поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
24.12.2016 Дин

Мөселман балаларына чыршы бәйрәмендә катнашу дөресме? (Әлбир Крганов җавабы)

Ислам динендә булган кайбер ата-аналар балаларын Яңа ел бәйрәменә җибәрмәскә тырыша. Шәригатькә туры килми, дип саный алар. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, Кыш бабайдан бүләк алу зур гөнаһмы? “Матбугат.ру” хәбәрчесе бу сорауны Мәскәү, Россиянең үзәк регионы һәм Чувашия мөфтие, Россиянең Иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир Кргановка бирде.

Әлбир хәзрәтнең җавабы:
 
- Миңа калса, ул чиккә китереп җиткермәскә кирәк. Мөселман кешесе хәзерге чорга туры килерлек кеше булып яшәргә тиеш. Әйе, Шәригать өлешен тотырга тырышырга кирәк. Ләкин аны бүгенге дөньяга да туры китерергә кирәк. Дин принципларын да бозарга ярамый. Шул универсаль модельне карарга кирәк. Мәскәүдә мин берничә гаиләне беләм, балаларын гомум мәктәпләрдә укытмыйлар. “Ник укытмыйсыз?” – дип сорыйм. Анда гел харам, хәзер өйдән генә дистанцион рәвештә укыту мөмкинлеге бар, дип җавап бирәләр. Әмма баланы күлмәк астына яшереп үстереп булмый бит инде! Иртәгә ул бала кая барыр? Кемнәр белән күрешер? Ничек дөнья төзер? Үзебезгә аерым бер гетто, аерым ябулы җирлек төзибезме инде хәзер? Булмаячак бит алай. Татардагы җәдидчелек тә, бәлки, шуннан чыккандыр ул. Ябылу дөрес түгел. Шул ук вакытта бу чыршы бәйрәмнәрендә катнашкан мөселман балаларына моны дөрес итеп төшендерә белергә кирәк. Кыш бабайны ниндидер фәрештәгә тиңләргә түгел, ә, күрәсезме, шундый культура бар, чит илдә Санта-Клаус бар дип аңлатырга. Баланы алдарга ярамый. Хәтта уллыкка-кызлыкка алган балаларны да мин синең әтиең-әниең дип алдарга ярамый бит, без сине тәрбиягә алдык, балам, дип үстерергә кирәк. Шәригатьтә шулай күрсәтелгән, син тәрбиягә алган балаңа җайлап кына дөресен әйтергә тиеш. Әгәр аңа урамда әйтеп кайтарсалар бу синең әти-әниең түгел дип, аңа күпкә авыррак булачак. Чыршыны, Кыш бабайны да шулай җайлап аңлатырга кирәк. Ә баланы бу җәмгыятьтән бөтенләй аеру дөрес түгел, дип уйлыйм мин.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы