поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.11.2015 Мәдәният

Зөлфирә Зарипова:“Яхшы рольның ләззәтен берни белән дә чагыштырып булмый”

Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылы кызы Зөлфирә Зарипова – Камал театрындагы иң моңлы тавышлы артистларның берсе. Ул башкарган рольләр дә озак вакытларга истә кала, аның геройларын яратмаска мөмкин түгел. Яшь кызлар спектакльдән соң берничә көн буе аныңча сөйләшергә, җырларга, хәтта атлап йөрешләренә кадәр кабатларга тырышалар иде.

Дуамалрак холыклы, туры сүзле, гадел, кыю Миңлекамал (“Миңлекамал”, Мирсәй Әмир), Заһирә (“Зәңгәр шәл”, Кәрим Тинчурин), Миңзифаларны (“Кичер мине, әнкәй”, Батулла) шактый кеше хәтерлидер. Ә “Ахырзаман”дагы (Чыңгыз Айтматов әсәре буенча 1989 елда куелды) балаларын югалткан ана бүре Акбараның өзгәләнүләрен караганда залдагы хатын-кыз тыела алмый елый иде. Аның уенын хәзер дә яратып карыйлар. Нәкъ менә аны карарга дип бер үк спектакльгә кабат-кабат йөрүчеләр дә бар хәтта. Зөлфирә Зарипова бүген дә дуамалрак, хәйләкәррәк, әмма кайсыдыр ягы белән үзенә карата торган сөйкемле геройларны уйный. “Хуҗа Насретдин”дагы Сәхилә карчык, “Мулла”дагы Мөслимә, “Әрем исе”ндәге Рузияләр нәкъ менә шундыйлардан.

– Мин кечкенәдән үк ни өчендер артистка булырга хыялландым. Театрны үлеп ярата идем. Әлеге ярату телевизордан Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклен караганнан соң башланды. Аннан соң авылда да спектакльләр уйнаштыргалап, җырлап йөри идек. 15 яшемдә, авылдашлар: “Син җырчы булырсың”, – дигәч, филармониягә укырга керергә дип, Казанга килдем. Әмма мине: “Әле үсәсең бар, 18 яшең тулгач килерсең, башта 9-10 классларны укы”, – дип, кайтарып җибәрделәр. “Алырлык булса, шунда ук алырлар иде, димәк, миннән җырчы чыкмыйдыр”, – дип уйладым ул чагында. Кайтып, 9 класста укый башладым да, ярты елдан укуны ташлап, Казанга килдем, мехкомбинатка эшкә урнаштым. Берсендә, эштән кайтып барганда, театр училищесының “Укырга кабул итәбез” дигән белдерүенә күзем төште. Барып карарга булдым һәм тиз генә белгән шигырьләремне искә төшереп, комбинаттагы мастердан качып (сораган идем, җибәрмәде), имтиханга киттем. Кабул итүче комиссиягә Муса Җәлилнең “Вәхшәт”ен, Габдулла Шамуковның “Сәрби әби тавыгы” дигән мәсәлен сөйләдем, аннары җырладым, биедем, этюдлар күрсәттем дә, кабул иттеләр. Безне Марсель абый Сәлимҗанов үзе укытты, укуны тәмамлагач, сынау срогы белән академия театрына эшкә кабул итте.

– Барыгызны дамы?

– Ул елны театрга дүрт кыз килдек – Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Фирая Әкбәрова һәм мин. Дүртебез дә, сынау срогын үтеп, театрда эшкә калдык.

– Академия театрындагы беренче ролегезне хәтерлисезме?

– Хәтерлим, Мария Сторожеваның “Әгәр ташлап китсәң” дигән спектаклендә Верочка роле иде ул. Верочка ролен уйнау – минем өчен сынау срогын үтү дә булды. Ник дигәндә, шул рольне яхшы итеп уйный алмасам, театрдан китеп баруым да мөмкин иде. Әмма сынауны уңышлы үттем, хәзер менә театрда 40 ел эшлим инде, тиздән 41 ел була.

– Зөлфирә ханым, шул 40 ел эчендә барлыгы ничә роль башкардыгыз?

– Санаганым юк. Мин гомумән андый нәрсәләргә әллә ни игътибар итмим. Яшь чагымда бик күп уйный идем, хәзер азрак. Әмма, елына бер генә роль башкарган дип исәпләсәк тә, 40тан да ким түгел инде. Бу әле зур рольләрне генә санаганда.

– Иң яратып уйнаган ролегез нинди?

– Акбара! (“Ахырзаман”, Чыңгыз Айтматов әсәре буенча – ред.) Миңлекамалны да яратып уйный идем инде анысы... Лирик герой булмасам да, “Яшь йөрәкләр”дәге ролемне дә яраттым. Анысын Празат абый көчләп диярлек биргән иде. “Кыяфәтем лирик геройга туры килми”, – дип, киреләнеп тә маташкан идем башта, әмма уйный башлагач, бик яраттым. Барысын да санап бетереп булмый инде, әмма характерлы рольләремнең күбесен яраттым. Кечкенә, берни дә әйтеп булмый торган рольләр дә башкарырга туры килде, билгеле. Әмма сәхнәгә чыккач барыбер уйныйсың, барыбер эшлисең, барыбер яратасың.

