поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.09.2017 Шоу-бизнес

Зөлфия Мансур: "Бер рәхәт күрмичә гомер үтте дә китте..." (Рәфинә Ганиуллинадан өр-яңа КЛИП)

Шушы көннәрдә җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе язмышын чагылдырган “Ялгыз хатын” җырына клибы дөнья күрде. Клипның режиссеры, идея һәм сценарий авторы – Зәмирә Рәҗәпова. Үзенең “Инстаграм” битендә җырчы клиптан бер өзек (тизер) тәкъдим итеп, болай дип язган иде:

“Тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр иҗатта, гомумән сәнгатьтә яши аламы? Ялгызлык... бәлки кайбер мизгелләрдә безгә бу халәт ошыйдыр да... бәлки без аны ирекле яшәү белән бутыйбыздыр... Язмыш җилләре шулай искәндер инде, әниебез Зөлфия без биш кызны кечкенәдән берүзе үстерде. Беренче карашка моның искитәрлек җире юк сыман, ачы сугыш елларында итәк тулы бала-чага ятим, дөм ятим булып үскәне, үсмәгәне бихисап...Ә без – "әтиле ятимнәр"... Ә иң үзәкне өзгәне, никтер безнең ишеләр күбәйгәннән күбәя.
 
 
Безнең әниебез – Зөлфия Мансур-Ганиуллина, гомере буе көндәлек (дневник) алып барды, 2016 ел, 5 сентябрь – дәфтәр битендә соңгы язма. Инсульт, больницадан больницага берничә ай күтәреп йөргән чаклар куркыныч төш сыман тоела. Өйгә чыккач әкренләп утырырга, басып торырга, сул кул белән ашарга өйрәнде, хәтта "тәпи китте", теле дә ачылса... Яңадан көчле рухлы Кеше булуын исбатлап, “инде бу сынауны да җиңәм”, дип көрәшеп яши. Тормышны бик яратканга микән, Ходай әниебезнең гомерен саклап калды. Барыбыз өчен дә зур бүләк булды бу, Аллага шөкер!”
 
Шулай ук әнисе көндәлегеннән дә бер хатирә белән уртаклашкан ул:
 
"...Хәерчелек басты, муеннан бурычка баттым. Ул бурычлар, элмәк сыман, торган саен сулышны катырак кыса. Ни балаларга, ни үземә өс-баш юнәтерлек мөмкинлек юк, колготки, носкилар алырга да кот чыгып тора. Өс-башың кешечә булмагач, кеше арасына керергә дә оят. Ул арада оны бетә, мае бетә, писүге бетә... Булдыксызлыгым өчен үземне сүгәм, аз гына да ярдәм күрсәтәсе дип белмәгән Рәфәгатьне сүгәм; киләчәк буынны – талантлы балаларны хәерчелектә яшәргә мәҗбүр иткән хөкүмәтне сүгәм. Уйлап карасаң, бер рәхәт күрмичә гомер үтте дә китте. Ялгыз тормыш өстерәүләре шулхәтле авыр! Җитмәсә, авыруым да елдан-ел баса. Аллага тапшырдык!"
 
Юкка-барга яшьтән ышанмадым,
Шуңа изгеләнеп йөрмәдем.
Бәхетемне җилләр куып түгел,
Тырыш хезмәтемнән эзләдем.

Министр да булып булмады,
Тарих битләренә керерлек.
Артык юләрлек тә кылмадым,
Телдән-телгә сөйләп йөрерлек.

Әмма үлсәм, салган эзем кала
Халкым өчен түккән хезмәттә.
Ана исеме дә бөек бит ул,
Һәм лаеклы олы хөрмәткә!

Балаларым - шатлык-куанычым,
Төп мәгънәсе - яшәр көнемнең,
Киләчәккә лаек булса алар -
Иң кыйммәте - шунда гомернең!
 
(Вахит Галиев шигыре)

 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»