поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.07.2009 Җәмгыять

БУ НИ БУ?

Казанда контрацепция һәм хатын-кыз гигиенасы әйберләре сату өчен махсус автоматлар урнаштыра башладылар. Гади сүз белән әйткәндә, презерватив сата торган җайланмалар төнге клубларда һәм кайбер сәүдә үзәкләрендә пәйда булды инде. Автоматлар урнаштыруны республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларына уздырылган чираттагы чара дип игълан итүчеләр дә бар. Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре бу фикерне яклап чыккан инде. Хәзер "кондомат"ларны вузларда урнаштыру турында сүз бара. Без әле кая барабыз?

 

 

 

 

 

Илдус хәзрәт ФӘИЗ, "Болгар" мәчетенең имам-хатыйбы:

– Бу татар-мөселман халкының әдәбен кисүгә чираттагы адым булырга мөмкин. Мондый автоматлар урнаштыруга христиан дине әһелләре дә каршы чыгар дип өметләнәм. Ни өчендер без Европа артыннан кумакчы булабыз. Ә бит Көнбатышта әхлак дәрәҗәсенең нинди түбәнлеккә төшүен үзебез күреп торабыз. Әнә кайбер илләрдә, халыкны чиркәүгә чакыру өчен, җиңел наркотиклар тарата башлаганнар. СПИДка каршы көрәш дип әйтәсезме? Гафу итегез, бу нәрсәгә каршы презерватив таратып көрәшмиләр. Заманында шприцлар таратып, күпме кешене наркоманиягә чакырдык. СПИДка каршы әдәп-әхлакны өйрәтеп, буклет-китаплар чыгарып, конференцияләр оештырып көрәшергә мөмкин. Очсызгарак төшәчәк һәм нәтиҗәлерәк тә булыр иде. Динне инкарь итәләр икән, гомумкешелек нормалары бар бит. Ә бу автоматлар, киресенчә, "сез зина кылыгыз, әмма презерватив кулланыгыз, курыкмагыз", дигән мәгънәгә килә. Аллаһы Тәгалә каршысында да җавап бирәсе бар әле.

 

Алинә ГАБДЕЛХАКОВА, КДУ студенты:

– Мин каршы. Уку йортында андый автоматлар берничек тә була алмый. Вузлар уку өчен төзелгән. Ә бу автоматлар студентларны башка нәрсәләр турында уйларга этәрәчәк. Ә укырга вакыт калыр микән? Презерватив таратып, уку йортыннан нәрсә ясамакчы булалар икән? Күз алдына китерүе үк куркыныч.

 

Мөдәррис СӘГЫЙДУЛЛИН, укытучы:

– Гафу итегез, әмма авылда яшәүче әти-әни баласын ничек итеп курыкмыйча Казанга җибәрергә тиеш? Бу – чып-чын провокация. Уку йорты җитәкчелеге автомат кую карарын кабул итә икән, бу аларның әдәпсезлек каршысында җиңелүе дигән сүз. Димәк, алар яшьләрне уку түгел, рәхәтләнеп башка нәрсә белән шөгыльләнергә чакыра кебек.

 

Ольга ЗАХАРОВА, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы белгече:

– Бу автоматларның вузда кирәге юк. Ә менә төрле авыруларны булдырмас өчен тулай торакларга урнаштырылырга тиеш дип уйлыйм. Әйтик, билгеле бер вакыттан соң тулай торактан чыгармыйлар. Даруханәгә дә барып булмый. Әлбәттә, әхлак нормалары бар. Әмма әти-әниләреннән читтә яшәүче студентларны үзләре теләгән гамәлләрне кылудан беркем дә тыймый. Шуңа күрә, алар үз-үзләрен сакласын өчен, төрле чаралар бер дә артык түгел. Миңа калса, бу автоматларны урнаштыру әхлакка каршы килми. Егетләр-кызлар нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре хәл итә. Яшьләрнең үзаңы үзгәрмичә аларны берничек тә туктатып булмаячак.

 

Раяз ФАСЫЙХОВ, эстрада җырчысы:

– СПИДка каршы кө-рәшәбез дип, әйдәгез, алайса, һәр йортка презерватив таратып чыгыйк. Миңа калса, бу автоматларны урнаштыру – акча эшләү һәм яшьләрне котыртуның бер юлы гына. Ә югары уку йортында, исеме үк әйтеп тора, әхлакый тәрбия булырга тиеш. Вуз янында тәмәке тартырга ярамый, ә фойесында презерватив сатып яталар. Болай барса, гафу итегез, уку йортларында аерым бүлмәләр ясап, яшьләргә дөрес итеп мәхәббәт белән шөгыльләнергә өйрәтәсе генә кала.

 


---
Ватаным Татарстан
№ 152 | 28.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»