– Артист кеше бик авыр, кайгылы-борчулы чакларда да эшенә барырга, сәхнәгә чыгарга, уйнарга мәҗбүр. Сезнең дә андый чаклар булмый калмагандыр...

– Бик фаҗигале рәвештә олы улым үлде. 30 яшь иде аңа... Шул көннәрдә театрның юбилеена барырга туры килде, миңа Татарстанның халык артисты дигән исем бирделәр. Әмма аның бернинди шатлыгын-куанычын тоймадым, әллә алдым, әллә алмадым... Нишлисең инде, эшең шул булгач, бик авыр вакытларда да эшләми хәлең юк. Әмма сәхнәгә чыккач бөтен авырлыкларны онытып торасың кебек. Сәхнәнең ниндидер сихри көче бар.

Аллага шөкер, кече улым Энгель исән-сау. КАИ тәмамлады, эшләп йөри. 24 яшь аңа хәзер. Улым бик әйбәт, шөкер. Әлегә өйләнмәде, аның белән икәү генә яшибез.

– Ә ирегез?

– Аның белән күптән яшәмибез, юллар аерылды. Сәбәпләре икебездә дә булгандыр бәлки, минем дә холкым алтын түгел. Бәлки түзеп яшәргә дә кирәк булгандыр... Аерылгач, яңадан кияүгә чыкмадым, әмма 32 яшемдә башка кешегә чын-чынлап гашыйк булдым. Аның белән берничә ел яшәдек, икенче улымны таптым, тик ул кеше белән дә бергә калу насыйп булмады.

– Үкенәсезме?


– Юк, үкенмим. Артист булуыма да, театрга килүемә дә үкенмим. Театрга, Марсель Сәлимҗановка мең рәхмәт – безне бу театрга алган. Мин әле аңа каршы да дәшкәли идем, эштән кумады. Урыны җәннәттә булсын, рухы риза-бәхил була күрсен. Ходай Тәгаләдән миңа шушы театрда эшләргә язгандыр инде. Башка эшкә сәламәтлегем дә җитмәс иде бәлки... Билгеле, яшь чагында күбрәк уйныйсы килә, рольләр бик аз кебек тоела иде. Кайвакыт үпкәләп тә куйгалый идем. Ләкин тормыш барган саен бу нәрсәләргә башкачарак карыйсың икән. Без монда күп, кайсыбызга гына биреп бетерсеннәр рольләрне. Аннары Марсель Сәлимҗанов белгәндер инде кемгә нинди роль бирергә кирәклеген. Ә ул чактагы хистойгыларым яшьлек ашкынуы булгандыр, мөгаен. Яшь чакта уйныйсы, күренәсе килә бит ул.

– Хәзер дә уйныйсы киләдер ич?

– Уйныйсы килә анысы, сәхнәне бик яратам. Анда чыксам, уйныйм, үз эшемне әйбәт итеп башкарырга тырышам, хәер, башкача эшли дә белмим инде. Сәхнәгә чыксам, үземнең яшь түгеллегемне дә онытам, әмма миңа анда бик рәхәт. Сәхнәдә чын тормыш та, авырлыклар да истән чыга. Әмма хәзер, өлкәнәйгәч, дөньяга башкачарак карыйсың инде ул. Үземнең олы булуымны, әллә нинди зур рольләр тәтемәячәген аңлыйм. Кечкенә-кечкенә рольләргә дә канәгать инде хәзер, шулары булып торсын.

– Моннан берничә ел элек театр җырлаучы артистларның аудиодискларын яздырган иде. Сезнең җырларны да яздырдылармы?

– Әйе, әмма мин бик үк әйбәт димәс идем аны. Яшь чакта, тавышлар әйбәт вакытта кирәк иде дә бит ул... Аннары яхшы диск яздыру өчен синең өчен генә эшли торган музыкантлар, яхшы студия кирәк. Ә безнең дисклар театр көче белән генә чыгарылды. Фуат Әбү-бәкеровка, вокал укытучысы Марат Яхъяевка рәхмәт, алар бик тырыштылар. Мин ул дискны бер истәлек буларак кына кабул итәм. Тавышымның тембрын матур дип әйтәләр иде анысы, хәтта филармониягә чакырып килгәннәре дә булды. Әмма яшь чактан ук тырышырга, тавыш белән эшләргә кирәк булган, күрәсең. Аннан соң мин җырчы түгел, җырларга оялам, уңайсызланам, чөнки тавышым профессиональ түгел. Махсус белемем булмагач, үземне зур сәхнәләргә чыгып җырларга тиешле кеше түгел дип тә хис итәм. Кайберәүләргә кызыгам, тавышы булса да, булмаса да, керә, кысыла һәм алга үтә. Ә мин андый әрсез була белмәдем.

– Драма артистлары гади җырчылар белән чагыштырганда моңлырак, хисчәнрәк җырлый гадәттә. Сезне тыңлаганда да үзеңне кечкенә генә спектакль караган кебек хис итәсең. Ә сез үзегез җыр тыңларга яратасызмы? Бүгенге җырлар, җырчыларга карашыгыз нинди?

– Нәрсә дип әйтим инде... Тыңлыйм. Әмма мин хәзерге җырларны, аларның сүзләрен (бу минем картлыгымдыр инде дип уйлыйм) ота да алмыйм, җырлый да алмыйм, теләгем дә юк. Тыңлыйсың – бөтен җырлар да бер төсле кебек. Аларның бик сирәге генә колакка кереп кала. Андыйлар 100гә бер, 50гә бер булырга мөмкин. Марсель абый да бервакыт: “Без яшь вакытта җырлаган җырлар иң матуры иде, хәзерге яшьләр җырлый торган җырлар иң ямьсезе”, – дигән иде.

– Ә бүгенге театрга мөнәсәбәтегез нинди? Мин үзем, мәсәлән, Марсель Сәлимҗанов куйган спектакльләрне бик сагынам.

– Сез шуның белән үскән буын чөнки. Без дә шуның белән сугарылып үскән инде. Ә беренче хис-кичерешләр онытылмый. Мин үзем дә карар идем элеккеге ул спектакльләрне. Әмма хәзергеләр дә начар түгел бит. Аннан соң Фәритне (Фәрит Бикчәнтәев, Камал театрының баш режиссеры – ред.) дә аңларга кирәк. Әйтик, “Зәңгәр шәл” инде бик күп тапкырлар куелды, шул ук сүзләр, шул ук җырлар. Менә шул сүзләр, җырлар арасыннан яңалык табарга, спектакльне моңа кадәр куелмаган шикелле итеп куярга кирәк. Гомумән, бер куелган әсәрне яңадан әзерләү режиссер өчен иң авыр әйбердер дип уйлыйм. Чөнки кабатланырга да теләмисең, ниндидер яңа әйбер уйлап табу да бик авыр.

Аннан соң ул заман белән бүгенге заманны бутарга да ярамый. Ул заманда телевизордан бер канал гына татарча тапшырулар күрсәтә иде, артистлар, җырчылар, концертлар аз иде, бүгенге кебек иркенлек юк иде. Шуна күрә халык зар-интизар булып театр карарга килә иде. Ә хәзер телевизордагы каналларның иге-чиге юк, көн саен концерт, бәйрәм, юмор кичәләре. Кешене хәзер бер нәрсә белән дә шаккатырып булмый. Телевидение, кинолар театрга нык кына комачаулый, билгеле. Әмма вакыт узгач, ул классик пьесаларга яңадан кайтырлар әле дип уйлыйм мин. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай булачак.

Менә “Галиябану”ны (быелгы сезонның беренче премьерасы, режиссеры – Илгиз Зәйниев – ред.) карадым. Матур урыннары, ошаган урыннары күп. Артистларга бер сүзем юк, бик тырыштылар. Гомумән, яшьләребез бик әйбәт, һәрберсе үз урынында. Дөрес, ишетелеп җитмәгән урыннары да булды. Анысын спектакльдән соң шул артистларның үзләренә дә кереп әйттек.

– Сез һәр премьераны карап барасызмы? Өлкән буыннан яшьләргә еш “эләгә”ме?

– Әйтәсең инде... Безгә дә әйтәләр иде, безгә катырак та эләгә иде әле. Рауза апа Хәйретдиновалар яулыгыңны дөрес бәйләмәсәң дә, сәхнә артына хәзер кереп җитәләр дә, төзәтеп бәйләргә кушып чыгып китәләр иде. Ә премьераларның барысын да карап барам. Кабатлап караганнары да бар. Дөрес, элегрәк кабатлап караганнары күбрәк була иде. Хәзер картаям, өйдән бик чыгып йөрисе килми.

– Өйдән чыкмаган көннәрне, буш вакытларны ничек уздырасыз соң?

– Җәй көне бакчага йөрим, җирдә эшләргә яратам (яшь чакта бу эшкә әлләни исем китми иде), бөтен нәрсәне утыртам. Кыш көне репетицияләргә йөрим, репетицияләр булмаган көнне телевизор карыйм, китаплар, газеталар укыйм, ашарга әзерләп, улымны көтәм. Китап укырга бик яратам. Элек укып утырырга вакыт бик юк иде. Рәсем белән мавыгам, әвәләп ясарга яратам. Билгеле, болар үзем өчен генә, ясыйм да, ташлыйм. Әмма яхшы килеп чыга минем. Кем белә, кечкенәдән шуның белән шөгыльләнгән, укыган булсам, яхшы гына рәссам яки скульптор чыккан булыр иде бәлки.

– Зөлфирә ханым, Сез бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?

– Авырмасам, исән-сау булсам – мин бәхетле кеше. Ходай исәнлек бирсен. Әлбәттә, матуррак рольләр бирсәләр, гел сәхнәдә уйнап торсаң, искиткеч яхшы булыр иде анысы. Яхшы роль уйнауның ләззәтен берни белән дә чагыштырып булмый. Матур рольләр уйнарга да язсын иде әле.


Чулпан ФӘТТАХОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»