|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2017 Җәмгыять
Ирләрнең ни өчен күбрәк үлүләренең сәбәбе ачыкланганИр-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән. Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп аңлата. Яшәү шартларының начарлануы, үз-үзеңә ышаныч булмау ир-атларга аеруча нык тәэсир итә икән. Ир-атлар сәламәтлеге өчен үзләренең җитештә яшәүләрен тою да кирәк. Профессор Михаил Колонтай фикеренчә, Россиядә күпчелек халык дөрес тукланмый. Ир- атларның күпләп бакыйлыкка күчүендә дә төп сәбәпләрнең берсе – сыйфатсыз ризык, спиртлы эчемлекләр куллану.
--- |
Иң күп укылган
|