27.11.2016 Криминал
Балигъ булмаганнарның җинаять кылуына кем гаепле?
Республикада җинаять кылучылар арасында яшүсмерләрнең булуы пошаманга төшерә. Мисал өчен, быел гына да балигъ булмаганнар ике кешене үтергән. 2016 елда яшүсмерләр арасында җинаять кылучылар кимегән. Тик әле шатланырга иртәрәк. Чөнки Татарстанның кайбер районнарында бу сан, киресенчә, артып киткән.
Гомуми саннарга күз салсак, 2016 ел дәвамында балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең саны 9,1 процентка кимегән. Ә Казанның Идел буе, Авиатөзелеш, Вахитов районнарында, шулай ук республиканың Әтнә районында да криминаль активлык, киресенчә, арткан.
2016 елда яшүсмерләр тарафыннан 982 җинаять кылынган. Былтыргы саннар белән чагыштырганда, бу 98 җинаятькә азрак. Тик шунысы бар: быел балигъ булмаганнар ике үтерү очрагында гаепләнелә.
КЫЕК ЮЛГА БАСУЧЫЛАРГА – ҖӘМӘГАТЬ ТӘРБИЯЧЕСЕ?
Балаларның кыек юлга китүләренә кем гаепле соң? Гаиләме, мәктәпме, әллә җәмгыятьме?
Гадәттә, җитди хокук бозган яшүсмерләр махсус исәпкә бастырыла. Татарстанда, Россиянең кайбер төбәкләрендәге кебек, җәмәгать тәрбиячеләре турында да махсус канун бар. Нәкъ менә әлеге канун ярдәмендә исәптә торучылар белән эшләү мөмкинлеге булдырылган. Ләкин шулай да Татарстанда җинаять кылган яшүсмерләрнең бары 67 проценты белән генә җәмәгать тәрбиячеләре эшли.
Хәер, Татарстанда 2011 елда балигъ булмаганнар эше буенча махсус комиссия төзелгән. Биш ел дәвамында ул үзенең нәтиҗәлелеген шулай яхшы дәрәҗәдә күрсәткән ки, аңа төзәтмәләр дә кертмәгәннәр.
Хәзерге вакытта республикада имин булмаган гаиләләр белән дә аерым эш алып барыла. Әгәр 2013 елда мондый гаиләләрнең саны 2000 булса, бүген бу сан 1700не тәшкил итә. Аларны теркәү өчен махсус электрон база да булдырылган.
- Бөтен эшнең башы, әлбәттә, гаиләдә. Баланың кыек юлга басуына, иң беренче чиратта, гаилә сәбәпче була. Имин булмаган гаиләләргә килгәндә, безнең төп бурыч – аларны саклап калу. Ә инде саклап булмаган очракта, балаларны тәрбиягә алырга теләгән гаиләләргә урнаштырабыз, – ди балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.
Төнлә юлның кыекмы, турымы икәнлеге күренми...
Шунысы да бар: яшүсмерләр тарафыннан хокук бозуларның күпчелеге төнге вакытта була икән. Шуңа да Татарстанда төнлә кылынган җинаятьләр саны артып киткән. Аеруча бу – Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә, Бөгелмә, Тәтеш, Аксубай, Әгерҗе, Нурлат районнарына хас күренеш. Төнлә бала йә җинаять объекты була, йә инде үзе хокук бозуга кереп китә.
Белгәнебезчә, балигъ булмаганнар кыш көне – 22.00дән, ә җәен 23.00дән соң урамда караучысыз йөрергә тиеш түгел. Бу закон тарафыннан тыелган. Тик балалар үзләре дә, ата-аналарның кайберләре дә моңа бармак аша карый.
– 3700 рейд нәтиҗәсендә 4 меңнән артык яшүсмер полиция бүлекләренә китерелгән. Алар төнлә җәмәгать урыннарында булган. Безнең эш нәтиҗәсендә кайбер җинаятьләр булдырылмады, дисәк тә була. Әгәр элек без яшүсмерләргә кисәтү генә ясасак, хәзер инде штрафлар түләтүгә дә күчтек. Төнлә белән урамда булган яшүсмерләр – алар кая барып бәрелергә белмәгәннәр, – дип ассызыклый Татарстан республикасы буенча ЭЭМ участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Лариса Осипова.
ТӨП БУРЫЧ – ТӨРМӘГӘ ҖИБӘРМӘҮ!
Яшерен-батырын түгел, бер кыек юлга керсәң, тиз генә чыгам, димә. Шуңа монда яшүсмерләр профилактикасына аеруча басым ясарга телиләр.
- Бу мәсьәләгә бер генә ведомство җаваплы булырга тиеш. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булсын ул. Ә бездә һәркем җавап бирә: спортка күбрәк өстенлек бирә торган Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы да, Мәгариф һәм фән министрлыгы да... Бердәм министрлык булса, яхшырак булыр иде. Безнең төп бурыч – яшьләрне төрмәгә җибәрмәү. Чөнки анда эләккәннәрнең, 50-60 яшьтә гади тормышка әйләнеп кайткач, торырга урыны да, гаиләсе дә булмый. Сорый башлагач, бу яшүсмернең беренче тапкыр – 16, аннары 18 яшьтә төрмәгә утырганлыгы мәгълүм була, – дип сөйли Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов.
Аның фикеренчә, хөкемдарларның яшүсмерне төрмәгә җибәрмәүләре дөрес позиция. Чөнки бу балигъ булмаганнар эшләренең профилактикасы белән шөгыльләнүчеләргә иректән мәхрүм итәргә түгел, аларны тормыш шартларына яраклаштырырга, мисал өчен армиягә җибәрергә мөмкинлек бирә. Рафил Ногъманов төрмәдә дә хәлләрнең шәптән булмавын ассызыклый.
Әлбәттә, балигъ булмаганның кыек юлга басуында җәмгыятьнең һәр элементы гаепледер, мөгаен. Бу – ата-аналарның да күреп җиткермәве, бу өлкә белән шөгыльләнә торган ведомстволарның да игътибарсызлыгы, дигән сүз. Чөнки Лариса Осипова белдергәнчә, һәр җинаять – ул гаилә өчен дә, яшүсмер өчен дә бер трагедия...
Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин исә бу эшкә, беренче чиратта, тәрбия эшләре булышырга тиеш, дип саный. Совет заманын да сагынып искә ала ул. «Совет заманында октябрятлар, пионерлар бар иде. Бүген нәкъ менә шулар җитми дә инде. Чөнки балалар каршында ата-аналарның авторитеты төште», – ди рәис.
Хәзерге вакытта Татарстанда:
- 3821 яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә тора;
- 2000 кеше ел саен бу исәпкә өстәлә бара;
- 4471 имин булмаган гаилә теркәлгән.