• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 15 Июль Айрат Айнуллов
  • 15 Июль Надир Дәүләт
  • 15 Июль Зиннур Мансуров
  • 15 Июль Гәрәй Рәхим
  • 15 Июль Римма Ибраһимова
  • 15 Июль Әгъзәм Гобәйдуллин
  • 15 Июль Әхтәм Зарипов
  • 15 Июль Ринат Рәхмәтуллин
  • 16 Июль Чыңгыз Мусин
  • 16 Июль Нәзифә Гайнетдинова (1919-2000)
  • Чия 89376297233
  • Казанда грузчик, газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • тёплые откосы из пвх 891788872112
  • Минская урамы, 12 нче йортта, барлык уңайлыклары булган, 2 бүлмәле фати озак вакытка арендага бирелә. 89083372960
  • 2 булмэле квартира да торырга тэртипле татар кызы эзлим.89534004384
  • Балык-Бистәсе районы Күки авылында ике тапкыр бозаулаган ,өченче тапкыр буаз аклы- каралы савым сыеры сатыла. Арканга йөртелә. Сыер саву аппараты белән дә,кул белән дә тыныч кына савыла.Сөт биреше дә яшь сыер өчен яхшы. Бәясе 75000 сум. 89520341593
  • 89274354402 Рамил Губайдуллин уз насыйбын эзли. Чаллы, 37яшь өйләнмәгән - өе бар! Күзе күрмәсә дә, Вконтакте, ватсапларны иярләгән. Аллах биргэн сәламәтлекләренә шөкер иткән телэсэ кайсы хатын-кыздан хэбэргэ өмет. Әгәр булсын дисәң, бер йорт эче шау-шу вә җәнҗалсыз: Ире булса с у к ы р, ул җитми, — булсын һәм хатын телсез./Тукай. 89274354402 Рамил Губайдуллин уз насыйбын котэ
  • Казан, Юдино бистәсендә урнашкан бер бүлмәле фатирга хатын-кыз торырга кертәбез. Җиһазлар бар. Бәясе 10000 + комм. Тел: 89274091842
  • Әмирхан урамы, 17 нче йортта барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89274401994
  • Поклейка обоев за один день! 120руб.м2 Казань 89656006358
 
 

 
Архив
 

               

04.07.2015 Догалар

Сынаулар килгән вакытта укылучы дога

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү, газиз дин кардәшләр.  
 
Тормыш ул – озын юл. Аның башы бишек булса, ахыры – кабер. Дөньяга килгән һәрбер кеше шул юлны үтә. Тормыш юлында һәркемнең үз максатлары, омтылышлары. Яшәүнең мәгънәсе исә озак яшәүдә генә түгел. Ничә яшьтә дөньядан үтсәң дә, кылган изгелекләрең эшләгән явызлыкларыңнан күбрәк булырга тиеш. Тормыш дигән юлны хаталанмыйча, нәфес артыннан гына кумыйча үтү өчен, Аллаһ Раббыбыз безгә яшәеш кануннарын, кагыйдәләрен биргән һәм үтәвебезне таләп иткән. Хәзер дин турында күп сөйләшәбез. Уйлап, фикерләп карасак, динне  кагыйдәле юл белән чагыштырырга мөмкин икән. Андый юлдан бару, әлбәттә җиңелрәк, чөнки Аллаһы Тәгалә тормышыбызда нинди кыенлыклар туарга мөмкин икәнлеген белгән, шуңа аларның чишелешен дә адәм баласына җиңелрәк булсын дип алдан күрсәткән. Диннен кагыйдәләре исә, белгәнебезчә, Изге Коръәни Кәрим һәм Аллаһның Расүле калдырган хәдисләр. Димәк, тормышыбызны шуларга таянып алып барсак, безгә күпкә җиңелрәк булачак. 
 
Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, һәрнәрсәнең үз чираты. Тормышта уңыш белән уңышсызлык та чиратлашып килә. Сынаулар чорында мөселман кешесе үзен ничек тотарга тиеш һәм аңа нәрсә ярдәм итәргә мөмкин? Бүген шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз. 
 
Мөэмин-мөселманнарның яшәү кодексы саналган Изге Китапның Әл-Бакара сурәсенең 155-157нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Без сезне әле бер, әле икенче ысул белән сыныйбыз: курку, ачлык, мал җитмәү, малны, якыннарны һәм җиләк-җимеш уңышын югалту белән. Сабырларны шатландыр, кайгы килсә, яхшылык һәм начарлык Аллаһы Тәгаләдән булуына инанганнарны һәм: “Дөреслектә, без Аллаһының хакимлегендә, без Аңа гына кайтачакбыз! Без Аңа нигъмәтләре өчен шөкер итәбез һәм кайгы-хәсрәткә түзәбез”, - дип әйтүчеләрне. Бу – Раббыларыннан ризалык һәм рәхмәт бирелгән кешеләр һәм алар тугъры юлдан баралар”. “Иманның иң бөек мәртәбәсе дүрт төрле нәрсә белән табылыр. Күңел яратмаса да Аллаһының әмерләренә чыдамак, Аллаһының тәкъдиренә риза булмак, пакь күңел илә Аллаһыга тәвәккәл кылмак, һәммә эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырмак”, - дип яза Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең “Вәгазләрендә”. Димәк, аңлыйбыз ки, тормышта бәндәнең эшенә бөек ярдәмче булган нәрсә ул – аның риясыз иманы. Күңел күтәрергә авырсынган эшләрне күтәреп, һәр авыр минутларында бөек ярдәмчесе булган Аллаһыга ышанган адәм һәрвакыт Ходайның мәрхәмәтенә ирешәчәк. Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә, тәкъдиренә ышанмаган, зәгыйф иманлы кешеләрнең авырлыкларга очраган вакытларында үзләрен һәлак итүләрен уйласак, иманның кешелек өчен нинди урын тотканын белербез.
 
Ходайның бәндәсенә биргән сынауларын ачы дару белән дә чагыштырырга мөмкин: ул татлы түгел, ләкин бәндәгә шифалану өчен бирелә. Аллаһы Тәгаләнең үзенең яраткан колларын  гына сынарга яратуы хакында да онытмаска кирәк. Чөнки сөекле бәндәсен Раббыбыз бу дөньяда сыный, ә ачуы чыккан кешегә сынауларны ахирәттә бирәчәк. Сынаулар безнең гөнаһларны киметә. Аллаһы Пәйгамбәрләрнең күбесен сынаган. Мөхәммәд, Ибраһим, Нух галәйһиссәләмнәрне һәм бүтәннәрен искә төшерсәк тә күрәбез ки, алар тормышларының иң кыен, иң ачы вакытларында да Бөек Аллаһның исемен телдән төшермичә, соңгы минуткача догада булганнар. Нәтиҗәдә Раббыбыз аларны ярдәменнән калдырмаган. Әҗерен алар әле ахирәттә күрәчәк, иншалла. Сынаулар килгәндә безгә үрнәк булучы пәйгамбәрләр нинди доганы укый торган булганнар? Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.  болай дигән: “Әгәр берәрегезгә бәла-каза килсә, “ИННӘӘ ЛИЛЛӘӘҺИ ВӘ ИННӘӘ ИЛӘЙҺИ РААҖИГҮҮН. АЛЛАҺҮММӘ ӘҖҮРНИ ФИИ МУСЫЙБӘТИ ВӘХЛИФНИ ЛИИ ХАЙРАН МИНҺӘ”,  - дип дога кылыгыз. Әлеге мәшһүр сүзләрен мәгънәсе “Дөреслектә, без Аллаһының хакимлегендә, без Аңа гына кайтачакбыз! Әй, Аллаһым! Минем башыма төшкән кайгы өчен миңа әҗерен насыйп ит һәм аны минем өчен хәерлегә алыштыр”, - дигәнне аңлата”. Хәдистәге сүзләр чыннан да нәтиҗәле һәм кешенең  бәла-казадан дәвалану өчен файдалы ысул булып тора. Әлеге догадагы сүзләрне аңлау кешегә бәла-каза сәбәпле кичергән көчле тетрәнүдән котылырга мөмкинлек бирә. Беренчедән, кеше үзе, аның гаиләсе һәм малы бары тик Аллаһы Тәгаләнең генә милке булып тора. Әгәр Хак Тәгалә кешедән берәр нәрсәне алса, димәк, Хуҗа Үзе ия булган нәрсәне кире алган булып чыга. Икенчедән, кешегә бирелгән һәм алдан ук анда булган нәрсәләр барысы да аңа вакытлыча файдалануга гына бирелгән. Шуның өстенә кеше фани дөньядагы әйберләрне үзе барлыкка китермәгән һәм бу бөтен нәрсәнең хакыйкый иясе түгел, үзендә булган нәрсәләрне бөтенләй саклау аның көченнән килмәү турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә кешеләр аларга әмер ителгәнне үтәүче һәм аларга бирелгәгә генә ия булучы ялланган хезмәткәрләргә тиң. Димәк, Ходай бездән риза булырлык итеп, аның каршындагы бурычларыбызны үтәргә тырышырга тиешбез. 
 
Әлеге язманы янәдән бер хәдис белән төгәллисе килә, мөхтәрәм туганнар. “Бер адәм баласы догасының кабул булуын, үзендә булган мәшәкатьләрнең китүен теләсә, мәшәкатькә төшкән фәкыйрьнең мәшәкатен җиңеләйтсен”. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә һәр бәндәнең халык илә мөгамәләсенә карап эш кыладыр. Тормыш авырлыгында калган фәкыйрьләрнең тормышларына җиңеллек биргән кешегә теләгән нәрсәләрен биреп, бөтен мәшәкатьләрен бетергән хәлдә, инсаният дөньясына шәфкать күрсәтмәгән каты күңелле адәмгә үзе кебек катылык кылыр, аның сораган догаларын кабул итмәс, мәшәкатьләренә җиңеллек бирмәс. Кадерле укучыларыбыз, бер-беребезгә игътибарлы, шәфкатьле мөгамәләдә булыйк һәм бөек кодрәт иясе Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә, ризалыгына, әҗер-савабына өмет итеп яшик. Һәммәбезгә бирелгән сынауларны сабырлык белән үтәргә язсын дигән теләктә бүгенгә саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте