|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЗАКИРҖАНОВ ӘЛФӘТӘдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов 1959 елның 7 октябрендә Татарстанның Мамадыш районы Югары Яке авылында туа. Үз авылларында башлангыч, Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбендә һәм Урта Кирмәндә урта белем алганнан соң, 1976 елдан Түбән Кама шәһәре төзелешендә балта остасы буларак хезмәт юлын башлый. 1978–1983 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Шул елларда әдәбият һәм аны мәктәптә укыту, әдәби процесс үзенчәлекләренең фәнни проблемалары белән кызыксына башлый. Институтны тәмамлагач, Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә, 1984–1987 елларда шул ук районның Уразбахты урта мәктәбендә директор вазифаларын башкара. |
Иң күп укылган
|