поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.09.2016 Шоу-бизнес

Римма Никитина: “Әбиләр фикерен тыңлап, җыр өлкәсендә алга китеп булмый” (Римма Никитина һәм Ильяс Киньягулов белән интервью)

Аларның сәхнәдә үз юлы, үз стиле, үз максатлары. Икесе дә сәхнәдә үз фикерләрен белдерергә курыкмый, кеше ни уйлар дип түгел, ә үзләренә ошаганча иҗат итәләр. Бүгенге көндә алар бер дуэтка берләште. Әлеге сүзләр Римма Никитина һәм Ильяс Киньягуловның иҗади юнәлешен ачып бирә.

— Уртак дуэт эшләү идеясы каян барлыкка килде? Әлеге дуэтка кадәр бергә эшләгәнегез булдымы?

Ильяс: “Аксу” продюссерлык үзәгендә күп артистлар белән эшләргә туры килде, Римма белән дә шунда тыныштык. Үз эшләре буенча килгән Римма: “Син дә аранжировкалар эшлисеңме әллә?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәч, танышып киттек. Беренче тапкыр “Инстаграмнан эзлим сине” җырына аранжировка ясадык, Риммага бик ошады, шуннан бер-беребезнең иҗаты белән якыннан таныштык.
Римма: “Көтәм сине” җыры Ильяс белән беренче уртак иҗат җимешебез булды, соңгы дуэт булмас, чөнки русча җыр да яздырырга йөрибез. Ул бик күпләргә ошады, хәтта Башкорт телевидениясе дә җырның башкорт телендәге версиясен чыгарырга сорап шалтраткан. Хәзер менә башкортча җырларга өйрәнәм.
— Көй авторы Радик Юльякшин белән иҗатташлык итү ошадымы? Аның җырларын яратасызмы?
Ильяс: Көй авторы Радик Юльякшин белән без элеккеге дуслар, аннан кала якташлар да әле. Башкортстанда безнең авыллар арасы бары 5 чакрым гына. Без бергә аның белән башкорт эстрадасында күп еллар җырладык, шул мәлне якыннан танышып, дуслашып та киттек. Дөнья шулай кушкандыр, хәзер икебез дә Казанда яшәп, монда иҗат итәбез. Әле өч ай элек кенә безнең туганнар икәнне дә ачыкладык, шундый абыем булганга горурланам. Радикның җырлары белән кызыксынып торам һәм иҗатын бик хөрмәт итәм.
Римма: Радик Юльякшин иҗатын шулай ук бик хөрмәт итәм, аның үз стиле, киенү үзенчәлекләре бар, җырлары да аерылып тора. Интернетта язучылар Радик белән дуэт эшләүне сорыйлар, бәлки, киләчәктә булыр да. Радикның  үзенә җыр ошаган дип беләм, Ильяс шулай диде. Сүзләрен биш минутта иҗат иттем, чөнки бер егеткә дулап йөргән вакытым иде.
— Уртак җыр чыккач, бергәләшеп клип төшерү турында да уйламыйсызмы?
Ильяс: Клип турында фикерләребез бар, әлбәттә, бәлки  киләчәктә төшереп тә куярбыз.
— Ильяс, син театрда да эшләп алдың, татарча сериалда да төштең. Сәнгатьнең бу өлкәсе әле дә кызыксындырамы яисә театрны калдырдыңмы?
Ильяс: Мин Буа сатира һәм юмор театрында 18 яшемдә эшли башладым. Тормыш мәктәбен шунда үттем дисәм була. Әлеге театрда эшләп, зур күләмдә тәҗрибә туплавыма бик шат. Спектакльдәге рольләр, сериалларда, “Елмай” юмор проектында катнашулар белән истә калды ул еллар. Мондый мөмкинлекләрне ачкан өчен аерым рәхмәтләрем Садриев Раил Илдар улына.
— Син аранжировкалар да ясыйсың, үз студияңне дә ачып җибәргәнсең. Бу синең төп эшчәнлегеңме? Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
Ильяс: Бүгенге көндә мин, җырчы буларак, “Аксу” продюссерлык үзәгендә эшлим. Аранжировкалар – минем хобби. Музыка өлкәсендә төрле юнәлештә эшләргә яратам, билгеле булганча, җырлар да язам.
— Рус җырларын башкаруга каян кызыксыну уянып китте? Әлеге адым үз мөмкинлекләреңне сынау өчен башкарылдымы?
Ильяс: Рус җырларын да иҗат итәм, чөнки минем өчен бу яңа үсеш баскычы. Җырчылар төрле телдәге җырлар белән үзләрен сынап карарга тиеш.
— Халык җырларына, ретро җырларга мөнәсәбәтең нинди?
Ильяс: 2014 елда мин «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсында 2 урынга лаек булдым. Халык җырларын бик яратып жырлыйм, башкорт халкының озын көйләре дә күңелгә бик якын.
— Киләчәккә нинди максатлар куйдың?
Ильяс: Киләчәккә максатларым бик күп, барысын да сөйләп бетереп булмый, ләкин иң мөһиме – иҗатым белән  башкорт һәм татар милләтен күтәрәсем, мәдәниятләрен үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә.
— Римма, синең сәхнәдәге образың кыю, көчле, ачык. Шушындый сыйфатта тамашачылар алдына килеп басу үзеңә ошыймы яисә сәхнәдә истә калу өчен мондый стиль сайладыңмы?
Римма: Минем сәхнәдәге образым тормыштан алынган. Мин һәрвакыт үз алдыма куелган максатларыма ирешергә тырышам һәм ирешәм дә. Сәхнәдә чакта тамашачы күңелендә истә калам икән, бу инде зур үсеш дип саныйм. Безнең татар эстрадасына кыюлык җитми. Күпчелек клиплар авылда, чәчкәләр тотып, агачлар янында төшерелә. Яңалык, кыю адымнар юк бу өлкәдә. Әбиләр аңламас дип, корсак селкетеп биегәнне дә кисеп калдыралар, янәсе, телевидение кануннарына туры килми. Шортик киеп җырлаганда да кырын карарга мөмкиннәр, чөнки барысы да сәхнәдә башкаручыларның матур татар халык җырларын озын күлмәк киеп җырлау үрнәгенә ияләшкән. Дөрес, һәркемнең үз иҗади юлы, ләкин башка тарафка да игътибар итәргә кирәк. Үземнең сайлаган юнәлешем буенча алга таба барам, җырлыйм, биим, иҗат итәм. Татар эстрадасына ауропа стилен кертәсем килә. Мин, гомумән, чит ил җырчыларына мөкиббән китәм. Ни өчендер көнбатышта кыска итәк киюне, сикереп биюне аңлыйлар, ә бездә “ярымшәрә чыгып, сикереп бии, оятсыз!” дигән караш ташлыйлар. Сәнгать өлкәсендә сайлау булырга тиеш. Яңа GongTV каналы ачылу да бик кирәк иде, шуңа да аның яшьләр форматында булуы бик ошый. Җитәкчесе Айдар Шәймәрданов яңа караш белән эш итә.
— Җыр сүзләрен үзең язасың, ә башка авторлар белән эшлисеңме? Кайсыларының иҗаты күңелгә якын?
Римма: Чыннан да, күп җырларымның көен дә, сүзләрен дә үзем язам. Җырларны бик авыр яисә, киресенчә, бик шатланып йөргән чагымда гына яза алам. Тыныч халәттә иҗат итә алмыйм. Күп жырлар әтине югалткач язылды. Аерып әйтерлек авторларны атый алмыйм, тик соңгы вакытта Хәмид абый Мәткәримов белән эшләргә туры килде. Ул – шәп җырлар язучы искиткеч кеше. Аның белән хезмәттәшлек итүе бик рәхәт, шуңа үзен бик хөрмәт итәм.  Аның “Яратам” һәм “Караса бу күзләр” исемле җырларын башкарам.
— “Инстаграмнан эзлим сине” җыры яңа дөнья күрде. Замана агымына кушылып интернетка бәйлелекне күрсәтү чарасымы бу?
Римма: “Инстаграмнан эзлим сине” – кызыктан гына язылган җыр. Ирек абый Габдрахманов сүзләрен җибәргәч, шаярып-көлеп танышып чыктым, аннары үземчә үзгәртеп бетердем. Ирек абый, тыңлагач, шаккатты, хит булачагына ышаныч белдерде. Дөресен әйткәндә, мин ул җырны популярлашып китәр дип уйламаган идем, тыңлаучылар бу җырга клип сорап хат яза. Бәлки, тәвәкәлләрмен дә әле. Бу арада, яңа идеяларны чынга ашырырга теләп, башка җырыма клип төшерү белән мәшгүль.
— «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты буларак, музыка өлкәсендә тагын нинди бүләк иясе буласың килә?
Римма:  «Манзара» музыкаль премиясен быел алдым, киләсе елга да лаек булырмын дип ышанып калам. Алай премияләр артыннар кумыйм, хәзер аларны күпләр ала бит. Ул матур сыннар гына тормышны үзгәртә дип уйламыйм.
— Иҗатыңда нинди яңалыклар көтәсе?
Римма: «Я отпускаю тебя» дип аталган яңа русча җыр яздырдым. Әлегә бу төп яңалык , чөнки мин татарча иҗат итәм, ә русча җыр язу эксперименты беренче тапкыр. Җырның көен дә, сүзләрен дә үзем яздым, шуңа ничек килеп чыгуы үземә дә кызык.
 
 
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 15.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»