|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 2 яшьлек бала автобуста барганда пешкәнКазанда 2 яшьлек баланың автобус салонында пешүе сәбәпләрен ачыклыйлар. "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. "Массакүләм мәгълүмат чараларында, җәмәгать пассажир автобусы төзек булмау сәбәпле, 2 яшьлек бала "НЕФАЗ" автобусында барганда 1-2 дәрәҗә пешкән, дигән хәбәр таратылды. Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә", - диде Э.Газизова.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус салонында суыту системасының шлангы өзелгән. Бала нәкъ шуның янында утырган булган һәм аның балтыры пешкән.
"Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә", - дип өстәде Э.Газизова.
--- |
Иң күп укылган
|