поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
30.07.2016 Киңәш-табыш

Малайлар елый беләме?

Малайлар кызлардан кай яклары белән аерыла дисәм, кычкырып көләчәксез. Юк, җенес аермасын күздә тотуым түгел. Малайлар дөньясы һәм аларны кыю да, батыр да, тәвәккәл дә, шул ук вакытта миһербанлы да, олы йөрәкле дә ир-егет итеп үстерү турында уйлануым. Интернет киңлек-ләрендә шактый кызыклы нәрсәләргә юлыктым. Шуларны сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Узган гасыр ахырында кешелек бер нәрсәне абайлап алды: без малайларны тәрбияли белмибез икән. Алар ялкау, начар укыйлар, җавапсызлар, кыңгыр эшләр­не дә ешрак алар кыла.

Малайларны тәрбияләү эшенә битарафлыктанмы бу? Әллә соң малайлар дөньясына ачыласы ишекнең ачкычын таба белмибезме? Күрәсең, соңгысы дөреслеккә якынрактыр. Киләчәктә чын ир булырга тиеш ул малайларның тәрбия дилбегәсе хатын-кызлар кулында бит. Бакчада аларны без тәрбиялибез, мәктәптә без укытабыз, югары уку йортында тагын без. Хәтта гаилә коргач та ирләргә баш булырга омтылабыз. Ир-егетнең табигате нинди? Алар үзләре чын ир-ат нинди булырга тиеш дип саный? Хатын-кыз моны беркайчан да тулысы белән аңлап бетерә алмас. Әмма бүген бер нәрсәне ачык беләбез: малайларга ир-ат даирәсе җитми. Хатын-кыз арасында гына кайнашканлыктан, ир-атның тормышта тоткан урынын аныкламый үсә улларыбыз.

Сезнең дә хатын-кызлар авызыннан: «Үземне аңлый торган ир-ат очратмадым», – дигәнне ишеткәнегез бардыр. Хатын-кызны аңлый алмаучы ул ир-атны хатын-кыз үзе тәрбияләгән бит югыйсә. Нигә шулай килеп чыга соң? «Әни, сине берәүдән дә рәнҗеттермәм», – дип, йомшак куллары белән әнисенең муенына сарылучы малайдан, нигә соң әле хисләргә саран егетләр үсә? Калыплашкан тормыш кануннары буенча, ир-егет үзен кулда тота белергә, салкын акыл белән эш итәргә, хис­ләрен ачыктан-ачык күрсәтмәскә тиеш. Хатын-кыздан аермалы буларак, аңа еларга, киреләнергә ярамый. (Малайлар иң күп ишетә торган сүздер ул – «Син кыз мәллә?») Бүгенге психологлар беравыздан тәкрар­лый: ир-егетнең хисси үсеше кечкенәдән бастырыла. Ә бит галимнәр күптән ачыклаган: кешенең хисчәнлеге аның интеллектын билгели. Кешенең акыл үсешеннән тыш, әле хисләр дөньясы, хисләр байлыгы да бар. Хис­ләр байлыгы – үз-үзеңнең һәм башкаларның хис-той­гы­ла­рына сизгерлек, аларны аңлый, кабул итә белү. Малай­лар­ның хис-тойгыларын бастыру киләчәктә психологик кыенлыклар тудырачак икән. Бу проблема бигрәк тә яшүсмерләргә хас. Эмоциональ наданлык аларга яшь­тәшләре белән аралашканда комачаулый. Көчләү, үзара сугышу, берничек тә аңлатып булмый торган вәхшилек­нең сәбәбе – ир баланың тормыштагы бөтен нәрсәне көч белән үлчәргә омтылуы. Мон­дый проблемалар бул­масын өчен, ир баланы кечкенәдән үз хисләрен аңлый белергә өйрә­тергә кирәк, ди алар. Кызларга караганда, малайлар үз-үзләренә бәяне түбән­рәк куя. Аның күңеле көн саен батырлык кылырга чакыра (нишлисең, табигате шундый), ә инде уңыш­сызлыкка очраса, күңеле шундук боега.

«Сизгерлеген үстерим дисәгез, улыгыз белән хис-кичерешләрегезне ешрак уртаклашыгыз, – дип киңәш бирә психологлар. – Башкаларның да хисләрен тасвирларга тырышыгыз. Музыка, кино, әдәбият – хисләрне үстерүдә иң зур ярдәмчеләр. Улыгызны хисләрен яшер­мәскә өйрәтегез. Көчсезләрне кызгансын, аларга ярдәм кирәген белсен. Ятим көчекне кызганудан күз­ләре­нә яшь тулган балагыздан көлмәгез, оялтмагыз. Аны аңла­вы­­гызны, кече күңеллелегенә куануыгызны белдерегез».

Танылган сексолог һәм социолог, профессор Игорь Конның «Мальчик – отец мужчины» китабында мондый юллар бар: «Балаларны нәрсәгә өйрәтергә кирәген җитәкче әфәнделәр яхшы белә. Ә ничек өйрәтәсен педагогика профессорлары хәл итә... Ә менә социолог­лар, дөньяның кая таба барганына карап, малайларны ничек тәрбияләргә ярамаганын әйтеп бирә».

Тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Ир бала янында үрнәк алырдай ир-ат булу кирәк дисәк, бу – ачыш булмас. Борынгылар малайларны ничек тәрбияләргә дип, баш ватмаган. Малайны ир-ат тәрбияләргә тиешлеген белгән алар. Ир баланың эчке дөнья­сын ир кеше генә аңлый ала. Чөнки бу кичерешләрне кайчандыр ул үзе дә кичергән. Әле безнең үзебездә, татарларда да, һөнәргә өйрән­сен, дөнья күрсен, чарлансын, дип, ир баланы берәр һөнәр иясенә өйрәнчек итеп бирә торган булганнар. Бүген бу остазлык вазыйфасын спорт тренерлары, укытучылар, туганнар яки гаилә дуслары арасыннан баланың хөрмәтен казанган берәр кеше башкара ала. Ә андый кешенең булуы бик кирәк. 

Ир-егет булып җитлегү дәверендә ир бала өч чор аша кичә. Беренче чорда – туганнан алып алты яшенә кадәр бала әнисенә «чытырдап» ябышкан була әле. Әмма бу әтинең роле аз дигән сүз түгел. Ир бала әти белән үсәргә тиеш. Әти – канун. Әнинең бурычы – баланы ярату булса, әтинең бурычы – өйдәге кагыйдәләрне булдыру, аларның үтәлешен таләп итү. Әти әйткән «ярамый!» һичшиксез үтәлергә тиеш.

Икенче чор ундүрт яшькәчә дәвам итә. Бу чорда бала аңлы рәвештә әтисенә тартыла, аңа карап, ир-ат булырга өйрәнә. Улларын ялгызлары гына үстерүче әниләр аның бу таләбен аңларга тиеш. Әтисе булмаса ни, туганнар, дуслар арасында баланың аңлаучысы, киңәш­чесе
булырдай кеше табылырга мөмкин. Нәкъ шушы яшьтә ир балалар малайлыкның тәмен-ямен тоя башлый икән.

Өченчесе – яшүсмер балигълыкка ирешкәнчегә кадәрге чор. Бу – иң катлаулы чор. Әти-әни инде икенчерәк планга күчә. Баягы остазлык дигәнебез, шушы чорда аеруча мөһим. Ир балага тормыш югары таләпләр куя. Шәфкатьле дә булсын ул, җебеп тә төшмәсен, кыю да булсын, кур­­кы­ныч вакыйгаларга да тармасын, акыллы да булсын, эшчән дә булсын, четерекле хәлләрдән чыгу җаен да таба белсен...
Шушы сыйфатлар ир балага барысы да берьюлы сыеп бетәргә тиеш.

Төрле чыганаклардан алган бу мәгълүматлар, ундүрт яшьлек егетнең әнисе буларак, миңа шактый кызык­лы тоелды. Малайлар тәрбияләү кадәресе сезне дә борчыймы? Әйдәгез, фикер алышуларны журналы­бызның сайтында дәвам итик. Сездән хатлар көтәбез.

Әниләргә киңәш:
Малайларны кечкенә вакытта иркәләүдән курыкмагыз.
Яратуыгызны гел белдереп торыгыз. Сез аның киләчәктә хатын-кыз белән ике арадагы мөнәсәбәтләренә нигез саласыз.

Ә менә яшүсмер малаегызны алдыгызга утыртып сөю дөрес түгел. Бу яшьтә малайларның сексуальлеге формалаша һәм сезнең иркәләү-назлавыгыз аңарда дөрес булмаган эротик тәэсир калдырырга мөмкин.

 Улыгыз ничә яшьтә генә булмасын, аның кыюлыгын күреп, мактап торыгыз. Аның янында үзегезне көчсез, яклауга мохтаҗ хатын-кыз итеп күрсәтегез.

 Улыгызны «өф-өф» итеп кенә үстермәгез. Үзе тотып карамыйча, чәйнекнең чынлап та кайнар икәненә ышанмаячак бит ул.

 Малайларны гел ачуланып тору, аларда дөньяга карата үч тудыра. Танылган инглиз педагогы Роджер Эшемның мондый сүзләре бар: «Ир балада тырышып уку теләген фәкать мактап кына уятып була».
 Улыгызны ялгызыгыз гына үстерәсез икән, аны һичшиксез, берәр спорт түгәрәгенә бирегез. Түгәрәкнең җитәкчесе ир-ат булсын. Киңәш сорардай ир-ат дусты булырга тиеш аның.

Әтиләргә киңәш:

Улыгызның күз яшьләреннән көлмәгез. Аны сүз белән «чеметмәгез», бигрәк тә иптәшләре янында.

Улыгызның гел яныгызда чуалуына ачуланмагыз. Киресенчә, кадак какканда, шөреп борганда, базардан бәрәңге алып кайтканда (гәрчә улыгыз өч кенә бәрәңге күтәрә алса да) аның ярдәме алыштыргысыз булуын әйтегез. Үз көченә ышанып үссен.

Улыгызны кыйнамагыз. Көч куллану һәрвакыт үч алу теләге тудыра. Бала күңелендә бу теләк туплана килеп, ахыры аяныч булырга мөмкин. Джон Локкның 1693 елда язган «Тәрбия турында кайбер фикерләр» трактатында бик үтемле фикер бар: «Кем дә кем улының хөрмәтен казанырга теләсә, ул кеше иң элек улын үзе хөрмәт итсен».

Яшүсмерлек чорында малайлар өчен әти кеше авторитет булудан туктарга да мөмкин. Чит ир-ат үз әтисенә караганда акыллырак, уңышлырак булып күренә аның өчен. Бер гыйбарәне ишеткәнегез булдымы икән: «Кечкенә вакытында малай үзенең әтисеннән үрнәк ала, яшүсмер чорда әтисен дөньяның бер булдыксызы дип саный. Ә инде үзе өйләнеп, балалар үстерә башлагач, әтисенең ярыйсы гына кеше булганына төшенә».


Лилия ГӘРӘЕВА
Сөембикә
№ --- | 04.04.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы