Матбугат.ру коймасы
40530))) Рифмалар, образлар талантлы булганга гына Кадырова белән чагыштырмадым. Эчтәлек буенча берүе жанр... кызганычка каршы...
тәнкыйтьче,
шәхескә кайтарып калдырырлык булгач, син тәнкыйтьче түгел инде, ат койрыгын тартучы гына.
тәнкыйтьче, Халисә кебек образлап, шигырьләренә тирән мәгүнә салып язучы белән, шигырияттәге Зифа Кадыйрова ролендәге кызчыкны чагыштыру урынлы дип уйлыйсыңмы? Сәйлән тузгытмады, Халисә уятты барыгызны.
Тын-тын яткан мруны тагын Сәйлән тузгытты.Бер шигырь,әмма барысына җан керде:кайсы дәртләнеп шигырь яза, кайсы -мактый,кайсы-сүгә,кайсы мыскыл итә...Эхем-эхем әйтмешли, тагын күпме кеше Гаршинның әкиятен укып чыкты бу төндә.Ә шунда бер Абага үз шигырьләрен урынлы-урынсыз мең җиргә тыкты,ә реакция юк.Әллә ниләр әйтеп сүксәгез дә,бу кызый белә кая суктырасын.Бу-талант инде, җәмәгать.Халисә ханымның да әбеченә тиде бит.Юкса, тиз арада андый (P.S. Мин шагыйрь түгел,-дип язса да)үпкә катыш мыскыл ноткалары бәреп яткан икенче шигырен язмас иде.Сәйлән шигыренә килгәндә,Ширмәннең саз бакасының пессимистик зарын рекламалаган шигыреннән аермалы буларак,ялгызлык белән көрәшергә чакыруында бер гаеп тә юк кебек.Әмма,минемчә,Халисә ханымны өстә аның шигыреннән алынган эпиграмма чыгырыннан чыгарган булырга тиеш.”Минем шигыремнән өзек икән,димәк минем хакта язган!”Ә бит ул урында Халисә ханымнан 100 ел элек бу юлларны язган Горький исемен дә куярга булыр иде.Ул чакта кемгә үпкәләргә?Ширмәннең икенчешигыренә килгәндә,бу ачудан кызган көйгә ,башка ни килә шуны язу дип карыйм.Беренче өч юл: ***
Ә мин - бака. Гаршин* бакасы.
Халисәдән күпкә бәхетлерәк!
Бәхетсезрәк ләкин Сәйләннән...
дип башлана,димәк шигырьГаршин бакасы авызыннан сөйләнә.ә икенче куплетта: Очканым бар күктә аның кебек!
Өстән кәкәй итеп йөргәндә,
Мактанырга авыз ачкан идем -
Егылып төштем сазга - түбәнгә...
дип язганда Очканым бар күктә аның кебек!
Өстән кәкәй итеп йөргәндә, дип- ,димәк турыдан-туры Сәйләннекүздә тота.Кем-кем ,әмма Казан дәүләт университетында татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасында доценты болай язарга тиеш микән?
Ә калган күплетлардагы фикер бик буталчык.Нигә әле астагылар өскә күтәрелергә тиеш түгел?Гомүмән,монда сәясәтнең ни катнашы бар? Әгәр дә бар икән,димәк авылдан чыккан Шәймиевлар,Миннехановлар үз урыннарында түгел дип әйтәсе килә Халисә ханымның.Ә ялгызлык баткагыннан чыгарга чакырып язган Сәйләннең моңа ни катнашы бар?Ялгышмасам,Халисә ханым үзе дә авыл дигән түбәнлектән КФУ укытучысы,галимә дәрәҗәсенә күтәрелгән бер сазлыкның канатсызы иде кебек.
Хөрмәт белән тәнкыйтьче
***
Кил әле син бүген! Чәйнек куям.
Чәй эчәрбез икәү бергәләп...
Халисә Ширмән
Кил әле син бүген! Чәйнек куям.
Чәй эчәрбез икәү утырып...
Сагыш кебек куе чәй ясармын,
Мөлдерәмә касә тутырып.
Хәер, килмә! Елан оясына
Нигә кирәк таяк тыгарга?
Хыянәтне яшьлек ялгышы дип,
Ник крокодил яше сыгарга?
Үткәннәрдә бары гүр суыгы,
Синнән калган кара күләгәң.
Онтыр өчен яшьлек хыялларын
Мин бит гомер белән түләгән.
Киләчәкне юрап утырырга
Узган инде безнең җүләр чак.
Яшәгәндә кылган гамәлләрнең
Әҗерләрен инде түләр чак.
Хозыр Ильяс белән Ванга пары
Чыкмый инде бездән күптәннән....
Үткәннәрсез булмый киләчәк тә!
Сабак алу кирәк үткәннән.
Ну, кызлар үтерәсез))) опера прәм, музыка ишетелде колакка. Рәхмәт.
"Ә мин - бака. Гаршин* бакасы.
.............................
Ә бит сазда мин бакылдый идем!.."
Ят, сазыңда, бака, менмә күккә,
Сиңа лаек тормыш бары сазда.
Синең кебек бака-патша кызы
Яши анда, качып сөю-наздан.
Килер вакыт, беркөн патша улы
Угын төбәр сезнең тарафларга,
Бака янә кызга әверелеп,
Очып китәр утырып корабларга.(Һава корабына)
Берни дәшмәс, авызы йомык булыр,
Бәхетлегә кирәк бары канат,
Зур ихтыяр көче, бай рух, талант
Җитә, егылганда кинәт бәрелеп, канап.
Ә син Лачыныңны сазга чакыр,(((((
Килер, бәлки, киссә канатларын.((((((
Һәм яшәгез шунда тынчып, сасып,
Сагынып хыялыңның пар атларын.
Шулай нокта, шулай)))) Связка Гисса һәм шуның белән бетте...
Попугай, белмисең икән, хотя бы интернеттан кара. Җыен "заток" что кажется, шуны чын монетага бирмәкче булып утрасыз. Иркә генә түгел, барыгызда. http://bookz.ru/authors/vsevolod-gar6in/lagu6ka-_220/1-lagu6ka-_220.h
УКыдым да Шмрмән язганнарны
Туктап калдым барыр юлымда
Ул бит безнең хакта язган моны,
Әдип депутатлар турында...
Мин дә очам күктә шул бака күк,
Томнар төшеп кала артымнан,
Шул кәкәйләр өчен, әллә нишләп
Рәхмәтләр ирешми халкымнан...
Укыдым да Ширмән язганнарны
Туктап калдым барыр юлымда,
Ул бит безнең хакта язган моны,
Әдип-депутатлар турында...
Без очабыз күктә шул бака күк,
Томнар төшеп кала артыбыздан,
Шул кәкәйләр өчен ни өчендер
Рәхмәт ишетмичә халкыбыздан...
Вәт,шигырьнең көче кайда! Китап укымыйлар дип лаф орып утыра иделәр ,бер шигырь күпме кешене балалар әкияте укырга мәҗбүр итте.
Ялгышкан берәү, син нәрсә, бу әкиятне Ганс Христиан Андерсен язган бит, ниндидер Гаршин түгел.
һәм дөрес итеп әйтеп биргәнсең. бүгенге көнгә, искә алу көненә туры килерлек итеп,әйтеп биргәнсең, Хәлисә Ширмән!!!
- << Первая
- < Артка
- 133
- 134
- 135
- 136
- 137
- 138
- 139
- 140
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- Алга >
- Последняя >>