|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЗАРИФ ФИРДӘВЕСЯзучы-прозаик Фирдәвес Зариф (Фирдәвес Зәбихулла улы Зарифуллин) 1961 елның 25 декабрендә Татарстанның Төньяк Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Күгеш авылында туа. 1977 елда Күгеш сигезьеллык, 1979 елда Норлат урта мәктәпләрен һәм 1980 елда Казанда һөнәри училище тәмамлаганнан соң, пассажир автотранспорты предприятиесендә һәм «Оргсинтез» җитештерү берләшмәсендә эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Белемен арттыру нияте белән 1984 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә һәм, кереш сессия узуга, Көнбатыш Себергә – Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә китеп, шахтага җир асты тау эшчесе булып урнаша. (Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген ул 1990 елда тәмамлый.) |
Иң күп укылган
|