поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.05.2016 Киңәш-табыш

Аллы-гөлле аллергия

Аллергия кешенең тормыш ямен җуя. Нигәме? Чөнки хуш исле чәчәк кенә иелеп иснәсә дә, томау төшә, күзләр кычыту күзәтелә, күздән яшь килә башлый. Юри генә түгел, чын-чынлап. Аллергия безнең заманның иң серле, иң мәкерле зәхмәте ул. Бу чир турындагы мәгълүматларның дөресе дә, ялгышы да җитәрлек.

1 нче ялгышу. Бөтенесенә дә нәселдәнлек гаепле.
Әлбәттә, аллергиянең сәбәпләрен нәселдәнлеккә бәйләп карарга кирәк. Ләкин бүтән сәбәпләрне дә онытырга ярамас. Аллергияне цивилизация чире дип атаулары очраклы түгел. Ризыкны консервантлар, төрледән-төрле химик препаратлар белән ашлау яшәү мохитен яраксызга әйләндерә.

2 нче ялгышу. Аллергияне тоймау мөмкин түгел.
Юк шул. Мәкерле чир, әле гап-гади томау, әле бронхит рәвешен алып, кешене интектерә. Кеше еллар буена шул чирләрен дәвалап иза чигә. Көчле дарулар эчә. Нидән болай газаплануын белә алмый йөдәп бетә.
 
Аллергиянең сәбәпләрен ачыклау да җиңел түгел. Табибларга билгеле булган 20 мең аллерген бар. Келәмдәге яки китаплардагы тузан, ќәнлекләр йоны, чәчәк атып утыручы агач-үлән, җиләк-җимеш, яшелчә, ит, тәмләткечләр... Бу исемлек елдан-ел арта гына бара.
 
3 нче ялгышу. Аллергия бигрәк тә язын  – табигать чәчәктә чагында көчәеп китә.
Әгәр поллиноз, ягъни үсемлек серкәсе тәэсирендә килеп чыгучы аллергик авыру хакында әйтсәк, күп кенә аллергияле кешеләр агачлар поллинозы бетүгә – үлән поллинозы белән авырый башлый. Июнь-июль айларында арыш, солы, тукранбаш, тузганак, кычыткан, әрем серкә очыра, дөньяга чәчәк тузаны тарала. Бу нәрсә сентябрь ахырына кадәр авыру кешенең «канын боза». Тузанга аллергия исә, гомумән, ел әйләнә бетми торган газап.

4 нче ялгышу. Аллергия – иммунитет бозылу ул.
Чынында исә, аллергия килеп чыгуның сәбәпләре ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, поллиноз организмның чәчәк һәм агач серкәсендә була торган аллерген аксымнарга каршы көрәше дип уйланыла. Кирәкмәгән аксымның һөќүменә җавап рәвешендә канга махсус матдәләр үтеп керә. Алар күбәйгән саен кешенең хәле авырлаша бара.
 
5 нче ялгышу. Әгәр балачакта агач яки чәчәк серкәсенә аллергия булмаган булса, бу кешене поллиноз беркайчан да җәфаламаячак.
Кызганыч, аллергиянең поллиноз дигәне нәселдән килә. Хәтта ки сез бала вакытта тузганак очыртып уйнап үскән булсагыз да, 25 яшьләргә поллиноз үзен сиздерә башлар. Башаклы үләннәр яки тартма чәчәкле агачлар чәчәк атканда туган кешеләр бу афәттән аеруча нык йөди. Галимнәр исбатлавынча, гомеренең беренче алты ае көз һәм кыш айларына туры килгән балалар, хәтта нәселдән килгән поллиноз чире булса да, бу зәхмәттән ул хәтле үк интекмәс.
 
Аллергия «чәчәк аткан» чорда:
Юеш чүпрәк белән һәр көн тузаннарны сөртегез, идәнне юыгыз. Аллергиклар фатирында келәмнәргә, авыр калын пәрдәләргә, чәчәкле үсемлекләргә урын юк. Кичләрен, аеруча яңгырдан соң, бүлмәләрне ќилләтегез.
 
Керләрне ябык урында киптерегез. һәрхәлдә, балконда түгел!
 
Дуңгыз ите, бәрән ите, колбаса, тавык, йогырт, майонез, кетчуп, балык һәм диңгез продуктлары, маринадланган, ысланган һәм тозлы азыклар, сарымсак, помидор, баклажан, чөгендер, гөмбә, мандарин, йомырка, бал, шоколад, сок, газлы суларны менюга кертмәгез.
 
Кефир, простокваша, майсыз эремчек, акмай, майсыз сыр, карабодай, солы, арпа, дөге, тары боткаларын рәхәтләнеп ашый аласыз. Куян ите, күркә ите киңәш ителми. Ипине духовкада киптереп ашау хәерле. Кара, яшел чәйләр, мүк ќиләге суларын эчегез. Аш-суга яшел үләннәр кушыгыз.
 
Мөмкин булса, тәрәзәләрне ачмаска тырышыгыз, һава чистарту системаларыннан файдаланыгыз. өйгә кайтып кергәч, өстәге бар киемне салып юыгыз. һичшиксез, душта коенып чыгыгыз. Чәчләрне бик ќентекләп юу сорала – иң күп пыльца (серкә) кон­центрациясе шунда. Борын һәм күзләрне дә яхшылап юыгыз.

---
Сөембикә
№ --- | 11.05.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»