|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2016 Шоу-бизнес
Тамашачыны шаккаттырыр өчен ике Лилия нәрсәгә әзер?Казанда эстрадабызның танылып килүче яшь дуэты Лилия Гыйматдинова белән Лилия Хәйруллинаның «Лилияләр» исемле тәүге концерты узды. Сер түгел, бүгенге көндә тамашачыны шаккатыру кыен, шуңа күрә кызлар тамашаны үзенчәлекле итүгә, кызыклы чыгышлар белән баетуга зур көч куйды. - Балачакта да, үсә төшкәч тә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә идем. Ләкин декретка киткәч бу шөгыльдән туктадым. Кыршау белән биюләрне искә төшерү өчен Чаллыга кайтып махсус дәресләр алдым. Бу бию – оригиналь жанр, шуңа да аны концертта тәкъдим итәргә теләдем. Моннан тыш, Лилия чит телдә, төгәлрәге төрек телендә җыр башкарырга тәкъдим итте. Ул үзе татар-төрек лицеенда укыгач, төрек телен яхшы белә. Ә менә миңа ятларга туры килде. Мәхәббәт турындагы бу җырны Лилия балачагыннан ук җырларга хыялланган булган, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилия Хәйруллина.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|