|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ЮНЫСОВА АСИЯ
Асия Шәйхеразый кызы Юнысова 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.
1948 елда аларның гаиләсен Баулы районының Кызыл Яр авылы мәктәбенә күчерәләр. Асиянең балачак һәм үсмерчак еллары шушы авылда уза. Шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, урта белемне Баулы район үзәгендәге татар мәктәбендә ала. 1965–1970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң, аның төп хезмәт юлы, нигездә, журналистика белән бәйле. Узган гасырның җитмешенче еллары башында берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшләп алганнан соң, алга таба ул тоташтан унбиш ел (1974–1989) «Татарстан коммунисты» журналында әүвәл – корректор, аннары тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.
1989 елда журналистны «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.
А.Юнысова – берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган, 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән тупланмасы (2007) шагыйрәнең лирик шигырьләрен эченә ала.
Асия Юнысова – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1994) һәм «Бәллүр каләм – 2002» иясе.
Шагыйрәгә иҗаты өчен 2008 елда Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге бирелә.
А.Юнысова – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Үскән кыз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 24 б. – 5000 д.
Мин кышны яратам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 24 б. – 5000 д.
Айлы юл: лирик шигырьләр. – Казан: Рухият, 2002. – 192 б. – 2000 д.
Җәйне сагынам: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 32 б. – 3000 д.
Сагынырсың әле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 239 б. – 2000 д.
Алмагач песие: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 71 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Миңнуллин Т. Көлүеңне оныта күрмә, Асия! // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 сент.
Гәрәев М. Асиягә гөлләр эзлим // Шәһри Казан. – 1998. – 11 февр.
Сибат Р. Асылыбыз Асия // Мәдәни җомга. – 1998. – 6 март.
Аймәт Р. «Айлы юл» сәфәре // Шәһри Казан. – 2002. – 15 нояб.
Бәдретдинов И. Тулган ай яктысында // Мәдәни җомга. – 2002. – 13 дек.
Мөхәммәтҗанова Р. Шигырь кәнизәге // Мәдәни җомга. – 2003. – 7 март.
|
|