поиск новостей
Көн мәзәге
  • Электрикның тормышы шулкадәр күңелсез иде, ул баганадан егылып төшкәндә аның күз алдыннан 6 метр багана узды. 

Бүген кемнәр туган
  • 17 Сентябрь
  • Дамир Сираҗиев (1954-1998) - режиссер
  • Марс Хафизов - язучы
  • Салих Япеев (1914-1993) - дәүләт эшлеклесе
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
04.08.2016 Киңәш-табыш

Кавын һәм карбызны ничек сайларга?

Кавын
-Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә.
-Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән.

-Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш.
 
-Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә.
 
“Колхозница” — зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик өлгергәне дә хуш исе белән әллә ни мактана алмый. Мондый кавын безнең бакчаларда да рәхәтләнеп үсә ала.
 
“Торпедо” — озынча, шактый зур кавын. Тышы аксыл сары, челтәрләнеп тора. Эче бик баллы, сусыл һәм хуш исле. Ул тулысынча өлгергәч кенә өзелергә тиеш. Шуңа бик җентекләп сайларга кирәк.
 
“Канталупа” — азрак кысылган сары кавын, тышы челтәрләнеп тора. Баллы, әмма бик сусыл түгел.
 
Карбыз
 
-Өлгергән карбыз җиңел була. Берничәсен кулга алып карагыз.
 
-Буй-буй сызыклары кискен аерылып торса яхшы.
 
-Кабыгы тырнак белән кырылган карбызны алмагыз.
 
-Ике куллап кысып, колак янына китерегез: эчтә шыгырдаган тавыш килә икән, димәк, карбыз өлгергән.
 
Әстерхан карбызы — түгәрәк, зур, бик баллы һәм сусыл.
 
Краснодар карбызы — алай зур түгел, кабыгы куе яшел төстә, буй-буй сызыксыз. Бик баллы булмый.
 
Кытай һам үзбәк карбызы — бик зур, озынчарак формада. Сусыл, әмма баллылыгы ягыннан әстерханныкыннан калыша, дип киңәш итә Лениногорскиның "Заман сулышы" газетасы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.08.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы