поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.01.2017 Хатлар

Киленнең «шәбе» эләкте

Күрше Заһирлар, зурдан кубып, кече улларын өйләндерделәр. Туй көнне аларга агылган машина! Шәһәрдә укучы улы кала кызын тапкан. Әти-әнисе череп баеган базар сәүдәгәре, ди. Туксанынчы елларда Мәскәүдән товар ташып, берне алтыга сатып мантыганнар. Ул кичне күрше-тирә телендә туйга җыелган машина маркалары, бәяләре булды...

Заһирлар да фермер инде, анысы. Авылның иң бае шулар. Улларының алтысы да, кечкенәдән эшләп, мал-туар арасында үсте. Барысы да югары белемле. Бишесе дә җәйләрен авылда яши, аерым йортлар җиткерделәр. Төпчегенә дигән ике катлы өй  авыл уртасында ук кукраеп утыра. Киленне дә шунда төшерделәр. Кияү ягындагы туйны да, болындай иркен ишегалларындагы заманча чатырда уздырдылар. Ул төнне минут саен шарт та шорт китереп, күккә фейерверк аттырдылар, абзардагы сыер-сарыклар да мөгрәп, бәэлдәп чыкты.
 
Икенче көнне дә туй күлмәген салмаган киленне, йоласына китереп, су юлы күрсәтергә алып чыктылар. Буш чиләкләр асылган көянтә авырлыгыннан үзе дә көянтәдәй сыгылган. Без үкчәле туфлидән кыеш-мыеш атлый. Авыл урамы кеше белән тулы, калса да, өендә сукыр Галәү генә калгандыр.  Көтәбез. Бер сәгать үтте, ике сәгать. Тау астындагы чишмәдән авылга башка юл юк. Кайтмый калмаячаклар. Тәки күренделәр.

Су юлы күрсәтергә киткән Фатыйхәттәй көянтә-чиләк күтәреп иң алдан кайта.  Аннан арттарак, калганнар да атлый. Иң соңыннан, яшь кәләшне күтәргән кияү килә. Янган-пешкән. Киленнең авызы турсайган.  Әллә халык карап торганга, әллә чокырга аягы эләкте, хатынын күтәргән килеш кияү дөпелдәп ауды... Беренче булып килен сикереп торды. Торды да, тузанга буялган күлмәген өстеннән шудырып төшерде. Шул күлмәге белән,  җирдән тора алмый ятучы кияүне кыйный башлады. Корт чаккандай чәрелдәүче килен авызыннан чыккан сүгенү сүзе авылны яңгыратты.

Күлмәген  ире өстенә ыргытып,  трусик-лифчиктан атлаучы килен артыннан, капка төбендәге  кешеләр тел чартлатып калдылар. «Заһирга шул кирәк, борын чөеп йөри иде», дип сөенүчеләр дә,  «капты егет» дип, кызганучылар да булды.
 
Тора алмаслар, дип уйлаган идек. Авылга бергә кайталар. Җәйге эсседә, килен кебек озын сыйраклы кызларны да иярткәлиләр. Алары, «авыл һавасы әйбәт», дип, килен белән бергә су буенда ята. Озаккарак кайтканда, күршедәге ялгыз Сәбилә аш-су карашып, өйләрен юып-җыештырып йөри.

Сания Билалова, Туган як.


---
Матбугат.ру
№ --- | 28.01.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»