поиск новостей
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.02 "Кәҗә, сарык һ.б." Камал театры, 11.00, 14.00, 0+
  • 15.02 "Йөзек кашы" Камал театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 16.02 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры, 12.00, 12+
  • 16.02 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры, 18.00, 12+
  • 18.02 "Бичара кыз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.02 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 19.02 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19.00, 12+
  • 20.02 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.02 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 22.02 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 12.00, 18.00, 12+
  • 22.02 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.02 "Телсез күке" Камал театры, 17.00, 12+
  • 23.02 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18.00, 12+
  • 24.02 Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе, Камал театры, 19.00, 12+
  • 25.02 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветский ур. Бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендага бирэбез 89274 289028 Риелторлар борчымагыз!
  • Яна Савин районында унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89172848880
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
Архив
 
15.06.2016 Мәдәният

Корылтай алдыннан кайбер язучыларның фикере

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, 16 июньдә cәгать иртәнге 10да “Казан” милли мәдәният үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае була. Шул уңайдан агентлык хәбәрчесе каләм әһелләре белән элемтәгә чыгып, аларның корылтайга нинди өметләр баглавы турында фикерләрен сорашты.

Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина сүзләренчә, бүген ТР Язучылар берлеге алдында әлеге оешма мөмкинлекләреннән файдаланып, туган телне саклап, киләчәк буынга тапшыру бурычы тора.
 
“Туган телне саклау – язучылар, шагыйрьләр эше. Корылтай да нәкъ менә шул мәсьәләгә багышланырга тиеш”, – дип саный ул. Шул уңайдан шагыйрә корылтай резолюциясенә туган телне саклау буенча тәкъдимнәр кертү, ТР Язучылар берлеге рәисе вазифасына халыкка хезмәт итәрдәй кеше сайлау заруриятенә игътибарны юнәлтте.
 
“Әлегә берлек рәисенә кандидатлар исемнәрен кычкырып әйтмиләр. Ләкин арада Данил Салиховны, Вахит Имамовны күздә тотучылар бар”, – диде Нәҗибә ханым Сафина.
 
Сүз уңаеннан, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан “Татар-информ” МА хәбәрчесенә җавабында рәис вазифасына Вахит Имамов үзен тәкъдим итә икән дигән сүзләр дә йөри, итәме-юкмы – анысын төгәл әйтә алмыйм, дигән иде. 

Вахит Имамов бу хактагы имеш-мимешләргә нокта куйды һәм әлеге сүзләрнең дөреслеккә туры килмәве турында белдереп: “Татарстан Язучылар берлегенә акыллы җитәкчеләр кирәк түгел!” – диде. Әдипләр җыеныннан соң ниндидер үзгәрешләр булачагына ышанмыйм, дип тә өстәде.
 
Язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон, киресенчә, каләм әһелләрен җыячак корылтайдан зур үзгәрешләр көтә. “Әлеге үзгәрешләр булыр һәм вазгыять тагын да яхшырак якка үзгәрер дигән өметтә калам”, – дип фикер уртаклашты ул.
 
Драматург Мансур Гыйләҗев та һәр чорда өмет белән яшәвен билгеләп, корылтайдан әллә ни зур үзгәрешләр түгел, ә каләм әһелләренең берләшүен көтә. “Бүген бик авыр чор. Кризис булганлыктан, бюджет мәсьәләсендә дә проблемалар бар. Шуңа без бүген бердәм булырга тиеш”, – диде ул. Драматург фикеренчә, бердәмсезлек, таркаулык – милли проблема. Чит илләрдә диаспора булып яшәүче татарлар бердәм, ә менә үзәктә, Татарстан башкаласында бердәмлек юк. Әлеге уңайдан ул язучыларның бердәмлек үрнәге күрсәтергә тиеш булуын ассызыклады. Шул чакта гына милләтне дә, әдәбиятны да, сәнгатьне дә саклап калу мөмкин. Һәр чорда да Татарстан Язучылар берлеге рәисенең төп максаты каләм әһелләрен берләштерүдән гыйбарәт булырга тиеш. Дөньяда талашсыз, бәхәссез, бер-берсенә ярдәм кулы сузып, берләшеп, яшьләргә дөрес киңәшләр биреп яшәүче милләтләр бар. Бүген татарлар әнә шуларга тиңләшергә тиеш, дип саный Мансур Гыйләҗев.
 
“Без, язучылар, бер-беребезгә көндәш түгел. Шуңа безнең арада бернинди бәхәс, дошманлык, көнләшү булырга тиеш түгел. Чөнки һәрберебез – шәхес, үзебезчә иҗат итә”, – диде ул.
 
Яшь буын иҗатчыларыннан да корылтай турындагы фикерләрен сораштык. Әйтик, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин һәр корылтай алдыннан, Яңа елга кергәндәгедәй, теләкләр тели: эчтәлекле, матур әсәрләр күбрәк язылсын, алар күп санлы тираж белән басылсын, газета, журнал битләрендә урын алсын, турыдан-туры яки рус теле аша чит ил телләренә тәрҗемә ителсен... “Корылтайда сайланган идарә шушы теләкләрне тормышка ашыруда нәтиҗәле эшләсә иде”, – диде ул.
 
Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае – яшь шагыйрь Булат Ибраһим өчен тәүге корылтай. Ник дигәндә, ул берлеккә 2014 елда гына әгъза булып кабул ителгән. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта басылган китап, газета-журналларда дөнья күргән язмалар өчен түләү күләме җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
 
“Совет заманында язучының китабы басылып чыкса, ул шуның гонорарына, матди кыенлыклар кичермичә, ел буе яши алган, дип сөйлиләр. Бу бит миф түгел. Язучы үзенең хезмәте өчен тиешле хакын алырга тиеш. Быелгы корылтайда бу мәсьәлә күтәрелеп кенә калмыйча, уңай якка хәл ителсә иде. Корылтай резолюциясенә яшь иҗатчыларны торак белән тәэмин итү турында да тәкъдим кертелеп, дәүләт тарафыннан хупланса, бу яшь әдәбиятчылар өчен яхшы стимул булыр иде”, – дип, теләкләрен ирештерде Булат Ибраһим. Ул билгеләп үткәнчә, бүген китап укучылар саны кимемәде, каләм әһелләренең дәрәжәләре генә төште. Шуңа күрә корылтайда рәис булып сайланачак кеше шушы мәсьәләләрне дәүләт югарылыгына җиткереп, аларны хәл итү юлларын эзләргә тиеш, дип саный яшь иҗатчы.
 
Шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар исә фикер уртаклашудан, никтер, тыелды. 
 
 

Ләйсән ИСХАКОВА аралашты
Татар-информ
№ --- | 11.05.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы