|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2014 Криминал
"Дальний" экс-хезмәткәрләре шикаятьләрен карау кичектерелдеТатарстан Югары суды "Дальний" полиция бүлеге элеккеге хезмәткәрләренең яңа адвокатлары Казанның Идел буе районы суды карарына бәйле апелляция шикаятьләрен карауны кичектерү турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Бу хакта бүген Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә. Хөкем ителүчеләрнең адвокатлары эш материаллары белән танышып бетмәү сәбәпле, эшне карауны кичектереп торырга сораган. Нәтиҗәдә, республика Югары суды процессны 2014 елның 17 декабренә күчергән.
Искәртеп узабыз: 2014 елның 16 июнендә Казанның Идел буе районы суды "Дальний" полиция бүлегенең элеккеге оперативниклары вазифаи җинаятьләрдә гаепле дип тапты. Аларның һәркайсы үз вазифасына бәйле рәвештә, вәкаләтләрне арттыру; көч кулланып вәкаләтләрне арттыру; аңлы рәвештә, кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнгән иде.
Полицейскийлар колоние-поселениедә 2 елдан алып катгый режимлы колониядә 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.
Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен танымаган һәм Татарстан Югары судына аппеляция шикаяте юллаган.
--- |
Иң күп укылган
|