поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Гыйнвар
  • Дамир Гыйсметдин - язучы
  • Инсаф Абдулла - журналист
  • Борис Вайнер - балалар язучысы
  • Эльмира Кәлимуллина - җырчы
  • Нәҗибә Ихсанова (1938-2021) - актриса
  • Геннадий Прытков - актер
  • Риф Хәйретдинов (1935-2007) - тарихчы
  • Галия Әхмәтова (1954-2015) - язучы
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗАРИПОВ ИЗАИЛ

(1927–1999)

Изаил Харис улы Зарипов 1927 елның 27 февралендә Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул районның Петровка авылы мәктәбендә – башлангыч, Языково авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, 1941–1944 елларда Петровка спирт заводында гади эшче, счетчик, слесарь булып эшли. 1944–1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Әлмәт шәһәрендә бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап, «Татбурнефть» трестында ике елга якын бораулау вышкасы эшчесе, бораулаучы ярдәмчесе хезмәтендә була.

1954 елның ноябреннән И.Зарипов журналистика эшендә: Әлмәттә чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире (1954–1957), республика яшьләре матбугат басмасы «Комсомолец Татарии» газетасының нефть төбәгендәге үз хәбәрчесе (1957–1960), «Татарская нефть» журналының корреспонденты (1960–1962), Лениногорск шәһәрендә чыккан «Заветы Ильича» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1962–1963), Лениногорск телевидение студиясендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире (1963–1968) һәм, ниһаять, 1968–1975 елларда Татарстан Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетының нефть районнарындагы кино һәм радио хәбәрчеләре пункты мөдире (өлкән мөхәррире) вазифаларын башкара. Төп эшеннән аерылмыйча укып, 1959 елда эшче яшьләр урта мәктәбен һәм 1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1975–1983 елларда И.Зарипов Бөтенсоюз нефть-газ сәнәгате фәнни-тикшеренү институтының Татарстан буенча производствоны, хезмәтне фәнни оештыру лабораториясендә баш инженер, Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында хезмәтне оештыру бюросы башлыгы, «Союзнефтьгазпереработка» берләшмәсе һәм «Нижневартовскнефть» идарәсендә алдынгы тәҗрибәне пропагандалау группаларының мөдире һәм баш инженеры булып эшли. 1983 елның сентябреннән ул – Бөгелмә бораулау эшләре идарәсенең Көнбатыш Себер төбәгендәге алдынгы тәҗрибәне пропагандалау группасы баш инженеры хезмәтендә.

И.Зарипов – публицистика һәм очерк жанрында иҗат иткән каләм иясе. Бу жанрда аның тирәнтен белеп, кызыксынып яза торган үз темасы була. Ул тема – Татарстан нефть сәнәгате. 1957–1983 еллар арасында язучының, әлеге теманы үзәккә алып, нефтьче бригадаларның, алдынгы бораулаучы һәм рационализаторларның хезмәтен һәм көнкүрешен конкрет тарихи шартлар яссылыгында җанлы итеп тасвирлаган алты очерк китабы басылып чыга. Болардан башка республика һәм үзәк газета-журналларда, күмәк җыентыкларда аның дистәләгән очерклары дөнья күрә.

Ул 1999 елның 19 декабрендә Әлмәттә вафат була.

И.Зарипов – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Буровики: очерки. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 31 с. – 2000 экз.
Рождение рекорда: очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 32 с. – 2000 экз.
От съезда к съезду. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 38 с. – 2000 экз.
Рационализаторских дел мастера: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. – 48 с. – 1500 экз.
Мастер: очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 54 с. – 1000 экз.
Десятый вал: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 136 с. – 1500 экз.

* * *
Коллективное творчество: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1963. – 42 с. – 2000 экз.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar