поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗӨЛКАРНӘЙ ФӘЕЗ

(1951–1997)

Фәез Зөлкарнәй (Фәез Мәүлит улы Зөлкарнәев) 1951 елның 4 декабрендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Сөендек авылында электрик гаиләсендә туа. Балачагы Ык буена урнашкан Сөендек авылында һәм әтисенең туган авылы Саскүлдә уза. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1970–1972 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, башта колхозда механизатор, аннары Татарстанның Азнакай эшчеләр бистәсендә янгын сүндерүче хезмәтләрен башкара. 1974–1979 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Татарстан АССР Культура министрлыгының Фәнни-методик үзәгендә кече фәнни хезмәткәр – социолог, аннары, 1980–1983 елларда, республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983–1987 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 1987–1989 елларда Фәиз Зөлкарнәй Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1989 елдан 1997 елга кадәр «Идел» журналында бүлек мөдире, ә 1990 елдан баш мөхәррир булып эшли.

Ф.Зөлкарнәй – җитмешенче еллар ахырында әдәбиятка килгән яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Шуннан бирле Ф.Зөлкарнәйнең яшь һәм урта буын шагыйрьләр иҗаты, хәзерге прозаның торышына багышланган мәкалә, эссе һәм рецензияләре республика газета-журналларында даими рәвештә басылып тора.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Фәиз Зөлкарнәй 1997 елның 18 июлендә фаҗигале төстә һәлак була. Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына җирләнә.

Ф.Зөлкарнәй – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кешем, асылың кем?: әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 128 б. – 1000 д.
Әверелеш: шигырь парадокслары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 119 б. – 1000 д.
Чакма чакмый ут чыкмый: әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 184 б. – 3000 д.
Күләгә күбәләге: шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, публицистика / төз. И.Зөлкарнәева; кереш сүз авт. Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 160 б. – 2000 д.


ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Бәшәр Р. Кайтабыз гомер буе... // Аргамак. – 1997. – № 9. – 77–87 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»