поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.01.2016 Җәмгыять

Эшкә барасыгыз киләме? (СОРАШТЫРУ)

Көтеп алган ун көнлек ялларның да яртысын вакладык. Узган елны күпләр шактый катлаулы булды дип бәяләде. Шуңа 2016 ел – Маймыл елына, Ходайдан нык­лы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бәхет-шатлык, яхшы хәбәрләрнең күбрәк булуын сорап, аяк бастык. Быел кыш булмый, ахры, дип, кар көтүчеләрнең дә теләкләре чынга ашты.

Гыйнвар ае карлы, кышка хас салкын көннәре белән сөендерә. Чаңгы, тимераякта шуарга яратучыларның да “урак өсте”. Ә сез ялларны ничек уздырасыз? Озын яллар ялыктырмыймы?

Асаф ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык артисты:

– Яна елны Казанда якын туганнар белән каршы алдык. Башкаланың иң матур урыннарын күреп, азрак туңып булса да, чыршыларга сокланып йөр­дек. Туган-тумачаларны, дусларны бәйрәм белән котлап, кунакларга йө­реш­тек, тимераякта шудык, бассейнда йөздек, мун­ча кердек. Концерт, төрле чаралар да булып кы­на тора. Шуңа күрә ялык­тырмады, эше-ялы бергә үрелеп бара. Әле яңа жырлар өй­рәнәбез. Чаңгы белән урманга чыгарга да исәп бар.

Айнур ГАЛИМУЛЛИН, сакчы:
 
– Ике көн эшләп, ике көн ял иткәч, озын яллар гадәттәге режимда үтә без­нең. Ялыктырды дип зарлана алмыйм. Әле иртәгә дә эшкә. Ял иткән көннәрдә балыкка йөри­без, балалар белән тау шуарга, тимераякта йөрергә барабыз. Ун көнлек яллар бушка узмасын дип, башта өйдә ремонт ясарга җыенган идек. Аннары кире уйладык. Ялларда ке­шечә ял итеп калыйк дидек.

Зөлфәт ЗАКИРОВ, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм
комедия театр артисты:


– Яллар өйдә – гаилә, театрда коллегалар белән уза. Әле менә хәзер дә репетициядә мин. Яңа спек­такльгә алындык. Ял­ның калган көннәрен дә шушы спектакльгә әзерлә­неп уздырачакбыз. Быел Яңа елны өйдә гаилә белән каршыладык. Безнең бе­лән бергә бу бәйрәмне кызыбыз да үткәрде. Бу – аның беренче Яңа елы. Бәйрәм кичендә гаиләбез белән чыршы янында җыр­лап, биеп, фотога төшәбез, бер-беребезгә изге теләк­ләр телибез. Ел да кабатлана торган күркәм тра­диция­без бу.

Миләүшә РАМАЗАНОВА, Казанның 175 номерлы балалар бакчасында музыка житәкчесе:
 
– Яңа җырлар өйрәнеп, кул эшләре белән мәш килеп ятам әле. Бәйрәм ялларында авылга кайттык. Шунда вак-төяк эшләргә булышабыз, ял да итәбез. Яңа елны да ике як әти-әни, әбиебез белән каршыладык. Гаилә бәйрәме ул. Ялның башка көннәрен дә өйдә тәмле ризыклар пешереп, Яңа ел чыршыларын карап, чаңгы, ти­мер­аякта шуып үткәрергә җыенабыз. Дөресен генә әйткәндә, озын яллар бераз ялыктыра башлады инде. Тизрәк үзем эшли торган бакчадагы балаларны күрәсем килә. Сагынып беттем инде үзләрен.
 
Айгөл БӘДРЕТДИНОВА, “Яңа гасыр” каналында “Хәбәрләр” тапшыруы алып баручысы:

 
– Яңа елны Казанда дуслар, туганнар, якын кешеләрем белән каршы алдым. Яллар күбесенчә өйдә һәм кунакта узды. 4 гыйнвар көнне эшкә чыктым. Эфирга чыгарга, сюжетлар төшерергә кирәк иде. Шуңа күрә минем яллар озын түгел. Аның шулай булуы ошый да. Озакка сузылган яллар ялыктыра, эш рәтеннән чыгара.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»