|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2008 Ир белән хатын
МИНЕ СӨЮ ЯШӘТТЕ
Йөрәк яралары беркайчан да төзәлми. Мин моны үз язмышым аша кичердем. Мин инде олы яшьтә. Яшьлек мәхәббәтен кичергән чор да бик ерак, артта калды. Ул чор үтсә дә, мәхәббәт хисе дигән нәрсә бүгенгедәй үзен белдереп, яраларны яптырмыйча яши бирә. Без аның белән язмыш дигән нәрсәнең кайберәүләргә бик рәхимсез, кырыс булуы аркасында аерылыштык. Ул офицер, ә мин гади бер авыл кызы. Чибәрлектән башка бернәрсәм дә юк. Безнең дуслык искиткеч тыйнак, кочаклашуыбыз да бик сирәк, үбешүләр турында сүз дә юк. Әмма бер-беребезгә бик ошыйбыз. Мин сизәм: ул озак тормый. Отпускыдан соң китеп бара. Хатлар гына кала. Хатларыбызның эчтәлеге дә бик тыйнак. “Мин сине яратам”, – дигән сүзләр юк. Ләкин хаттагы юллардан мин моның сөю хисен бик аңлыйм. Аларны алу әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Миңа әйтмәсә дә, ул якыннарына минем белән бергә булу теләген белдерә иде. Әмма тормышта язмыш дигән бик катлаулы нәрсә бар. Менә шул нәрсә безнең мәхәббәт хисен җиргә салып таптады. Төп гаеп миндә булды. Ул өйләнде. Мин дә озак еллар бу аерылуны кичерә алмыйча, бер очраган кешегә тормышка чыктым. Аның да, минем дә улларыбыз бар. Алар бик тәртипле, югары белемлеләр. Инде үз тормышлары белән яшиләр. Ә без икебез дә бәхетле була алмадык. Аралар ерак булса да, сәламнәр аша бер-беребезнең тормышын белеп яшәдек. Иң аянычы – тормыш иптәшен яратмый яшәү аны иртә фаҗигагә китерде. Аның үлеменә 34 ел. Ә мин аны 34 минут та истән чыгармый яшим. Тормышым бик катлаулы булды. Авырлыклар, җитешсезлекләр... Шулай да мин аларны җиңел кичердем, чөнки йөрәгемдә мәхәббәт яши. Ни өчен ул бер дә истән чыкмаган, диярсез? Миндә бары бер җавап: ул чиста һәм саф булган. Моның болай булуы – минем үз-үземне бик тыйнак тотуымда. Очрашканда да, хатлар аша да мин аның үзем өчен никадәр кадерле икәнен белдермәдем. Хәтта аерылганнан соң да... Очрашырга тырышмадым, бик-бик күрәсем килеп, үзәгем өзелсә дә. Шуңадыр да ул инде күптән фани дөньядан китсә дә, мин аны өзелеп сагынам. Беренче һәм соңгы мәхәббәтемне... Мине үзе янына алуына ышанып яшим. P.S. Мәхәббәт мине юкка чыгармады. Кыенлыклар аша югары белем алдым. Студентлык бәхете, матур яшьлек еллары – барысы да мәхәббәтем аркасында булды. Очрашканда бер җөмлә дә русча белми идем. Ул аны бераз борчыды да бугай. Ә мин адәм баласы теләсә, барын да булдыра дип исбат итәргә тырыштым. Алай булмаса, 50нче елларда өчәр көн ач торып та, укуны ташламыйча дәвам итеп булыр идеме? Болар барысы да мәхәббәт хакына эшләнде дип, ышандырып әйтә алам.
САНИЯ апагыз |
Иң күп укылган
|