|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2016 Матбугат
Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның уллары Идел армиядән кайтты (ФОТО)"Интертат" электрон газетасында эшләүче Мөршидә Кыямова һәм "ТНВ" белән "ТНВ-Планета" каналларында хезмәт куючы Илдар Кыямовның уллары Идел армиядән кайтты. Кеше баласы тиз үсә дигән кебек, төп-төгәл бер ел элек Иделнең армиягә китүе турында язган идек. Ул вакытта күпләр аптырап калды: ник җибәрәләр, ник алып калу җаен карамаганнар? Егет армиягә үзе теләп киткән икән - җавап шул. Ике ай хезмәт иткәч, кече Кыямов "Ирек мәйданы"на интервью да биргән иде. Андагы тормышы турында кызыклы хәлләр сөйләде:
- Осетиядән ярты ел хезмәт иткән егет бар монда. Минем взводта сержант булып санала. Үзенең ханыты, баласы бар. Бер көнне минем янга килде дә гыйшык хаты язарга кирәк ди. Мин әйтәм хатыныңамы? Юуук, сөяркәмә ди. Яздым. Ошатты. Берничә көннән тагын килде бу. Тагын шул кызга язаргамы дип сорыйм. Юк, бусы икенче сөяркәмә ди (көлә). Менә язам инде. Син матур язасың, сөйлисең ди. Нишлим инде, артист, журналист баласы булгач, үзем артистлыкка укыгач, язам инде.
Шул ук интервьюда болай дигән иде: "Армия киноларда, сериалларда гына гел бер төсле, җиңел кебек тоела. Ә чынбарлыкта авыр. Ләкин үз романтикасы бар. Безнен җәй көне полигоннар башлана. Менә анда күрмәгәнне күрәчәкбез инде".
Хәзер менә полигон да, күрмәгәнне күргәннәр дә - бар да артта калды. Идел өйдә.
"Улыбыз исән-имин. Үзе бик канәгать. Ике ел хезмәт итәргә кирәк, дип кайтты", - ди морпехның әнисе Мөршидә Кыямова.
Әлеге фотода - солдат каршылауның шатлыклы мизгелләре:
Фото: facebook.com
--- |
Иң күп укылган
|