поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.04.2016 Ир белән хатын

Хатын-кызлар тренингы авторы З.Мәксутова: Үзебезне әүлия дип белсәк тә, кимчелек һәркайсыбызда җитәрлек

Хатын-кыз бәхетле булса – аның тирә-юнендәгеләр, якыннары да бәхетле. Әмма моңа ничек ирешергә соң? Әйе, тормышыңның кайчак үзең теләмәгән башка сукмакка борылуын аңлыйсың, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк икәнен дә тоясың... Тик нәрсәне? Менә шундый чакта тренинглар хатын-кызга үзенең уй-хыялларын искә төшерергә, тормыштан ни теләгәнен ачыкларга, аңларга булыша да бугай инде. Бүгенге әңгәмәдәшебез – психолог, хатын-кыз программалары тренеры Зөлфия Мәксутова.

Бездә тренингка ниндидер проблемасы булганнар гына йөри дип уйлау бар...
– Әйе, кызганычка каршы, андый күренеш очрый. Тирә-юньдәгеләр үзләре турында начар уйламасын дип, кызларга кайчак тренингка йөргәннәрен яшерергә дә туры килә.

Тренинг узарга теләүнең сәбәпләре төрле, әлбәттә. Кемдер үзен ышанычлырак тоту өчен үзенә-үзе биргән бәяне күтәрергә теләп килә. (Безнең – хатын-кызларның үз-үзебезгә биргән бәясе, гадәттә, гел түбән була.) Кемдер ире белән мөнәсәбәтләрне көйләргә тели. (Ирем белән алга таба болай яши алмыйм, аерылышу да куркыта – кулымда ике бала, дип килүчеләр бар.) Ә кемнеңдер барысы да әйбәт: ире дә, балалары да, эше дә, ләкин аларга тормыш бер урында тукталган кебек – күңелләре яңалык, үзгәреш тели. Андыйлар күбрәк үзлегеннән үсәргә теләп, интеллект арттыру өчен килә.

35-45 яшьләр арасында күп хатын-кызлар кризис кичерә: бу чорда аларда эчке конфликтлар күбәя. Шул сәбәпле, күңел төшенкелеге, депрессия башланырга мөмкин. Җандагы авыртуны, әрнүне ничек итеп бастыру юлларын эзләп тренингка килүләре – табигый.
Кызлар арасында егетләр белән җиңел, иркен итеп аралашып китә алмауларының сәбәбен эзләп, шуны аңларга теләп килүчеләр бар. (Юк, мин берәүгә дә тренингтан соң кияүгә чыгасыз дип вәгъдә бирмим! Безнең бит максат башка.)

Китап кибетләрендә боларның барысы хакында язылган китаплар бихисап! Интернетка кереп эзләнә башласаң, тагын да күбрәк мәгълүмат табасың. Нигә тренингка йөрергә, теләсәң, өйдән чыкмыйча да тормышыңны үзгәртергә өйрәнеп буладыр.

– Мин үзем дә китапларны бик күп сатып алам. Укыйм-укыйм да, күнегүләргә җиткәч, туктыйм – китапны киштәгә алып куям. Аннан икенчесенә тотынам һәм... тагын барысы да өр-яңадан кабатлана. Китапта язганнар баштагы мәгълүмати «чүп»кә генә әйләнә. Ә тренингка килгәндә кеше акча түли: аны җилгә очырмассың бит инде – шуңа ул кушканны үти дә. Ә үзгәрешләр ниндидер күнегүләр ясаганда, алган яңа мәгълүмат практика белән үрелеп барганда гына башлана: без дәрестә язабыз, кул белән нидер эшлибез (әйтик, пластилиннан нидер әвәлибез, рәсем ясыйбыз), тел белән сөйлибез... Тыңлаган, ишеткән мәгълүмат шул очракта гына ДНК дәрәҗәсендә эчкә салына – аңга тәэсир итә. Кеше шул вакытта гына үз-үзе өчен психологка әйләнә. Кемдер үзе өчен көтелмәгән шактый «кызык» яңалыклар ача. (Бер генә мисал. Тренингка килгән бер ханым ире белән күптән түгел аерылышулары турында әйтте. «Юк, кабат башка кушылмабыз инде, иремнең холкы бик авыр иде. Аның белән мин генә яши алганмындыр, башкалар түзмәс», – диде ул. «Гафу үтенү» дигән техника бар бездә – дәресләрнең берсендә шуны эшли башладык. Үзе язганнарга карап торды да, әлеге ханым: «Ул минем белән ничек торган икән?! Мескен!» – дип ирен жәлләргә кереште... Үзебезне әүлия дип белсәк тә, чынлыкта, кимчелекләр һәркайсыбызда да җитәрлек бит.)

Элеккегеләр бернинди тренингка да йөрмәгән...
– Әйе, аларга тренинглар кирәкмәгән. Әмма хәзер тормыш нык үзгәрде. Әбиләребез, әниләребез кебек кенә яши алмыйбыз инде. Үзебезнең энергетиканы көйләү өчен безгә нидер эшләргә кирәк. Тренингка килүче хатын-кызларның күбесенә ир-ат табигате хас. (Хатын-кызны эчтән иң нык җимерүче көч шушы ул!) «Мин бит болай да матур, чибәр хатын-кыз. Тренингка йөрү нигә кирәк?» – дип уйлый кайберәүләр. Зифа буй-сын, затлы кием-салым, матур макияж гына түгел әле ул хатын-кыз табигатьле булу. Хатын-кызларга гына хас нәфислек, йомшаклык, мөлаемлык аның эчендә ятарга тиеш. Ир-ат иң элек хатын-кызның тышкы матурлыгын түгел, әнә шул эчке халәтен, энергиясен «күрә», шуңа игътибар итә дә инде. Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз булырга безне берәү дә өйрәтми. Әбиләребез моны белми, ирләре сугышта үлгән әниләре аларны ялгыз үстергән, дөнья нужасын ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә үзе сөйрәгән. Безнең әниләрнең дә күбесе: «Мин барысын да үзем эшли алам!» – дип яшәгән. Без дә шулай... Башкаларга ялынганчы, дип, бар йөкне үзебез тартабыз. Аннан, кырык яшьләренә җиткәндә хатын-кызның башына: «Ә бу миңа нәрсәгә кирәк соң?» – дигән уй керә, ул ара, аңарда кризис башлана...

Тренинг вакытында, күнегүләр ясый-ясый, хатын-кыз үзенең табигатенә тиеш булган халәткә керә, тынычлана. Дөнья артыннан бертуктаусыз куу туктамаса да, әкренәя. Ниһаять, ул киеренке халәттән чыга. (Без бит үз-үзебезгә азрак «йомшарырга», ял-хәл алырга беркайчан да ирек бирмибез. Кая ул!) Һәм, ниһаять: «Әйе, мин хатын-кыз!» – дип уйлый башлагач, аның башында да нидер үзгәрә... Ә инде үзен яраткан, бәяләгән, үзен ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнгән хатын-кызга башкаларның да мөнәсәбәте үзгәрүе гаҗәп түгел... Хатын-кыз үзгәргәч, иң беренче чиратта, аның янындагы ир-ат та үзгәрә. Үзе дә сизмичә! «Мин матур!» – дип ышанган хатын-кызның матурлыгын иң элек аның ире «күрә», аннан тирә-юнендәгеләр, хезмәттәшләр, урамдагылар игътибар итә. Аңа комплиментлар ява башлый! Бигрәк тә, «камиллеккә мәдхия» дигән техниканы узганнан соң. (Бер кызыбыз иренең: «Мин сиңа кабат гашыйк булдым бугай! Чибәрләнеп киттең әле. Нәкъ Афродита!» – дип әйтеп, мәхәббәт аңлатуын шаккатып килеп сөйләде: «Гомергә андый сүзләр әйткәне юк иде. Кайдан тапкан?!»)0
Нәрсә эшләргә кирәген белмәсәң, нәрсәдер эшлә!

Тренинглар, беренче чиратта, кешенең эчке ресурсларын табарга, ачарга ярдәм итә. Кызлар арасында соңрак үз бизнесын ачучылар яки тәвәккәлләп бөтенләй башка юнәлештәге эшкә тотынучылар бар. Алар: «Әйе, мин моны булдырам!» – дип уйлый. (45 яшьлек тыйнак кына бер ханым килде тренингка. Ике-өч дәрестән соң ук аның йөрешләренә кадәр үзгәрде, күзләре яна башлады. Тренинг ахырында ул: «Мин үз эшемне ача алам бит», – дигән фикергә килде. Бу хакта моңарчы беркайчан уйламаган! Тренингны ул үткән елның апрелендә узды. Аннан «Акча» дигән тренингка да йөрде. Ә декабрьдә инде миңа үзенең визиткасын китерде. Элеккеге эшеннән киткән. Мөселман хатын-кызлары өчен күлмәкләр тегә башлаган. Интернет-кибетен ачкан. Берничә тегүче яллаган. Инде күмәртәләп сатып алучылар белән эшләргә керешкән. Шаккаттым!)

