поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2016 Язмыш

«Үз тиңемне табудан өмет өзгән идем инде...»

Юлыбыз ерак. Автобусның йомшак утыргычына җайлап кереп утырып, кулыма китап алырга өлгермәдем, күршем сүз катты. Сөйләшеп киттек. Дөресрәге, тыңлаучы барында сөйләп калыйм дигәндәй, күршем бер дә туктап тормады. Ул сөйләгәннәрне, үзгәртмичә, сезгә дә җиткерәм. Арагызда гомере буе үз парын көтүчеләрегез бардыр, бәлки.

Очраклы юлдашым Сәрия кебек, сезгә дә бәхет елмаймый калмас...

   –   Иллегә җитеп киләм. Тормышым җитешле. Мәхәббәтнең генә ни икәнен белмәдем.  Кызымны,  дүртенче дистәне ваклаганда, үзем өчен таптым. Әнием әрләде-әрләде дә, безне тормышыннан сызып ташлады. Баштарак бик авыр булган иде. Ияләндек, әбисез дә яхшы гына яшәдек, – дип сөйли башлады Сәрия.
 
Мәктәптә укучы кызы аның туган көненә җылы кофта бәйләп бүләк иткән.  «Ярый әле, әни, дөньяда син булгансың, син булганга мин дә бар бит»,– дип кочагына сарылган кызының уңганлыгына шаккаткан. Һәр көнне биюгә, чит телләр өйрәнергә йөри икән кызы. Ничек өлгергәндер...
Күренеп тора, Сәрия кызы белән чиксез горурлана иде. Шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, «Кешелекле бала тәрбияли алганыма сөенеп бетә алмыйм», – дип юлдашым балкып елмайды.
 
Кичен хезмәттәшләре, дуслары туган көн бәйрәменә килгәннәр. Мул табында дөнья хәлләрен сөйләшеп, иркенләп утырганнар. Сәрия генә, әледән-әле, телефон ягына өметле карашын ташлаган. Әмма телефон әнисенең тансык тавышын ишеттермәгән. Сәрия күңелендә, унбиш ел элек бала табу йортыннан кадерле нәни төенчеген кочаклап чыккандагы кебек үк, кимсенү хисе уянган. Әмма акылы бу хискә тиз чик куйган.

Үзен тапкан, баккан, кеше иткән әнисен ничек гаепләсен соң ул?! Үзен, ничек тели, шулай тотарга әнисенең йөз-мең мәртәбә хакы бар. 
Кунаклар артыннан өен җы-ештырып, дус кызларына кунарга киткән баласының хәлен белешкәннән соң,  йокларга ята...  Ишек шакыган тавышка уянып китеп,  сәгатькә күз сала. Төн уртасы җиткән. Көтәр кешесе булмаса да, торып ишекне ача. Ишек артындагы ак халатлы кешене күрүгә, йөрәге чәнчеп алгандай була. 

–  Сез шалтыраттыгызмы? Йөрәгегез авыртамы?

Ак халатлы ирнең сүзләрен  шяртугамы-чынгамы алырга белмичә, аптырап калган Сәрия эндәшә:
– Юк, минем барсы да яхшы, хәтта, бик тә яхшы.
– 50нче йорт, 13нче квартирдыр бит? – дип сорый доктор.
– Әйе, безнең 13нче квартир, әмма 48нче йорт. Чү, туктагыз, ул бит әнинең адресы...  

Сәрия тиз генә өстенә киенә дә, доктор артыннан йөгерә.

Алар килеп кергәндә, аңын югалткан әнисе идәндә ята иде. Нәрсә эшләргә дә белмичә, янәшәдә күрше апа басып тора. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратканда, каушавыннан,  шул күрше апа адресны ялгыш  әйткән булган икән.
 
Доктор, булдыра алганча, барысын эшләсә дә, Сәриянең әнисе аңына килми... Дәваханә коридорында утыра торгач, йокымсырап киткәнен сизми дә кала. Кемнеңдер эндәшүенә күзләрен ачса, әнисенә ярдәмгә килгән доктор басып тора икән: «Өегезгә кайтыгыз. Кайчан аңына килүе билгеле түгел. Минем эш сәгатем бетте, теләсәгез, үзем илтеп куям».
 
Таң атканын да сизмичә, доктор белән Сәрия озаклап сөйләшеп утыралар.   Аның күңелен ниндидер бер рәхәтлек, тынычлык биләп ала. «Бәлки, ул минем язмышымдыр», –  дигән уй  йөгереп үтә башыннан.
 
Бер тәүлектән соң әнисе аңына килә.  Сәрияне күрүгә, хәлсез тавыш белән пышылдый:  «Кызым, гафу ит мин карт җүләрне. Оныгым белән син – иң якын кешеләрем, сездән башка беркемем дә юк.»
 
 Дәваханәдән әнисен өчәүләп алып чыгалар. Доктор да бик тиз арада гаиләдә үз кешегә әйләнә.

«Үз тиңемне табудан өмет өзгән идем инде. Шуңа да язмышның бу бүләге минем өчен үтә дә кадерле», – дип тәмамлады сүзен юлдашым.

Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА, "Туган як"


---
Матбугат.ру
№ --- | 08.12.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»