|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Баш авыртканда укылучы дога
Мөэмин-мөселманнар һәр туган көнгә шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укып яши. Көндәлек яшәештә алар фәкать Аллаһының сүзенә, Изге Коръәни Кәримгә таяналар. Сәламәтлекләре борчыган вакытта да, сурә һәм аятьләрдән шифа, ярдәм эзлиләр.
Озак вакыт баш авырганда мөэминнәр дару эзләми, тәһарәт алып намаз укырга, үзләрен өшкерергә ашыга. Мондый ысулның ярдәмен, әлбәттә, чын күңеленнән ышанган кеше генә тоя ала. Даими киңәшчебез Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бүген үзеңне сәламәтләндерүдә укыла торган кайбер аятьләр турында сөйли.
- Дин белгечләре баш авыртканда Коръәннең Мәрьям сурәсен укырга киңәш итә. Аның аеруча беренче, икенче аятьләре бик шифалы. Алар шулай укыла: “Бисмилләһир-рахманир-рахим. Кәәәф һәә йәә гайн саааде. Зикру рахмәти раббикә габдәһү Зәкәрия”. Тәрҗемә итеп мәгънәсенә керешсәк, беренче аятьнең нәрсә аңлатканын галимнәр әле дә белә алмый. Ул аятьнең мәгънәсен Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Бәлки ул шуңа да бик көчле дәвалану чарасы буларак саналадыр да. Ә икенче аятькә килгәндә ул “Зәкәриягә Аллаһының рәхмәте иңде” дигәнне аңлата. Шул аятьләрдә галимнәр шифа таптылар.
Дәвалануның ике ысулы бар. Беренчедән, кулларны башның маңгай өлешенә куябыз да, әлеге аятьләрне өч мәртәбә кабатлыйбыз. Икенче ысулы, шушы ике аятьне бер кәгазь битенә язып, чиста суга салабыз да, аннары шул суны “Бисмилла” әйтеп эчәбез.
- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисләреннән аңлашылганча, Аллаһының Расүленең башы авырганда Гайшә анабыз р.г. шулай ук ихлас сурәсен укый торган булган. Пәйгамбәрне шулай шифалаган. Ягъни ничек укыла ул? “Әгузү билләһи минаш-шайтанир-рәҗим бисмилләһир-рахманир-рахим. Кульһү-әллаһү әхәде. Әллааһүс – самәде. Ләм йәлиде. Үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүлләһүү күфү-үән әхәде”, - дип аңлата остазыбыз.
Бу аятьләрне, ягъни “Кульһүаллаһ” сурәсен барча авырулардан да дәва дип әйтергә була. Шәүкәт хәзрәт сүзләренчә, болардан тыш сахабалар “Әлхәм” сурәсен дә шифа сурәсе дип йөрткән һәм аны дәвалану чыганагы иткәннәр. Кадерле укучылар, уйлап карасак, Менә шушы аять һәм сурәләрне мөэмин-мөселманнар көненә берничә тапкыр намазда кабатлый. Димәк, аларның күңеле тыныч, тәннәре сәламәт. Аллаһу Раббыбыз изге Коръәни Кәримне дә Адәм баласы адашмыйча, туры юлдан нык атласын, тыныч вә бәрәкәтле гомер кичерсен өчен дип иңдергән. Шуны истә тотып, кеше Раббысының әлеге киң мәрхәмәтенә рәхмәт йөзеннән көненә биш мәртәбә намаз укый, ураза тота. Изге гыйбәдәтләр санына шулай ук дога кылу да керә. Алай гына да түгел, Ислам динендә доганы иң күркәм гыйбәдәт дип атыйлар. Пәйгамбәребезнең с.г.в. бер хәдисендә килгәнчә, бер бәндәнең дога кылып утырганын күрсә, Аллаһ сөенә. Ни өчен? Чөнки дога кылып мөселман кешесе үзенең Аллаһының кодрәтенә ышанганлыгын күрсәтә. Шундый бәндәгә Ходай ярдәм итми калмый. Шуңа күрә авырган вакытта да иң беренче чиратта догаларга, безне юктан бар иткән Аллаһының сүзенә мөрәҗәгать итик. Хәлебез җиңеләеп китеп, әмма авыру бетмәсә инде, табибларга барырга кирәк, чөнки Расүлебез с.г.в. бер хәдисендә “Табиблар булган җирдә яшәгез!”, - дип әйтеп калдырган. Газиз дин кардәшләрем, авыру килсә, бер дә борчылмыйк, чөнки Хак Тәгалә яраткан бәндәләренә генә авыру бирергә вәгъдә иткән – авырган чакта адәм баласы гөнаһларыннан чистарына икән. Шуны истә тотып, сабыр итик һәм шөкер итеп яшәүчеләрдән булыйк. Ә Аллаһы Тәгалә безгә амәнәт итеп биргән тәннәребезне, сәламәтлегебезне саклап яшик. Саулык һәм күтәренке кәеф теләп бүгенгә сезнең белән хушлашам. Әссәләмүгаләйкүм!
--- |
Иң күп укылган
|