Үзеңдә хатын-кыз энергиясен арттыру өчен нишләргә кирәк?
– Эчтәге агрессиядән, «керпе»ләрдән арынырга, үпкә-рәнҗүләрне онытырга, кичерергә. Бөтен нәрсәне дә! Сәламәтлегебез өчен иң куркынычы – үпкә-рәнҗүләр. Алар вакыт узу белән онытылган кебек тоелса да, чынлыкта, беркая да китми, эчтә җыелып бара. 35 яшьләрне узган кайбер хатын-кызларга карасаң, аларның күңелендә инде хыял, теләк юк, күзләре сүнгән... Эчтә таш-таш булып җыелган үпкәләр яшәүне шулай кызыксыз итә. Авырулар шулар аркасында килеп чыга. Шуңа күрә ни генә булса да: «Гомеремдә кичерәсем юк», – дияргә ашыкмагыз: болай әйтеп без үзебезгә генә зыян салабыз... Махсус техника ярдәмендә тренингта бөтен нәрсәне кичерергә өйрәнәбез. Күңелсез, начар хатирәләр күңелдән китә, җанга тынычлык иңә. Шул чакта хатын-кыз чәчәк ата башлый! (Яшь кенә бер ханым йөрде тренингка. Дүрт айлык баласын кәрзингә салып алып килә иде ул. Ирем белән аерылышасым килми дип, гел аны кичерү, гафу үтенү техникасын ясады. Ире акча да бирми тилмертә иде аны. Беркөнне сөенеп килгән: «Ул миңа чебуреки алып кайткан!» – ди. Шуннан, әкренләп, ире аңа кием-салым ала башлады. Матур сүзләр дә әйткәли торган булды. Хәбәрләшеп торабыз: инде тормышлары тәмам көйләнде, күптән түгел яңа йорт та салып чыктылар.)

Проблемалар бер-бер артлы кабатлана икән, бу — хәбәр: димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмисең.

Тренингка килүчеләргә иң беренче дәрестә үк: «Үзеңнең йөз (!) хыялыңны яз», – дигән өй эше бирелә. Күбрәк түгелме бу?
– Хатын-кызларның 90 проценты бөтенләй хыяллана белми... Кәгазьгә йөз хыял төшерергә кушкач, күп булса, 10-12 гә җитәләр дә, туктыйлар. Моның сәбәбе бик гади: кечкенә чакта безне беркем дә хыялланырга өйрәтми. Киресенчә, «Хыялланма!» – дип, адым саен тыеп торалар. Күңелдә ниндидер хыял тууга без аны бастырыклап куярга гадәтләнгән инде...

Үзеңне көчләп өстәл янына утыртып, хыялларны кәгазьгә төшерү безне хыялланырга этәрә. Бу бик мөһим! Чөнки хыялларда мөмкинлекләребез ята. Тормышыбызга «тартып» керткәч, алар чынга аша башлый. Хатын-кызның хыяллары кечкенә булса, аның янәшәсендәге ир-атның җиңүләре, уңышлары да кечкенә. Хыяллар зур булса – киресенчә. Алар бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Хатын-кыз үзенең хыяллары белән гаиләсенең чикләрен киңәйтә. (Тәрәзәгә яңа пәрдә, өйгә яңа җиһаз алу уе иң элек хатын-кыз башында туа лабаса.) «Югары дәрәҗәгә ирешкән ир-атларның уңышы хатыннарыныкы да», – дип юкка әйтмиләр. Ирләрнең керемнәре дә безнең хыялларга бәйле.
Әмма бер нәрсә бар: «тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк», дип әйткәннәрен онытырга ярамый. Әйтик, «булачак ирем көчле кеше булсын, җитәкче урында эшләсен», дип хыялланасың икән, үзең аңа буйсынырга әзерме? «Сизгер җанлы, йомшак күңелле булсын», дисәң, тормыш катылык таләп иткән чакларда дилбегәне үз кулыңа алырга туры килүен уйлыйсыңмы?
 
Киңәш

Хатын-кызның энергиясе аз булганда аны «күрмиләр». Ә аның энергиясен, үпкә-рәнҗүдән тыш, тагын ниләр ала соң?

     Башлап ташланган, ахырына җиткерелмәгән, эшлисе бар дип уйлап йөргән эшләр.
     Тәртипсез җенси тормыш алып бару.
     Йокы туйганчы йокламау.
     «Мин нигә башкалар кебек түгел» дип, үзеңнән канәгать булмау, «дөрес эшләмәдем», дип үз-үзеңне битәрләү.
     Гәүдәңә, буй-сыныңа карата таләпләрең, дәгъваларың артык күп булу.
     Бала төшүләр, аборт ясатулар: саклап кала алмадым, дип, хатын-кыз мондый очракта гел үзен гаепли.
     Гомумән, үзен балалар, ир, әти-әниләр каршында, эштә гел нәрсәгәдер гаепле тою.
     «Мин әйбәт хатын (әни, әйбәт хезмәткәр) булырга тиешмен» дип санау.
     Җыештырылмаган өй, китек чынаяк-тәлинкәләр, тәмамланмаган ремонт та хатын-кыз энергиясе кимүгә сәбәп булып тора дип санала. Ир-ат белән мөнәсәбәтләрдә хатын-кыз күбрәк биреп, азрак алса да, аның энергиясе китә.


Гөлнур САФИУЛЛИНА
Сөембикә
№ --- | 16.04.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»