поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2016 Мәдәният

Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның улы Идел: “Армиядә әни бәлешен сагынып үтә вакыт” (ФОТО)

Армиядә хезмәт итүчеләр белән рәхәтләнеп интернет аша хат алышып, көндәлек телефоннан аралашып була хәзер. Идел Кыямов әле күптән түгел генә театр училищесын тәмамлады, диплом алды. Ә хәзер диңгезче булган. Армия сафларында ул үзен ничек хис итә? Гомумән, армия тормышы, көнкүреше хакында нинди тәэсирләре бар - үзеннән сорашырга булдык.

- Идел, кайда хезмәт итәсең, ияләнүе авыр булдымы?
- Калининград өлкәсендә без. Беренче көнне Калининградтан Балтийск шәһәренә озаттылар. Анда ике атна буе яшь солдатлар курсы үттек. 5 декабрь көнне Ант биргәч, икенче батальонга җибәрделәр. Менә монда инде бер айдан артык. Күнектем, әлбәттә. Адәм баласы һәрнәрсәгә ияләнә. Баштарак билгесез иде. Чегәннәр сыман бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрдек.
 
- Яшәү шартлары ничегрәк?
- Искитәрлек димәс идем, армия бит инде бу. Күмер белән ягалар, җылылык сирәк бирәләр. Салкын су. 45нче елда төзелгән казармаларда яшибез. Казармалар элеккеге киноларда сыман. Гомумән, табигать, тирә як искиткеч монда. Ни дисәң дә, Европа.
 
 - Салкынга ничек түзәсез?
- Морпех ич без! Монда диңгез пехотасын шулай йөртәләр һәм көлеп “Морпеху не холодно, морпеху свежо!” диләр. Аның каравы, һәр шимбә мунча керәбез.
 
- Киемнәрегез җылымы соң?
- Киемнәр җылы, һава торышы салкынча. Тик озакка түгел. Тиздән яз башланыр. Җәйне монда кызу ди егетләр.  
 
- Ашау ягы ничек? Әни бәлеше сагындырадыр?
- Монда әни бәлеше генә түгел, дәү әни бәлеше дә, барлык туган апаларның бәлешләре дә сагындыра! Шулай да, ашату яхшы дияр идем. Мөселманнар өчен сыер ите, тавык ите бар.
 
- Намаз да укыйсыңмы әллә син?
- Әлегә юк, ләкин догаларның телдән төшкәне юк.
 
 - Армия дигәч, элек “дедовщина” дигән төшенчә искә төшә иде. Ул нәрсә әле дә бармы?
- Тәгаен әйтә алмыйм, чөнки “дед”лар китеп беткән, ярты ел хезмәт иткән егетләр калды. Алар белән яхшы мөнәсәбәттә. Хөрмәт итәләр.

- Армия син күз алдына китергән шикелле булып чыктымы?
- Армия киноларда, сериалларда гына гел бер төсле, җиңел кебек тоела. Ә чынбарлыкта авыр. Ләкин үз романтикасы бар. Безнен җәй көне полигоннар башлана. Менә анда күрмәгәнне күрәчәкбез инде, Аллаһы бирса. Күптән түгел дә менә атулар булды. 
 
- Улларын армиягә хезмәт итергә озаткан әниләргә нәрсә дияр идең?
- Кайгырмасыннар! Горурлансыннар! Балалары бу юлны сайлаган барлык аналарга шулай дип әйтәсем килә. Димәк, улларыгыз рухи яктан көчле егетләр. Бик авыр мизгелләрдә Ленинград чолганышын искә төшерсеннәр. Без барлык көчне йодрыкка җыеп хезмәт итергә тиеш. Бер елны гына ерып чыксалар, чын яугирләр булалар. Бер ел үтә дә китә ул. Ә монда булган хәтирәләр, дуслар йөрәкләрдә мәңгегә уелып калачак.
 
- Идел, чынлап әйт әле, армиядән качу, “откосить” итү теләге булмадымы?
- Андый фикерләрем булса, бу әңгәмә дә тумас иде. Укуны тәмамладым да Мәскәүгә эшләргә китмәкче идем, тик повестка килде дә, тукта әле, мин әйтәм, җиде ел качып йөргәнче бер елымны Туган илемә багышлыйм дидем. Туган ягымда гүзәл затлар иркен сулап,  кулларында чәчәкләр тотып тора алсын өчен, без илебезнең икенче почмагында мылтык тотып торырга тиеш.
 
-  Уку дигәннән, синең укуда алган күнекмәләреннең анда кирәге чыкканы булдымы?
- Тормышта җыйган барлык сәләтләрең кирәк армиядә. Минем артист осталыгым Яңа ел төнендә кирәк булды – ротага концерт куйдым.
 
- Ничек кабул иттеләр соң?
- Ошаттылар. Үзем оештырдым. Биючеләрне биеттем, җырлый белә торганнары җырлады. Мин шигырьләр укыдым.
 
- Әле күптән түгел туган көнең дә булды бит – аны искә алучы булдымы?
- Әйе! Туган көндә строй каршына чыгарып рота белән котладылар, өч тапкыр “Ура!” кычкырдылар. Казармада һәр егет кулны кысып, котлап матур сүзләрен әйтте. 
 
- Синең китап укырга яратканыңны беләм. Анда укырга җай чыгамы?
-  Тырышкан кеше таба, аеруча армиядә. Хәзерге вакытта  Жюль Верн китабын укыйм. Әле көндәлек тә алып барам. Уй-фикерләремне терким. Сер итеп әйтәм, мин монда канцеляриягә урнаштым, командирларга документлар тутырышырга ярдәм итәм. 
 
- Бер ел тиз үтә – кайткач, кайда эшләрмен дип ниятләп торасың?
- Дембель дә җитәр, кайтырбыз. Киләчәктә телевидениедә эшләргә җыенам. Гомумән, үземне шоу-бизнеста күрәм. Армиягә баргач һөнәремә карашым үзгәрер дип уйлаган идем, әлегә үзгәрмәде. Туган як моңына сусадым. Музыканы сагынам. Алмаз Хәмзин армиядә хезмәт иткәндә радиодан очраклы рәвештә “Саз” ансамблен ишеткән сыман, мин “Су буйлап” җырын ишеттем. Җаныма май булып ятты.
 
- Кызык хәлләр дә булгайлыймы соң?
 - Була. Осетиядән ярты ел хезмәт иткән егет бар монда. Минем взводта сержант булып санала. Үзенең ханыты, баласы бар. Бер көнне минем янга килде дә гыйшык хаты язарга кирәк ди. Мин әйтәм хатыныңамы? Юуук, сөяркәмә ди. Яздым. Ошатты. Берничә көннән тагын килде бу. Тагын шул кызга язаргамы дип сорыйм. Юк, бусы икенче сөяркәмә ди (көлә). Менә язам инде. Син матур язасың, сөйлисең ди. Нишлим инде, артист, журналист баласы булгач, үзем артистлыкка укыгач, язам инде.
 
- Гаиләң белән хәбәрләшеп торасыңмы?
- Әйе, әти-әни, туганнар белән аралашам. Сөйләшкәч, хезмәт итү җиңеләя кебек. Татар мәдәниятенә кагылышлы яңалыкларны сорашам. Хатлар алу да рәхәт икән. Илһамланып укыйм. Әти-әни, дус кыз үз куллары белән туган телдә язалар. Бик сөенәм. Бар да яхшы. Аллаһыга шөкер. Армиядә булуыма шат!
 
P. S. Егет туган якларны бик сагына булса кирәк – “ВКонтакте” сайтында үзенең сәхифәсендә ул кайда хезмәт иткәнен күрсәтеп, миңа хатлар языгыз дип, адресын да күрсәткән. Вакытыгыз булса, сез дә түбәндәге адрес буенча Иделгә сәлам хаты юллый аласыз:  Калининградская обл, г. Черняховск, ул. Гагарина 3, индекс 238150.
В/ч 06017 
Киямову И. И.
Анкета: 
Туган көне – 1995 елның 3 январе
Белеме – Казан Театр училищесы
Әтисе – “Татарстан – Яңа гасыр” каналында “Манзара” тапшыруы алып баручысы Илдар Кыямов, 
Әнисе  - “Intertat.ru” электрон газетасы журналисты Мөршидә Кыямова 
Энесе – Ихтыяр, 11 яшь
Гаилә хәле – өйләнмәгән.
 
 
 
 
 
 
 
        . 
 

 


Әдилә СӘФӘРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 21.01.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»