поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
18.12.2014 «Яшьти» әдәби сәхифә

Альбина Бәшированың "Матбугат.ру" цензурасы аша уза алган шигырьләре (+уза алмаганнарына сылтама)

Альбина Бәширова. Аны Фейсбукның быелгы ачышы дип атыйлар. "Доллар, евро, Украина, Кырым... Милләт! наконец... Шул кайгылардан әзрәк арынып тору өчен", - бу ди Альбина. Укыйбыз:

Суперйолдыз
 
Ак каеннар, имән, яшь наратлар,
Кызыл миләш, балан, карлыган...
Төрле үлән, шомырт, җиләк-җимеш - 
Барысына җырлар язылган.
 
Туган якны сагынып язылганы,
Әни-әти, абый-апалар...
Туган көннәр, башка бәйрәмнәргә
Бу җырларны уптым саталар.
 
Мин дә язам! Мин киммени әле?!
Минем дә бит килә ашыйсы!
Сүзен язам, көен шыңшып куям...
Әллә инде җырлый башлыйсы?...
 
А че?!
Нишләп җырламаска?
Мәктәптә бит җырдан биш иде.
Кеше мөгрәгәнне мөгрәрмен лә,
Яраталар минем ишене.
 
Рәхәтләнеп җырлап кына яшим!
Кругом кызлар, поклонницалар...
Туган көннәр, туйлар алып барам - 
Нәрсәсе бар йөз грамм салсалар?
 
Композитор, җырчы, бар да үзем!
Кирәк булса язам сүзен дә.
Син көт халкым, яңа суперйолдыз
Балкып чыгар тиздән күгеңдә!!!
 
Кәкре аяк
 
Очраттым мин бер гүзәлне
Яшьлегемнең таңында.
Таныштык без ипподромда,
Атта йөргән чагында.
 
Андый гүзәл кызлар юктыр
Бөтен дөнья йөзендә,
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Сизми калдым үзем дә.
 
Озын кара толымнары
Башымны әйләндерде.
Серле сихри карашлары
Телемне бәйләндерде.
 
Бар яктан да килгән бәгърем
Шушы бәхет түгелме?
Тик бер нәрсә генә һаман
Тырнап тора куңелне —
Аяклары кәкре…
 
Дуслар белән таныштырдым,
Бер туган көн кичендә.
Барысының күңелен яулады
Унбиш минут эчендә.
 
Иң якын дустым котлады:
«Шәп кыз тапкансың, — диде
Ләкин бер ягы булмаса,
Яхшырак булыр иде —
Аяклары кәкре….»
 
Әй Ходаем, нишләп шулай
Кешеләрдән көләсең?
Нигә шундый матур кызга
Кәкре аяк биргәнсең?
 
Ике ярда басып калдым,
Әйтерсең ялгыз маяк…
Бер ярда сихри гүзәллек,
Бер ярда кәкере аяк…….
 

Рюмка
 
Ул иң кирәгендә булмый кайчак.
Аны эзләп хәлдән таясың.
Аның өчен бер икеләнмичә
Әллә ниләр бирер буласың.
 
Кесәдәге булган бар байлыгың
Бирер идең кайчак жәлләми.
Тик ни хикмәт - ул яныңда чакта
Кирәге дә чыкмый әллә ни...
 
Ә кайвакыт...
Бөтен нәрсә дә бар, кәефләр шәп,
Күңел җырлый авыл көенә...
И... Шул кирәк. Аның өчен генә 
Кайтмыйсың бит инде өеңә?!
 
...Ул бер була кайчак ничәвеңә!
Берәм-берәм басып чиратка
Ирененнән зәм-зәм суын эчә -
Нәрсә кирәк тагын ир-атка?
 
Ирләр аның кадерен яхшы белә -
Күбесенең яшәү мәгънәсе.
Шуңа күрә күпләр кесәсендә
Рюмка йөртә - "А вдруг!...", янәсе...
 
 
Машина
 
Син бит Аны ныграк яратасың.
Аннан башка яши алмыйсың...
"Юк, юк!" димә, мин бит сукыр түгел, 
Үз-үзеңне бары алдыйсың.
 
Аңа гына диеп бүләкләрнең
Иң яхшысын гына аласың.
Көне буе Аның янында син,
Кайчак хәтта кунып каласың...
 
Мин күрмәгән иркә назлар Аңа,
Ишетмәгән сөю сүзләре...
Белмим инде, мондый көндәшлеккә
Тагын күпме генә түзәрмен?
 
Ялларыңны Аңа багышлыйсың...
Майлыйсың да нидер җайлыйсың......
"Я машина, я мин!" - дип тә әйтмим, 
Син бит барыбер Аны сайлыйсың....
 

Булган хәл
 
Җибәр мине, китим үз юлымнан.
Газапладың инде, җитәрлек.
Буласылар булган, инде хәзер
Гаеплене эзләү - юләрлек.
 
Син әйт миңа, ни гөнаһым өчен
Шулай үзәгемне өзәсең?!
Дүрт аяклы ат та абына бит -
Мин дә ялгышканмын күрәсең.
 
Ышан зинһар, минем кебекләрең
Бик күп булыр әле юлыңда.
Хак Тәгалә бирер, язган булса-
Барысы да Аның кулында.
 
Китим инде, тоткарлама хәзер.
Миннән ниләр өмет итәсең?
Теләгәнең, кичер, бирә алмыйм,
Уза алмыйм әхлак киртәсен...
 
Безнең бу очрашу - ялгыш булган.
Бер мәгънәсез очрак дәвамы...
Ярар инде, абый, ә?! бу юлга...
Китим инде!!! Бирче праваны...
 
 
 
Альбинаның "Матбугат.ру" цензурасы аша уза алмаган шигырьләре монда: https://www.facebook.com/albina.bashirova.5/posts/769552433137572 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.12.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы