поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗӨЛФӘТ

(1947–2007)

Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз районнарындагы Үрәзмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969 елның апреленнән ул журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла. Ә 1971 елда Х.Туфан кереш сүзе белән нәшер ителгән «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы исә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар шигъриятенә үзенчәлекле бер шагыйрь килүен раслаган вакыйга буларак кабул ителә. «Зөлфәт шигырьләре тормышка тирән мәхәббәт белән сугарылганнар. Алардан яз кебек яшь тормышның хуш исләре, чәчәк исләре бөркелеп тора», – дип бәяли аның иҗат башлангычын остазы Х.Туфан яшь шагыйрьне Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим иткән язмасында. Шулай да, иҗат активлыгын киметмәсә дә, Зөлфәт җыентык арты җыентык бастыру мәшәкате белән мавыкмый, шуңа күрә аның чираттагы икенче шигъри китабы («Утлы бозлар», 1978) җиде елдан соң, ә өченчесе («Адашкан болыт», 1990) тагын да унике елдан соң гына дөнья күрә. Ниһаять, 1995 елда сайланма шигырьләре тупланган дүртенче китабы («Ике урман арасы») басыла.

Бу басмаларны шагыйрь иҗатының билгеле бер чорын йомгаклау нәтиҗәсе, Зөлфәтнең шигърияттә заманны гәүдәләндергән елъязмасы дип карарга мөмкин. Иң мөһиме – Зөлфәт поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шаукымнарына бирелмичә, шигырьне изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган» шагыйрь булып кала бирә. Ул чынбарлыктагы, табигатьтәге шагыйрь күзе генә күрә ала торган кечкенә генә деталь, факт, күренеш аша поэтик фикерне калку, масштаблы итеп җанландыру осталыгына ия; аның язу манерасына публицистик кайнарлык, ихласлык, халык иҗатына – әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика хас. Бу сыйфатлар Зөлфәтнең публицистик шигырьләрендә дә, мәхәббәт лирикасында, балладаларында да («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Ике ат турында баллада», «Кара күбәләк», «Марш» һ.б.), поэмаларында да («Йөрәкләрдә үлмәс дастан», «Иске Казан карлыгачы», «Җирдән кайтышлый» һ.б.) үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Узган гасырның туксанынчы еллардагы Зөлфәт шигъри иҗаты, күләм-сан ягыннан бермә-бер артуы белән бергә, күңел хис-тойгыларының, шигъри теленең яңадан-яңа төсмерләр, образлар белән тулылана баруы күзгә ташлана. Яшьлектә хәтергә сеңеп калган һәм кабатланмас моң-сагыш белән өртелгән мәхәббәт лирикасы, шигырьләрдәге чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр укучыны битараф калдырмый, аны шагыйрьнең катлаулы һәм моңлы хис-тойгылар дөньясына алып кереп китә.

«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм шагыйрьнең туксанынчы еллардагы иҗат җимешләрен үз эченә алган күләмле «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Зөлфәтнең кайбер лирик шигырьләре музыкага салынган. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С.Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (З.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казаналар.

Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле Песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы (композиторы Л.Хәйретдинова; бу опера өчен авторларның һәр икесенә дә Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле.

1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Зөлфәт 2007 елның 15 маенда Казанда вафат була.

Зөлфәт – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язмышлар ярында: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Туфан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. –78 б. – 3000 д.
Утлы бозлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 112 б. – 4000 д.
Адашкан болыт: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 224 б. – 7700 д.
Ике урман арасы: эссе, шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 287 б. – 3000 д.
Йөрәгемне былбыл чакты: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 1999. – 415 б. – 3000 д.
Ходай сулышы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 383 б. – 2000 д.

* * *
Осенние костры: стихотворения / пер. с татар. М.Акчурина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 96 с. – 5000 д.
Созвездие Сююмбеки: стихи современных татарских поэтов. – М.: Современник, 1988. – С. 10–91.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зөлфәт. Чытырманда былбыл сайрый // Татарстан. – 1992. – № 9–10. – 61–69 б.
Шабаев М. Сандугач язмышлы шагыйрь // Казан утлары. –1996. – № 5. – 150–158 б.
Юзиев Н. Шагыйрь догасы // Заман-Татарстан. – 1997. – 1 гыйнв.
Гамбәр Н. Ике урман арасы // Казан утлары. – 1997. – № 1. – 121–123 б.
Әгъләм М. Сез белмәгән Зөлфәт // Мәдәни җомга. –1997. – 6 гыйнв.
Мостафин Р. Чорның шигъри сурәте // Мәдәни җомга. – 1997. – 28 март.
Лерон Л. Чытырманда былбыл сайрый // Мәгърифәт. – 2000. – 7 апр.
Сабирова А. Тукайлы шагыйрь // Шәһри Казан. – 2000. – 7 апр.
Бакиров М. Мин былбылдан сезне чактырырмын, тыңлатырмын елан сайравын // Мәдәни җомга. – 2000. – 21 апр.
Шәрифуллина Э. Шигырь ява бозлы сукмакларга // Мәгърифәт. – 2000. – 22 апр. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»