|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2015 Әдәбият
Фаил Шәфигуллинның үлеме бик жәл булды (Ф.Яруллин көндәлекләреннән)Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" көндәлекләр китабыннан. 1982 ел. 10 октябрь.
Бүген Фаилне күмәләр. Нурсөя шунда китте. Фаилнең үлгәненә гел ышанасы килми. Өенә кайтып җитәрәк, бер ишегалдында кыйнап үтергәннәр. Кемнәр икәнен пока белүче юк. Моннан бер ай чамасы элек кенә Д.Зөбәерованың 28 яшьлек малаен кыйнап үтергәннәр иде, инде Фаилне. Фаилне жәлләүдән Нурсөя дә ике-өч көн инде аңгыраеп йөри. “Бер кешенең дә болай жәл булганы юк иде”, – ди. Әйе, шәп егет иде. Көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп тора идек. “Чаян”ны Фаилдән башка күз алдына да китереп булмый. Юморист № 1 дип йөртә идем мин аны. Җибәргән әйберләрне икенче көнне үк укып чыгып, фикерен әйтә иде. Ул “Чаян”да эшли башлагач, мин дә ныклап юморга тотындым. Бәлки, монда аның йогынтысы күп булгандыр. Жәл егет, бигрәк жәл! Яңа таланты ачылып җиткән һәм ныклап торып эшли башлаган иде.
Рәшит Әхмәтҗановның туган көнендә Фаил белән бергә утырган идек. Шәп-шәп тостлар әйткән иде. Миңа карата әйткән сүзләре әле дә хәтердә. Менә, дигән иде ул, күпләребез һәр ел саен туган көннәрен үткәрә, бәйрәм ашларына йөрешә, ә шунда беребезнең дә башыбызга Фәнисне алып килергә дигән уй килгәне юк иде. Рәшит молодец, Фәнисне чакыруы өчен рәхмәт аңа, дигән иде. Кайтканда алар Зөлфәт белән мине озатып, күтәреп кертешеп куйдылар. Минем Испаниядән бер кыз алып кайткан мартини бар иде, шуны берәр рюмка эчтек. Зөлфәтнең аракыны ташлап йөргән чагы иде, Рәшитләрдә дә эчми утырды. Мартинины күргәч: “Мин бу вино турында Хэмингуй әсәрләреннән укыганым бар иде, кабып карамый ярамас”, – дип, ул да авыз итте. Хәзер менә шушы гади, гадәти вакыйгалар, ничектер, Фаил үлгәч яңадан күңелдә калкып чыкты. Еш очрашмасак та, рухыбыз белән якыннар идек. Шуңа күрәдер инде аның үлеме бик авыр булды. Фаҗигале үлем ул үзе генә дә тетрәндерә бит кешене.
Шулай ук укыгыз:
“Фәнис абый, усал булсагыз да яратам мин сезне” matbugat.ru/news/?id=11714 Әхәт Гаффар безне бәрдергән трактор артыннан йөгерде matbugat.ru/news/?id=11740
Ул чакта әле гомерлеккә урын өстендә ятып калырмын дип уйламадым matbugat.ru/news/?id=11757
--- |
Иң күп укылган
|