минем күпмедер “чыдамлык запасым” бар иде, – дип сөйли Виталий Олегович. – Көненә ярты йомырка, 160 г ит, 50 г балык, бер алма яки мандарин. Аның каравы бәрәңге, макарон яки башка ярмаларны туйганчы ашадым. Бәлки моның кадәр азык кемдер өчен тәүлегенә җитәдер, ә мин беренче көнне үк үземне ач тоеп йокларга яттым, – дип искә ала Овлаховский.
 
Экспериментның 21 нче көнендә Овлаховскийның интернеттагы битендә бер стакан су фотосы гына күренә башлый. Яшәү минимумында каралган суммадан ашарга акчасы калмый, шул ук вакытта ул тәҗрибәсен дә туктатырга теләми. Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев экстремалга бирелмәвен теләп теләктәшлек белдерә, ә телетапшырулар алып баручы Елена Малышева авыл түрәсенә арзанлы азык-төлек белән ярдәм итүләрен сорап, халыкка мөрәҗәгать итә.
 
Овлаховский эксперимент вакытында тоткан чыгымнар чекларының фотосын уйланыр өчен өлкә җитәкчелегенә, депутатларга җибәрә. Тегеләре нинди фикергә килүе билгесез, ә менә авыл түрәсен халкы өч тапкырга артыграк булган күрше авылга җитәкче итеп билгеләгәннәр. Шулай итеп Виталий Олегович ярлыларның хәлен ашказаны белән тоеп, бер ай дигәндә 15 килограммга ябыккан.
 
Исән калырга мөмкин.
 
Яшәргә – юк
 
Үзләренең акча янчыклары белән эксперимент ясау соңгы вакытта модага әйләнеп бара. Екатеринбург студенты Виталий Никишин тәҗрибәсен ачлыктан хәле калмыйча, өч көн урын өстендә ятып тәмамлаган. Ә менә көньякта яшәүче Дмитрий Жертовскийның киресенчә, бер ай минималь хезмәт хакына яшәгәч, 75 сум акчасы янга калган. Бәлки аңа яшәргә көньякның бай табигате ярдәм иткәндер?
 
Шул ук вакытта “Контакт”та “Сутыйга яшәргә!” дигән паблик популярлык казанып, миллионга якын әбүнәче җыйган. Анда йөзләгән кеше арзан азык-төлектән ашарга пешерү рецептлары белү буенча ярыша, комментарийләр язалар.
 
– Мондый МРОТ акчасына яшәү исән калырга тырышуны хәтерләтә. Кайчагында ачлыкны басудан тыш тәмле ризыклардан ләззәт аласы килә. Яшәү минимумы концертларга баруга, китап, кием-салым сатып алуга исәпләнмәгән. МРОТка 1-3 айдан артык яшәп булмый, – дигән фикергә килгән үзе “минималкага” яшәп караган Омск журналисты Анна Никифорова. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»