|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2015 Җәмгыять
![]() Тәртипсез тормыш алып барган ана 9 мең сум штраф түләячәкБалигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда полиция төзегән беркетмәләр буенча 8 эш каралды. Архангел Бистәсеннән 17 яшьлек үсмернең әти-әнисе улларының бер мәртәбә исерткеч эчемлек кулланганы өчен 500 сум күләмендә штраф түләячәк. Черемухово Бистәсеннән гражданка С.га гаилә бюджетын 9,1 мең сумга саектырырга туры киләчәк. Өстәвенә, ул әле бер җирдә эшләми, гаилә туендыручысын югалту буенча алынган пособие һәм улларының пенсиясе хисабына яши. Шуңа карамастан, әни кеше спиртлы эчемлекләр эчә, балигъ булмаган кызын да шуңа этәрә. Полиция аларга карата берничә маддә буенча беркетмә төзегән, биредә инде кисәтүләр белән генә чикләнү мөмкин түгел, дип белдерә “Яңа Чишмә хәбәрләре” басмасы.
|
Иң күп укылган
|