|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2016 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллинаның презентациясендә ире булырмы?Бу көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина “Шул да җитә” исемле альбомының презентациясенә әзерләнеп йөри. Презентация үзе Казанның “МАНО” ресторанында узачак. Җырчы әлеге вакыйганы нәкъ туган көненә, ягъни 26 майга билгеләгән. Бу ел аның өчен аеруча мөһим. Җырчы 35 яшьлек юбилеен каршылый. “Шул да җитә” альбомы сан ягыннан алтынчысы икән. Элек җырчы аларны продюсер үзәге ярдәме белән чыгарган булган. 1000 данә чыгачак бу альбомы фәкать үз акчасына гына чыгарылачак. – Альбомны акча эшләр өчен чыгармыйм. Җир шарының төрле нокталарында чыгыш ясарга туры килә. “Үзегез белән альбомыгыз юкмы?” – дип сорыйлар. Менә шуңа күрә яңа танышларыма, дусларыма бүләк итәр өчен яңа альбом тупладым. Аның күпмедер өлеше сатуга куелачак. Яңа альбом презентациясенә барлык якын кешеләремне, дусларымны, иҗатташ коллегаларымны чакырдым. Иң көтелгән кунакларым – тугры тамашачым. Алар мин әзерләгән сюрпризга шаккатырлар дип уйлыйм, – диде Дилә Нигъмәтуллина.
Әлеге вакыйгада җырчының 4 яшьлек кызы Сәфинә дә катнашачак. Диләнең ире Марат Мухин Мәскәүдән кайтып җитә алырмы-юкмы, анысы әлегә билгесез. Чөнки композиторны Мәскәүдәге иң дәрәҗәле продюсер үзәгенә эшлекле сөйләшүгә чакырганнар.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|