поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.11.2016 Хатлар

Җондызлар


Шәһри Казаныбызның Кәҗә бистәсендәге галәмәт биек бер йортының уналтынчы катында, ахирәтем белән күңелле генә гапләшеп, кыстыбыйлап чәй эчеп утырабыз. Сөйләшер сүзләр дә байтак җыелган. Казанга кайтмавыма да бер еллап вакыт үтеп киткән икән. Гомер узган саен вакыт тизлеге дә тизерәк әйләнә сыман. Икебез дә инде яшьлек чорын узып чигә чәчләребезгә чал кергән, тормышның ачысын-төчесен байтак татыган, шулай да мөләемлекләрен җуймаган ханымнар.

Татар җырларын сагынгансыңдыр, - дип ахирәтем “Мәйдан” каналын кабызып җибәрде. Ярымшәрә бер үсмер кыз баламы, әллә артык арык гәүдәле бер ханыммы, битендәге буяуларыннан һич аерырлык түгел, “китмә, китмә” дип ачыргаланып сикерә-сикерә такмаклый. Кызык та, кызганыч та. Соңгы вакытта нигәдер миндә бер теләк еш уяна. Хатын-кыз җырчыларыбызның битләрен юкә мунчаласы белән ышкып юып, табигый битләрен күрәсе килә. Хәер, ни әйтәсең дә, хәзер сәхнәгә күпләре шул битлекләре белән күлмәкләрен күрсәтергә чыга да бугай инде. Миндә генә шундый фикер микән, әллә башкалар да шулай уйлыймы?.. Шулай итеп утырабыз “Мәйдан” карап. Эх, “җырлап” та куялар инде. Өстәл артында утырган килеш кенә шул “җырчылар” белән кай тарафларда гына сәяхәт кылып кайтмыйсың. Кырлары-урманнары, ике-өч кенә өе калган авыл урамнары, диңгез буйларында тилереп җырлап йөрүләр дисенме... Күпме генә күзләремне чекерәйтеп карап утырсам да, бер генә күңелемә ятышлы җырны да ишетә алмадым. Кайда соң ул безнең моңлы сандугачларыбыз?
 
- И хәзерге җырлар, - диде ахирәтем Зәйнәп, минем уйларымны җөпләгәндәй. Без тыңлап үскән җырларга җитәме соң инде? Сүзләре дисеңме, көйләре дисеңме...
 
- Апа, татар эстрадасын яратасыңмы? - дип сорап куйды, песиен кочаклап яныбызга килеп утырган дустымның кызы Алия. Яратам, нишләп яратмаска, дип бер-ике исемне атаган идем, кара карлыгандай күзләрен зур ачып:
 
- Кемнәр соң алар, - дип сорап куймасынмы. Ул әйткән исемнәрне ишеткәч, минем дә крыжовник төсле яшел күзләрем аптыраудан уңга-сулга әйләнгәләп алдылар. Шулкадәр дөньядан артта калганмын икән.
 
- Шуны да белмисең мени, Исламия апа, менә шушы җырны җырлый ул, дип башлаган иде дә, никтер исенә төшерә алмады, көен көйләргә маташты, анысы да барып чыкмады. Беркөнлек җырлар истә калмый шул инде ул. Бер колактан керәләр дә, икенчесеннән чыгып ычкыналар.
 
Татар эстрадасы бигрәк баеды шул соңгы елларда. Яңгырдан соң чыккан чүп үләне билчән кебек үсә хәзер җырчыларыбыз. Халык сүгә тора, алар “суза” тора. Җырлагыз егетләр-кызлар, еламагыз гына. Тамашачыгыз бар икән, горурланып җырлагыз, ләкин “җондызланмагыз” гына. Менә монысы начар нәрсә.
 
Кемдер халык җырын тыңлый, кемдер такмак тыңлап кушылып җырлый. Бездә хәзер ирек бит. Эшлисең килсә эшлә, эшләмәсәң түшәмгә төкереп ят. Безнең заманда гына ул, әти-әни янына авылга кайтыр өчен, бер көн ял сорарга, хуҗа янына теш врачы янына кергән кебек калтырап керә торган идек. Хәзер хөррият. Акча кирәк булса, чык та җырла. Ник җырламаска, безнең халык җыр ярата бит ул. Кайчакта шундый хисләнеп китә җырчыларыбыз, киенергә дә онытып йөгереп чыгалар сәхнәгә. Шулкадәр тамашачы көткәндә, каян киенеп өлгерәсең. Нәрсә эләгә шуны эл дә, әйдә, вперёд! Время-деньги. Синең арт шәрифәләреңне, ябылмый “онытылып” калган күкрәкләреңне күзләре белән капшаштырганчы, син шалт җырлап та бетерәсең. Халык ни җырлаганыңны ишетми дә, аңламый да кала. Хәер, нәрсәсен аңлыйсың инде, ике сүзне әйләндереп дүрт кабатласаң -менә сиңа җыр. Шәп бит, елмаеп бөгеләсең-сыгыласың, да кереп тә югаласың (ул элек кенә, бушка җырлаганда кат-кат чакырып җырлаталар иде). Җондыз бит син. Тирә-юньгә бары нурларың гына сибелеп кала.
 
Көн дә бер төрле ризык ашап булмагандай, көн дә бер төрле җырлар да тыңлап булмый, аш төрләндерү кирәк анысы. Менә мин үзем кәеф юкта Тямаевны куеп җибәрәм. Болай да күңел тулып торганда Илһам абыйны тыңлап утыра алмыйм бит инде. Таш атсагыз атыгыз, яратам шул егетегезне. Җырын ишеткәнче, үзен күрүгә күңелем күтәрелеп китә. Ыспылошной позитив. Татарский Никулин, - дим мин аны яратып. Афәрин, Фирдүс (ялгышмасам исеме шулай бугай), җырла, туган, сөйли торсыннар, син көйли тор. Безнең халык яраткан кешесен генә сөйли ул.
 
Ашказаным көйсезләнеп, күнелем болганып торганда тыңлый торган тагын бер җырчым бар, җәмәгать. Тыңлыйм, чыраен күрүгә ярдәме тия. Шулай булгач ничек яратмыйсың инде аларны.
 
Җырлагыз, егетләр-кызлар! Җырлый белмәсәгез, сәхнә буйлап авызыгызны ачкалап-япкалап йөрештереп торыгыз. Безнең халык киң күңелле ул, җырлады бит бу “мескен” дип, барыбер кул чабачаклар. Бары җондызланмагыз гына. Әгәр инде бу чирне йоктырасыз икән, көзге каршына ипләп утырыгыз да, бик игътибар белән үзегезне күзәтегез. Берәр җирегездә берәр үзгәреш бармы? Тирә-ягыгызга караштырып алыгыз, колак-борын тирәләрен капшаштырып карагыз, яңалары үсмәгәнме? Телегезне чыгарып карарга да була, икенчесе күренмиме? Авызыгызны ачкалап-япкалап карагыз. Бер үзгәреш тә тапмыйсызмы? Шулай булгач, синдә тирә-яктагы кешеләрдән бер нәрсәң белән дә аерылмыйсың бит. Нәрсә дип күркә кебек кәперәеп йөрисең?
 
Йолдызлар бит күктэ була,
Ә без бары кешеләр.
Уңга кара, сулга кара,
Барда синең ишеләр....
 
Әгәр инде көзгегә карауга маңгаегызда зур йолдыз үсеп чыкканын күрсәгез, кичекмәстән духтырга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу инде “түбәң китә” башлаган дигән сүз. Монысы белән шаярырга ярамый. Вәт...
 
...Хуҗалар белән җылы хушлашып кайтыр юлга чыктым. Шәһәрне кичке караңгылык каплаган. Тәрәзәләрдәге меңләгән утларга карап алга атлыйм. Октябрьнең  беренче, оялчан кары агачларга бәс булып яткан. Парлы чыршылар, карлы чыршылар... Тукталышка җитәрәк шау-гөр килеп яшьләр төркеме узып китте. Ике колак яфрагым шәлперәеп алар артыннан карап калдым. Я, Ходай, ничек чыдай, сүгенергә яратабыз гына да инде, җәмәгать. Шуның кадәр бер сулышта катлап-катлап, бөтен туган-тумачаны санап, фани дөньяга килгән-киткән урыннарны барлап бары тик без, рәсәйлеләр генә булдыра алабыз. Хәер, монысы инде икенче мәсьәлә...
 
 

 


Исламия КУРАЗБАЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 15.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»