поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗӨБӘЕРОВА ДИЛӘРӘ

(1930–2000)

Язучы, журналист Диләрә Гали кызы Зөбәерова 1930 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасының Сарман районы Күтәмәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәптән соң әүвәл Алабуга педагогия училищесын (1948), аннары Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (1952). Шул ук елны Татарстан китап нәшриятына эшкә билгеләнеп, 1955 елга кадәр анда яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир хезмәтендә була. 1955–1959 елларда Татарстанның төрле төбәкләрендә укытучы, район мәгариф бүлеге инспекторы, район газетасында тәрҗемәче һәм 1960–1962 елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Зәй районындагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1962 елдан алып пенсия яшенә җиткәнче (1985) татар хатын-кызларының матбугат басмасы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын башкара.

Д.Зөбәерова әдәби иҗат эшен поэзия әсәрләре язудан башлый. 1948 елда «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында аның «Тимурчылар» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан бирле республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда яшь авторның шигырьләре, күп кенә очерк язмалары, хикәя һәм әдәби парчалары басыла. Башта ул күбрәк журналист буларак таныла (Д.Зөбәерова 1966 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы). Һәрчак юлда, хезмәт кешеләре арасында булу, җанлы тормыш эчендә кайнау аңа журналистик язмалары һәм әдәби әсәрләре өчен мул материал тупларга мөмкинлек бирә. 1969 елда «Казан утлары» журналының алтынчы санында әдибәнең беренче зуррак күләмле әсәре – «Дустым авазы» исемле повесте басылып чыга һәм әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала. Авторның «Куш өянке шаһит» (1970), «Кыр чәчәге» (1973) исемле повестьларын да укучылар җылы каршылыйлар. Язучының әдәби мирасында берничә дистә хикәя, нәсер, дүрт повесть һәм аерым китапка тупланган публицистик мәкаләләр җыентыгы бар. Аларның барысын да бергә берләштергән үзенчәлек-хасият шул: автор яшьләр тормышын сурәтли, аларның хыял-омтылышларын, мәхәббәт кичерешләрен лирик стильдә, күтәренке, романтик буяуларда бирергә тырыша.

Әдәбият һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Д.Зөбәеровага 1980 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2000 елның 15 декабрендә Казанда вафат була.

Д.Зөбәерова – 1971 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кичер, сөеклем: повестьлар, очерк, хикәя, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 120 б. – 15000 д.
Кызлар, кызлар...: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 151 б. – 15000 д.
Яшьләр күңеле: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 199 б. – 12000 д.
Халкым хаклы: публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 102 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Тимбикова К. Зәңгәр күзле дустым, җанкисәгем // Заман-Татарстан. – 2000. – 7 гыйнв.
Хуҗиәхмәт Ф. Таптым да югалттым // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 гыйнв.
Мулланурова Р. Самими талант // Сөембикә. – 2005. – № 1. – 11 б.
Әдиятуллина Ә. Куш өянке кебек иде алар... // Мәдәни җомга. – 2005. – 11 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»