|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2008 Ир белән хатын
САФЛЫК. КИРӘКМЕ УЛ?!"Бүген минеке буласыңмы?" - "Нәрсә? Мин саф кыз бит..." - "Кыз! Алар бармыни хәзер?!" – "Ничек инде юк?!" – "Көлдермә, зинһар. 21 гасырда яшәгәнеңне оныттыңмы әллә? Кемгә кирәк ул сафлыгың? Чәчәк кебек чагыңда бераз “опыт” җыя тор. Зөфаф кичендә үкенмәссең..." (Дискотекада танышкан егет сүзләре бу). САФЛЫК – БӘХЕТ УЛ... ...14 яшьләр тирәсе. Борынга егетләр “исе” кергән чак. Әле берсе шалтырата, икенчесе очрашуга чакыра. Тик өйдән чыгар өчен, әти белән әнине җайлыйсы-майлыйсы бар. ...Бервакыт әни, эшкә китәр алдыннан, өй җыештырырга кушып калдырды. Сериал карый-карый онытканмын. Кайткач, әни “закон” чыгарды: “Бүген сиңа клуб юк!” – диде. Ничек итсәм иттем, иптәш кыз белән клубка бардым. Ә өйгә кайтып кергәч, әни каршы алды. Ул мине әрләмәде, бары тик: “Кызым, синең яшүсмер чагың. Кем нәрсә әйтсә, шуңа ышанма, усал һәм кыю бул. Исеңдә тот, сафлык – кыз кешенең бәхет ачкычы ул. Синең киләчәгең, бәхетең үз кулыңда!” – диде. Инде ничә еллар үтте, ул сүзләр колагымда һаман да яңгырый...
КЫЗЛЫКНЫҢ “МОДАСЫ” БАРМЫ? Никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керү – соңгы еллар “модасы”. Безнең өчен сафлык төшенчәсе еракта калды. Сораштырулардан күренгәнчә, бүген 18-22 яшьлек кызларның 70%ы җенси мөнәсәбәт белән яши. 27%ы мәктәп яшендә үк сафлыгын югалткан. Бары тик 3%ы үзен булачак иренә саклый. Шулай булгач, кызлык “модасы” кабат “бөреләнә” түгелме?
ЕГЕТЛӘРГӘ САФЛЫК КИРӘКМЕ? Бу сорауга җавапны “Арена” төнге клубында табарга булдым. Кыска итәк киеп, берничә мәртәбә “разведка” ясадык. Бер Балтач егете белән таныштым. Минем Кукмарадан икәнне белгәч, аралар тагын да якынайды. Дискотека тәмамланганда, алар безне үзләренә “кунакка” чакырды. Ризалаштык. Бераз сөйләшкәннән соң теге “артистыбыз”: “Әйдә бергә булыйк”, – димәсенме. “Мин бит кыз”, – дидем. Ышанмады: “Алар юк бит хәзер. Нәрсәгә саклыйсың аны? Берни аңламаган “колхозлар”ның кемгә кирәге бар?!” – диде. Тагын берничә тапкыр дискотекага барып сораштыру үткәрдем. Нәтиҗәдә, егетләр үзләре йөрергә бик яратса да, күңелләренә саф кыз хуш килә икән.
НИШЛӘРГӘ? Берәүләр кыз булып кияүгә чыгуына сөенеп, үзеңне сакларга өндәсә, икенчеләре, киресенчә, тыелган “җимешне” татып карауны хуп күрә. Ә саф кызларга нишләргә? Кайсының сүзенә колак салырга? Очрашкан һәр егет: “Бергә булыйк инде”, – дип гел “тинтерәтеп” торганда, кыз булып калу авыр, бик авыр.
20 яшьлек CАФ КЫЗ |
Иң күп укылган
|