поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.11.2016 Җәмгыять

Казанда видеокүзәтү системасы кую проблемаларны хәл итәрме?

Бу сүзләрне Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Әлегә Татарстан мәркәзенә бәхет ишелеп төшәрме-юкмы икәнлеген әйтүе кыен. Шунысы тәгаен: 2017 елда Казанның күпкатлы өйләр, ишегаллары территорияләренә видеокамералар урнаштырылачак.

Инде бүген «Куркынычсыз шәһәр»  пилот проекты кысаларында Татарстан башкаласында 4183 видеокамера урнаштырылган. Алар 1219 күпкатлы йортны колачлый. Мондый проектны башлап җибәрү, беренче чиратта, хокук бозуларның кимүенә, җинаятьләрне тагын да күбрәк ачуга, шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, милекне саклап калуга юнәлтелгән.

Сер түгел, эре шәһәрдә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган ысул булып видеокүзәтү системасы тора. Әгәр 2000 елларда видеокамералар бары тик җәмәгать урыннарында, парк-скверларда гына урнаштырылса, бүген бу урыннар исемлеге киңәя. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре видеокүзәтү системасын шәһәр бюджеты ярдәмендә тормышка ашырса, Хабаровск белән Тамбов шәһәрләрендә видеокүзәтү системасының чыгымнары шәһәрлеләр җилкәсенә төшә.

Хәер, мондый практика Казанда да кулланылган иде. Мисал өчен, Яңа Савин районының берничә йортында яшәүчеләр үз хисапларына видеокүзәтү системасын куйдырган булган.

Казанның Башкарма комитеты әлеге проектны тормышка ашырыр өчен карарлар булдырган. Проектның үзенчәлеге шунда: аны тормышка ашыру өчен гражданнардан акча җыймаячаклар. Шул ук вакытта шәһәр бюджеты да моның өчен акча бүлеп бирми. Бу эш чыгымнарын үз өстенә өч элемтә операторы алган, алар – «Таттелеком», «Уфанет», «IT плюс». Проект әлегә өч елга расланган. Элемтә операторлары «Куркынычсыз шәһәр»  өчен 70 миллион сум акча бүлеп бирә.

ВИДЕОКАМЕРА КАЙДАН КҮЗӘТӘЧӘК?

Казанның күпкатлы йортлар тирәләрендә видеокамераларны кайларга урнаштырачаклар соң?

- Ишегалдына кергән җирдә;
- йорт периметры буйлап;
- балалар яки уен мәйданчыгы янында;
-  көнкүреш калдыклары контейнерларына карап тора торган итеп.

Ким дигәндә, бер йортка 3 видеокамера урнаштырырга җыеналар. Әлбәттә, 3 видеокамера гына түгел, күпкә артыграк видеокамералар куелган йортлар да бар Казанда. Мисал өчен, Җиңү проспектындагы бер йортка хәтта 16 камера урнаштырылган. Бу системаларны полиция хезмәткәрләре күзәтүеннән соң гына урнаштырачаклар.

Хокук саклау вәкилләре белән берлектә камералардагы мәгълүматны җиде көн дәвамында саклау турында карар кылынган. Видеомәгълүматларны җибәрү өчен интернет кулланылмый. Видеосистемага яки архивларга теләсә кем керә алмый. Мәгълүматларны бары тик хокук саклау органнарыннан гына алырга мөмкин булачак икән.

ОН-ЛАЙН КАРАП БУЛАЧАК

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта видеокамераларның күпчелеге җәмәгать урыннарына, үзәк урамнарга, чатларга куела. Мондый ысул, үз чиратында, хокук сакчыларына да ярдәм итми калмый. Быел видеокамералар ярдәме белән 8 җинаять эше ачылган, 500 административ беркетмә төзелгән. Нәкъ менә шундый заманча системалар белән җәмәгать урыннарында җинаятьчелек – 5,5 процентка, ә урамнардагысы 4 процентка кимегән. Автотранспорт урлау очраклары 104 проценттан 88 процентка төшкән.



Әлбәттә, күпкатлы йортлар һәм ишегаллары территориясенә куела торган видеокамераларның заманча булуы төп шарт булып тора.

– Беренче чиратта, камералар кешеләрнең йөзләрен, машина номерларын, чит-ят предметларны ачык итеп күрсәтергә тиеш. Шуңа да Full HD камералары кулланылачак. Анда минутына кимендә 25 кадр күрсәтелергә тиеш, – дип ассызыклый Казанның Мәгълүмати һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов.

Әйтергә кирәк, кешеләр бары тик үз йортына куелган камералардагы видеомәгълүматны он-лайн рәвештә карап бара алачак. Бу «Ачык Казан» системасы аша башкарылачак. Һәр фатирның исәп-хисап (лицевой) счеты буенча кереп булачак. Якын киләчәктә күпкатлы йорт территорияләрендәге һәм ишегалларыннан килгән видеомәгълүматны цифрлы телевидение каналы аша гына да күзәтеп булачагын искәртәләр.

Бүген камераларны урнаштыру эше дәвам итә. Хәзерге вакытта «Азино-1», «Азино-2», Мәскәү, Идел буе районнарындагы күпкатлы йортларда заманча техника урнаштырыла.

ВИДЕОКАМЕРАЛАР МУЛЯЖ БУЛМАСМЫ?

Әлегә операторлар мондый инвестицион проектларга финанс ярдәме күрсәтергә әзер. Тора-бара нәрсә буласын тормыш күрсәтер. Мондый камераларның уңай ягы булуы аңлашыла. Медальнең ике ягы булган кебек, кемгәдер бу ошамаска да мөмкин бит. Бу уңайдан, Intertat.ru  хәбәрчесе Искәндәр Гыйниятуллинга үз соравын җиткерде.

- Бу система, ким дигәндә, өч елга тәэмин ителәчәк. Минем уйлавымча, моның белән генә чикләнеп калмаслар. Шәһәрлеләргә килгәндә, алар арасында төрле фикерләр була инде. Кайберәүләре дингә сылтап, «Мине видеога төшерергә ярамый», диләр.  Ләкин бүген тәрәз төбенә утырып, видеога төшерүне беркем дә тыя алмый. Әлбәттә, халык арасында – төрле фикерләр. Әмма күбесенчә уңай фикерләр ишетергә туры килә, –  дип җавап кайтарды Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.



Тик кайбер казанлылар бу проектка бераз шикләнеп карый. Мисал өчен, моннан 7-8 ел элек яңа күпкатлы йортка күчкән Илдар Мөбәрәкшин – мондый тәҗрибә белән очрашкан кеше. Аларның йортларына да видеокамералар тезеп чыгалар, тик нәтиҗәсе генә шатландырмый.

- Әлеге видеокамералар була торып, күршеләремнең машина тәрәзәләрен ваттылар, хәтта кайбер транспорт чараларының тәгәрмәчләрен салдырып алып китү очраклары да булды. Аннан соң шушы видеокамералар аша бу мәсьәләләрне хәл итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идек, нәтиҗәсе булмады. Безнең йортка куелган видеокамералар муляж булып чыкты. Шуңа да миндә «Бу яңа проект та муляж видеокамераларга кайтып калмасмы?» дигән сорау туа, – дип сөйли казанлы.

Чыннан да, һәр гамәл җиренә җиткереп башкарылырга тиештер инде ул. Ә булса ярый, булмаса ярый, дип түгелдер. 2017 елда бәхет ишелеп төшәрме соң? Видеокамералар һәр күпкатлы йортка куелса, бәлки төшәр дә...


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 26.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»