поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.05.2016 Мәдәният

КАЗАНда хатын-кызлар кайнады (ФОТО)

24-27 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Аның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы иде. “Ак калфак” өч дистә елга якын инде үзенең эшчәнлеген алып бара, аның бүлекчәләре Татарстанның барлык районнарында диярлек, Россиянең күп кенә регионнарында, чит илләрдә уңышлы эшли.

Һәм үзара аралашуны, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куеп, менә дүртенче тапкыр инде “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләренең, бүтән исем йөрткән хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары җитәк-челәре һәм актив эшләүче хатын-кызлар катнашында Казанда зур форум оештырылды

Быелгысында Татарстанның үзеннән, Россиянең 53 регионыннан, 22 чит илдән 500 делегат катнашты. Финляндия, Кытай, Польша, Америка, Австралия, Төркия, Франция, Прибалтика илләре – каян гынамы килмәгән иде делегацияләр. Безнең өлкәдән дә делегация катнашты – өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры урынбасары Рәзилә Ахмадуллина, Түбән Новгородтан татар җанлы эшмәкәр ханым Гөлсем Абдуллина, Зур Рбишчадан укытучы-ветеран, күп балалы әни Наилә Валемеева, Уразавыл мәктәбе директорының тәрбия буенча урынбасары Гөлнара Садретдинова, Пильна район администрациясенең бүлек җитәкчесе Надирә Абдулганиева, Бозлау авыл администрациясе белгече Рәйханә Талипова һәм мин – “Туган як” газетасының җаваплы сәркатибе Наилә Жиһаншина. Үзем турында артык сөйләп тормыйм, хөрмәтле укучылар, мин күпләргә таныш, шәхсән белмәгәннәр язмаларымны укып булса да белә, ә менә калган делегатлар турында шуны әйтәсем килә – алар барысы да милләтебез мәнфәгатен кайгыртып, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез сагында торучы, җан атып эшләүче ханымнар.

Форум программасы бик бай һәм тыгыз иде. Регистрация узып, кунакханәләргә урнашу көенә Казанның кайбер истәлекле урыннары буенча экскурсия уздырылды. Мәркәзебез елдан-ел матурая бара, шәһәрнең төзеклелеге, чисталыгы сокландырды. Биредә даими ниндидер форумнар, съездлар, күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла, билгеле язучының бер әсәрендә әйтелгәндәй, шаулый Казан, гөрли Казан...

Экскурсияләрдән соң, делегатлар өч төркемгә бүленеп, секцияләр эшендә катнаштылар. Беренчесенең темасы – “Мәгариф системасында милли тәрбия” иде, икенчесе “Милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү” темасы буенча эшләде, без өченчесендә – милләтләр йортында узган “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дигәнендә катнаштык. Аны “Ак калфак”ның җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова үзе алып барды. Бу секция эшендә күбрәк бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты, чыгышларда күбесе яңа эш алымнарына, яңа проектларга басым ясалды. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә гореф-гадәтләрне, йолаларны кайтару өстендә нык эшлиләр икән, Бөтенроссия “Татар кызы” бәйгесе дә быел анда узды. Татарстанның кайбер районнарының җирле оешмалары җитәкчеләре дә үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Кадрия Рәисовна да эчтәлекле, мәгънәле фикерләр әйтте, ул барлык диярлек бүлекчәләрнең җитәкчеләрен белә, аларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булып торуы күренә. Секцияләрнең эше тәмамлангач, милләтләр йортының фойесында Кадрия ханым “Әпипә” биюен өйрәнү буенча мастер-класс бирде. Шул ук көнне кич белән форумның мәдәни программасы кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбленең концертын карадык. Бик күп илләрнең тамашачысын таң калдырган бу ансамбльнең чыгышы искиткеч иде.

Форумның икенче көне шул ук театрда башланды. Башта делегатлар халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе белән таныштылар. Әлбәттә, милли киемнәргә, атрибутикага өстенлек бирелгән иде бу күргәзмәдә, байтак кеше бүләкләр, сувенирлар алды. Ә ун сәгатьтә пленар утырыш башланды. Аны Кадрия ханым алып барды. Президиумда Татарстанның премьер-министры, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, Бөтендөнья татар конрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Республиканың “Татарстан хатыннары” иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, кайбер чит илләр вәкилләре, хөрмәтле кунаклар бар иде.

Иң беренче секцияләр эшенә йомгаклар ясалды. Аннары Кадрия ханым сүзне Энгель Фаттаховка бирде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның форум делегатларына юлланган сәламлау хатын укыды. Энгель әфәнде, Ринат Закиров үзләренең чыгышларында бу форумның республика өчен зур, мөһим вакыйга булуын билгеләп үттеләр, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә, тулаем хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынына, эшләгән эшләренә, илебез язмышында уйнаган мөһим роленә югары бәя бирделәр. Энгель Фаттахов шулай ук республиканың социаль-экономик ситуациясе белән таныштырды. “Ак калфак”ның эшчәнлеге, планнары, максатлары турында доклад белән Кадрия ханым эчтәлекле чыгыш ясады. Татарстанның кайбер районнарында, регионнарда эшләп килүче бүлекчәләрнең эшчәнлеге турында аларның җитәкчеләре сөйләде. Татарстанда “Ак калфак”ның киң җәелгәне, аның күп тармаклы эшчәнлеге андагы бүлекчәләр рәисләре чыгышларыннан күренде. Шулай ук Төркиянең “Идел-Урал” татар җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллының, Кытайның Колҗа шәһәре татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Фәһинур Әнвәр кызының, Казахстаннан килгән Зәринә Калминованың чыгышларын тыңлагач, татар халкының бик күп җиргә сибелеп яшәве, ә иң мөһиме, кая гына яшәсә дә, татар мохиты булдырырга тырышуы шатландырды. Шулай ук язучы Рабит Батулла бик гыйбрәтле чыгыш ясады, дизайнер Эльмира Хамматова милли кием юнәлешендәге яңалыклар белән таныштырды, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин яшьләрнең милләтебезне саклауга керткән өлеше турында сөйләде.

Бу форум бирегә килгән делегатлар өчен бәйрәм булды, ә бәйрәм бүләксез булмый инде. Бу юлы да байтак кына иң актив эшләүче ханымнар Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Безнең өлкәдән дә Рәзилә ханым Ахмадуллина татар халкы мәдәнияте һәм сәнгатенең иң матур үрнәкләрен пропагандалауга, милли гореф-гадәтләрне саклап калуга лаеклы өлеш керткәне өчен мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чыгышлар һәм бүләкләнүләр тәмамлангач, форумның Резолюциясе кабул ителде. Анда яңа оешмалар барлыкка килүне хуплауга, хатын-кызлар хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән активлыкны көчәйтүгә, татар балаларын туган телдә укыту кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга, татар гаиләләренә игътибарны көчәйтеп, милли йолаларны өйрәнүче чаралар уздыруны максат итеп куярга, күчмә утырышларны гамәлгә ашырырга һәм бүтән шундый юнәлештәге мөһим пунктлар кертелгән.

Шул ук көнне төштән соң Казан ратушасының колонналар залында “Калфак туе” дигән үзенчәлекле чара узды. Анда билгеле җырчылар, атказанган җыр-бию коллективлары чыгыш ясады, делегатлар да рәхәтләнеп татар биюләре, вальс биеделәр. Бер залда калфак, кулъяулык, бүтән әйберләр чигү буенча мастер-класслар уздырылды, тагы бер зур залда чәйләр эчеп үзара аралашу мөмкинлеге тудырылган иде. Бар җирдә дә дустанә атмосфера, танышу-дуслашу, ә иң мөһиме – һәр ханымның башында матур калфак. Бу милли киемебезнең бер атрибуты һәркемгә бигрәк килешүле. Ахырда иң актив эшләүче өч бүлекчә җитәкчеләре “Ак калфак” оешмасы символы – матур чигүле калфаклар белән бүләкләнде. Аларны Кадрия Идрисова, БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм шагыйрь Рәмзил Вәлиев тапшырдылар.

Форумның өченче көне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә туры килде һәм тулаем шуңа багышланды. Иртән аның һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев белән хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов та катнаштылар, халык белән аралаштылар. Аннары Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Г.Тукай исемендәге мемориаль такта ачу тантанасы булды. Шагыйрь бу бинада үзенең бер поэмасын укыган булган. Көндез Тукайның һәйкәле янында узган шигырь бәйрәменә делегатлардан гайре бөек шагыйрьнең иҗатын яратучы бик күп халык җыелган иде. Ә тантананың төп өлеше Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында булды. Анда шулай ук президентлар да катнашты, Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә уңыш казанган сәнгать эшлеклеләренә республиканың иң югары бүләге – Тукай премиясен тапшырды. Ә инде бөек шагыйрьгә багышланган программа искиткеч иде, аны күбегез ТНВ каналыннан карагандыр, хөрмәтле укучылар. Ә без, өлкә делегациясенең берничә әгъзасы, форум программасыннан тыш та бер экскурсия ясадык – Габдулла Тукайның, якташыбыз, бөек җырчы Хайдәр Бигичевның каберләренә барып, яд иттек үзләрен, Наилә апа Валемеева алар рухына дога кылды. Бу иске татар каберлегендә бик күп билгеле шәхесләр җирләнгән – Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Мәҗит Гафури, Мирсәй Әмир һ.б. – барысының да соңгы йорты биредә икән.

Менә шулай бер матур мизгел кебек үтеп китте өч көнлек форум. Бик күп төбәк татар хатын-кызлары белән аралаштык – Кытай, Польша, Финляндия, Прибалтика илләре, Россия регионнары, Татарстан районнары – кая гынамы яшәми татар һәм бар җирдә дә телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез сакланып килә, Аллага шөкер. Тик бер хәл борчуга салды – безне бик аз җирдә беләләр. Кайбер регион делегатлары безнең Нижгар өлкәсеннән икәнебезне белгәч: “Әллә анда да татарлар бармы?” – дип шаккатып сорый, шунысы аяныч. Өлкәбездә бит 50 меңгә якын татар яши, үзебезне күрсәтә-таныта белмибез, димәк. Бу өлкәдә ничектер эшли башларга кирәктер, бүтән регионнар турында ТНВ каналында күптөрле тапшырулр була, ә безнең өлкәне авызга да алмыйлар диярлек. Моның сәбәбе нидәдер, белеп булмый, бәлки, аларга мәгълүмат биреп тору кирәктер. Бу сорау белән без, һичшиксез, автономиягә чыгарбыз һәм проблема уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Безнең бит күрсәтәсе эшләребез, сөйлисе сүзләребез аз түгел. Форумның секция эшендә, пленар утырышында чыгышларны тыңлап утырганда да шундый нәтиҗәгә килдем: алар трибунадан сөйләгән эшләрнең бездә барысы да диярлек эшләнә – милли-мәдәни чаралар уздырыла, хәйрия ярдәме күрсәтелә, клублар, китапханәләр мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап үстерү юнәлешендә системалы эшли, мәктәпләрдә милли тәрбиягә әһәмият бирелә. Боларны барысын да системага салып, күрсәтә белергә генә кирәк. Моның өстендә инде без – форум делегатлары да үз районнарыбызда эшли башларбыз, Алла боерса. Шулай ук “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләрен дә булдырырбыз дип уйлыйм, бу эштә актив хатын-кызларыбыз беренче ярдәмчеләребез булуына шик юк. Бергәләп эшләсәк кенә, үзебезне бар җирдә дә таныта алырбыз һәм безнең турында да трибунадан да, телевизор экраныннан да сөйләрләр.

Ә форумга килгәндә, мондый чаралар, һичшиксез, кирәк, ул танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы, шуңа да аны оештыручыларга рәхмәтнең иң олысын җиткерәсе килә. Шулай ук делегациябезне җитәкләп барган Рәзилә ханым ахмадуллинага да форумда катнашу мөмкинлеген тудырган өчен зур рәхмәт, без барлык ышанычларны аклап эшләргә тырышырбыз. Шәхсән үз исемемнән “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗановка миңа Казанга бару мөмкинлеге тудырганы өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Рәзилә ханым, Олег әфәнде кебек милләтпәрвәр кешеләребез булганда, үзебезне бүтән төбәкләрдә танытырбыз әле.


Делегация әгъзасы, “Туган як” газетасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина Татарстан пре-зиденты Рөстәм Миңнеханов белән.


Т.Новгород өлкәсе делегациясе.


 


Наилә ЖИҺАНШИНА, Сергач-Казан-Сергач
Туган як
№ --- | 15.05.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»