поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.05.2017 Бәйрәм

Кече Рбишчада Бөек Җиңүне билгеләп үттеләр

Кызыл Октябрь районы Кече Рбишчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чараны 7 майда “Адҗа авыл” төркеме зурлап оештырды. Бу көн иртәсендә Зур һәм Кече Рбишча халкы мәктәп коллективлары “Георгий тасмасы” һәм “Үлемсез полк” акцияләрендә катнаштылар. Алар Кече Рбишчаның Ватан сугышы корбаннары һәйкәле алдыннан юлларын башлап, ике авыл урамнары буйлап үттеләр.

Бәйрәм чарасын алып баручы Вәлит Яруллин һәйкәл алдында махсус корылган сәхнәгә район һәм Зур Рбишча авылы башлы¬клары Халит Сөләйманов белән Наил Хөсәиновны, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте ко-митеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанованы, Зур һәм Кече Рбишча мәктәпләре җитәкчеләре Гөлнара Фәхретдинова белән Йо¬сыф Нуреевны чакырды. Хөрмәтле кунаклар авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм бу җиңүнең безгә ничек бирелүе турында да сөйләп үттеләр. Әлфия Мөхәммәтҗанова, үз чи¬ратында, шушы эшләрдә актив¬лык күрсәткәннәре өчен Радик Яруллинны, Рөстәм Юсиповны, Гөлнара Фәхретдинованы һәм Йо¬сыф Нуреевны мәгариф бүлеге исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тантаналы чыгышлар тәмамлангач, 10 чакрымлык вело¬пробегка старт бирелде.

Велоси¬педчылар ике авыл буйлап үткән арада, районнан килгән “Җиңү ав¬тобусы” әгъзалары, Уразавыл һәм Рбишча мәктәпләре укучылары концерт тәкъдим иттеләр, сәхнә ал¬дында тамаша карап утыручыларга һәм барча кунакларга үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен һәм Георгий тасмалары өләшеп чык¬тылар. Аннары, ниһаять, авылның түбән очындагы борылышта финиш сызыгына ашкынучы велосипедчы¬лар күренде. Оеш¬тыручылар велоузышта катнашкан иң кече Азиз Хамидуллинны һәм өлкәннәрдән Нәҗип Салахетдинов¬ны бүләкләделәр.

Мәктәп алдында ук махсус хәрби-кыр кухнясы да оештырылган иде. Шунда кунаклар өчен солдат ботка¬сы һәм кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә булды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә, Ка¬заннан чакырылган җырчылар Ил¬наз Сафиуллин, Ринат Фәйзуллин, Мәскәүдән бәйрәмгә кайткан Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов, яшьләр ара¬сында популярлык яулаган Ра¬дик Яруллин, “Туган як моңнары” ансамбле, шулай ук, район һәм авыл үзешчәннәре зур концерт бирделәр.
 


Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 12.05.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»