поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2015 Әдәбият

Әхәт Гаффар безне бәрдергән трактор артыннан йөгерде (Ф.Яруллин көндәлекләреннән)

Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән китабыннан иң кызыклы хатирәләрне бастырубызны дәвам итәбез. Бу юлы Әхәт Гаффар белән бергә авариягә юлыгу тарихы.

1992 ел 

1 сентябрь. Бу ел безнең өчен бәхетле ел микән әллә, дип уйлаган идем, тагын бер зур күңелсезлек килеп чыкты. 30 август көнне бакчадан кайтканда (Әхәт Гаффарны да утырткан идек) бер “Белорусь” тракторын узып киткәндә, без аның белән тигезләшкәч, бу кинәт кенә сул якка поворот бирде дә сул ягының алгы тәгәрмәче белән безнең уң якны изеп китте. Бер ун-унбиш метрлап баргач, без туктадык. Әхәт Гаффар, төшеп, трактор артыннан йөгерде. Трактор ат юлына төшеп сыпырды. Бернинди номеры юк. Борылганда поворот утын да яндырмады, әз генә булса да әкренәймәде дә. Ә.Гаффар, әлбәттә, аны тота алмады. “Ул анда бер болотага кереп китте”, – дип килде. Шулай дигәч, без дә аны куа бармадык. Икенче көнне Зеленодол ГАИсына бардык. Анда заявление яздырдылар, бер работникларына бу “дело”ны тикшерергә куштылар. Ул ГАИ работнигының исеме – Фәргать Галиуллин, кече сержант. Аның белән трактор кереп киткән юлдан бардык. Анда бернинди сазлык юк икән. Бу юл “Айша” совхозына илтә икән. Тракторларны карап йөрдек. Ләкин безне бәргәне юк иде. 
 
Безне бәргән тракторларны каядыр яшерделәрме, әллә чынлап кая киткәнен белмәделәрме, һәрхәлдә, кая икәнен әйтмәделәр. Аннан “Васильево” тракторларын да тикшереп йөрдек. Анда бер шик тудырырдай тракторны әйттеләр. Как раз ул сабан сөреп йөргән. Безне бәргән трактор да артына өч төрәнле сабан таккан иде. Төсе дә яшел. Аннары шунсы бик шикле: ул тракторчы, үзенең тракторы белән, ашыгыч рәвештә (бер көндә) отпуск алып, авылга кайтып киткән икән. 
 
Көне буе бу тракторлар артыннан йөреп, шулхәтле арыдым, үләм дип торам. ГАИның үз машинасы юк. Безнең машина белән йөрдек. Бер дә очы чыгарлык булмаса, ташларга кирәк булыр моны. 100 км йөрдек, бензин өчен генә күпме кирәк. Ә машина күпме иләнә? Ә үзем җәфалану күпме?
 
Әлбәттә, без үзебез гаепле булдык. Әхәтнең, болотага кереп китте, дигән сүзенә ышанып, тракторның артыннан куа бармадык. Һичьюгы аның кереп киткән яисә барып туктаган җирен күрер идек. Тракторын да ныклабрак караган булыр идек. Күрәсе булгандыр инде, дип тынычланырга кала. Нурсөя: “Нигә соң бу бәлаләр гел безгә генә килә?” – дип өзгәләнә инде. Башкаларга да киләдер инде, башкалар безгә килеп әйтмиләр. 18 ел ЧПсыз йөргән идек бит әле. Менә бу ике елда бәхетсезлек ныграк сагалый башлады шул. Хәзер бит төзәттерүләр дә коточкыч кыйбат. Машиналар миллион сум тора. Бер тәгәрмәче генә дә 2000–2500 сум. 
 
2 сентябрь. Зеленодол ГАИсыннан Фәргать Галиуллин шалтыратты. Безне бәргән тракторны тапкан. “Айша” совхозыннан Харис Сәлахов дигән адәм икән. ГАИ работнигы белән “Айша” совхозына киттек. Теге тракторист, юлга чыгып, безне көтеп тора иде. “Гафу итегез инде”, – дип, гаепле төстә каршы алды. ГАИ работнигы: “Үзегез килешәсезме, әллә судлашасызмы?” – дигәч, мин: “Давай, 3000 сумыңны бир дә, шуның белән расчет”, – дидем. Теге тракторист бераз башын кашып торды да каядыр китеп барды. Ярты сәгатьләп торгач, акчасын алып килеп бирде. Анда кешеләр: “Әз сорадың, күбрәк сорарга иде”, – диделәр. Мин инде, машинаны күпмегә төзәтеп буласын да белмәгәч, тоттым да өч мең сорадым. Күп сорасаң, бирмәячәк иде ул аны. Эшне судка җибәрсәң, мәшәкате күп, дип уйладым. Эксперт чакыртырга, судка заявлениеләр язарга, кеше белән дошманлашып бетәргә кирәк булачак иде. Ә болай без аның белән дусларча аерылыштык. “Көз көне кишер алганда килегез, кишер биреп җибәрермен”, – дип калды. Без дә ниндидер бер мораль канәгатьләнү кичердек. Машинаны ничек кенә ясасаң да, элеккеге хәленә китереп булмый инде аны. ГАИ работнигы Фәргать Галиуллинның тырышлыгы һәм трактористның шактый ук беркатлылыгы аркасында гына ачылды бу хәл. Безнең тракторны да аера белмисез, мин монда эскерттән энә эзләүче хәлендә бит, дип сүкте инде үзе. Бигрәк аңгыра шул без, бернәрсәне дә истә калдыра алмыйбыз. Күз хәтере юк безнең икебезнең беребездә дә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»