|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2015 Җәмгыять
Уртача авырлыктагы җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, акылга утыртмакчыларДәүләт Думасы депутаты Алексей Диденко вак һәм уртача җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, “акылга утыртырга” тәкъдим итә. Бу закон (кабул ителгән очракта, әлбәттә) 18дән 45 яшькә кадәр булган ирләргә кагылачак. Алексей Диденко фикеренчә, мондый ысул җинаять кылучыларны гуманлы юл белән тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм шыплап тулган төрмәләрне бераз бушатачак. Армиядә хезмәт итү вакыты иректән мәхрүм ителү вакытына тәңгәл булырга тиеш. “Төрмәләрдә урын булмау – күптәнге проблема. Соңгы 5 елда гына да ике амнистия узды, – ди депутат. – Без исә, Русиягә хезмәт итеп, “төзәлергә” мөмкинлек бирәбез. Безнең армия төрмәгә караганда нәтиҗәлерәк тәрбия чарасыдыр, мөгаен”. P.S. Русиянең Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы язда 150 мең кеше армиягә чакырылган. Шуларның 28 меңе – югары уку йортын тәмамлаган белгечләр. 3500 кеше, төрле сәбәпләр табып, армиядән качып йөри (былтыр качучылар саны 4334 булган). Русиянең Җинаять кодексы буенча хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне 200 мең сумга кадәр штраф яки 2 ел төрмә көтә.
--- |
Иң күп укылган
|