поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘЙДИ ТӘҮФИКЪ

(1941–2001)

Күренекле язучы-прозаик, милләтпәрвәр публицист Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсенең Шатура районы Туголеевский Бор дигән эшчеләр бистәсендә сезонлы эшче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер еллары Татарстанның Апас районы Түбән Балтай (1941–1951; 1955–1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951–1953) авылларында уза. Татарстанда – татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, ә 1962 елда Казанга килеп, төзелештә – ташчы, милиция бүлегендә – бригадир, «Оргсинтез» берләшмәсендә – слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә – укытучы, Татарстан халык иҗаты йортында – методист, газета-журнал редакцияләрендә – әдәби хезмәткәр һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген һәм 1983–1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1985–1997 елларда ул «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997–1998 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәрриренең урынбасары булып эшли.

1998–2001 елларда Т.Әйди «Аваз» исемле хосусый нәшриятның башкаручы директор вазифаларын үти.

Т.Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1957 елдан басыла башлый. Шуннан соң республика матбугатында, «Казан утлары» журналында, «Инешләр Иделгә кушыла» (1971) кебек күмәк җыентыкларда шактый санда хикәяләре, очерк язмалары, мәкаләләре дөнья күрә. 1978 елда милиция хезмәткәрләре тормышыннан алып язылган «Боҗра» исемле детектив повесте һәм 1991 елда шул ук жанрда язылган һәм егерменче еллардагы Бохара хәлләрен үзәккә алып тасвирлаган «Елан угы» һәм «Иблискә ришвәт» (2000) романнары белән ул үзен талантлы каләм иясе итеп таныта.

Шулай да Тәүфикъ Әйди документаль проза, очерк, публицистика жанрларында аеруча нәтиҗәле эшли. Төрле төбәкләргә, төрле илләргә сибелеп яшәгән татар милләтенең киләчәк язмышы, татарның Татарстанда һәм Татарстаннан читтә, хәтта бик еракларда яшәүче күренекле шәхесләре, чит илләрдәге татар диаспорасы, төрки халыкларның тарихи туганлыгы – болар әдип иҗатының төп тематикасын тәшкил итә. Ләкин совет чорында, хакимиятнең язылмаган законы буенча, бу мәсьәләләрне матбугатта кузгату, бигрәк тә чит илләрдәге татарлар һәм тугандаш төрки халыклар турында язу бөтенләй диярлек тыела һәм язылганнарын матбугатка чыгару ифрат кыенлаштырыла. Әмма Т.Әйди үзенең иҗат кредосыннан кире чигенми, «өстәл тартмасына» булса да, иҗади хыялларын кәгазьгә терки. Ә инде М.Горбачевның «үзгәртеп кору» сәясәте игълан ителгәч һәм аннан соң күп тә үтми тоталитар режим бөтенләй җимерелгәч, әдипнең иҗади омтылышларына киң юл ачыла, ул Германия, Болгария, Румыния, Төркия, Эстония һ.б. илләргә сәяхәтләр ясап, андагы тормыш һәм татар диаспоралары турында бай эчтәлекле, эмоциональ яктан тәэсирле юлъязма һәм сәяхәтнамә китапларын ирекле рәвештә матбугатка чыгару мөмкинлеген ала. «Йөртә безне язмышлар» (Германиягә сәяхәт), «Кечкенә дә, төш кенә» (Эстония), «Идел тамагында» (Әстерхан), «Оҗмах утравы» (Кипр), «Дунай буендагы кардәшләр» (Болгария, Румыния), «Исәнме, Гагаузстан!» (Молдова), «Кардәшләр кочагында» (Төркия) һ.б. әнә шундый сәяхәтләр тәэсирендә язылалар. Алар, үз вакытында көндәлек матбугатта басылудан тыш, әдипнең 1999–2003 елларда хосусый «Аваз» нәшрияты тарафыннан күптомлыклар рәвешендә нәшер ителгән сайланма әсәрләр җыелмасында киң урын алгалалар.

Тәүфикъ Әйдинең «Без төрки халыклар төрле, әмма безне уртак теләкләр, язмышлар берләштерә» дигән сүзләре бар. Һәм ул бөтен әдәби эшчәнлегендә шушы бергәлек хакына рухланып иҗат итә.

1991 елда Т.Әйдигә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Кабере – Татарстанның Биектау районы Әлдермеш авылы зиратында.

Т.Әйди – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Боҗра: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 15000 д.
Кайда да кадерле: очерклар. – Татар. кит. нәшр., 1984. – 176 б. – 6500 д.
Тылсымлы көч: очерклар. – Татар. кит. нәшр., 1987. – 191 б. – 6500 д.
Яңа уен: кече яшьтәге балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 112 б. – 15000 д.
Безгә ни булды?: эсселар, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 184 б. – 1500 д.
Елан угы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 368 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр: 11 томда. – Казан: Аваз, 1999–2000.
1 т.: повестьлар, хикәяләр. – 2000. – 363 б. – 2000 д.
2 т.: роман. – 2000. – 400 б. – 2000 д.
3 т.: роман. – 2000. – 376 б. – 2000 д.
4 т.: роман. – 2000. – 220 б. – 2000 д.
5 т.: сәяхәтнамәләр (Болгарстан, Кыбрыс, Молдова, Румыния). – 1999. – 320 б. – 2000 д.
6 т.: сәяхәтнамәләр (Алмания, Эстония, Әстерхан). – 1999. – 320 б. – 2200 д.
7 т.: cәяхәтнамә (Төркия). – 2000. – 384 б. – 2000 д.
8 т.: сәяхәтнамәләр (Кытай, Үзбәкстан, Русия төбәкләре). – 1999. – 336 б. – 2000 д.
9 т.: юлъязмалар (Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан). – 2000. – 288 б. – 2000 д.
10 т.: эсселар. – 2000. – 352 б. – 2000 д.
11 т.: мәкаләләр. – 2000. – 416 б. – 500 д.

* * *
Взятка дьяволу: роман / пер. с татар. Г.Садыковой. – Казань: Аваз, 2000. – 358 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәттах Н. Үзе булып калды // Шәһри Казан. – 1991. – 14 май.
Синугыл Ә. Канлы тарих эзләреннән // Соц. Татарстан. – 1991. – 31 май.
Муллагалиев С. Күзләремне ачты // Казан утлары. – 1991. – № 9. – 148–149 б.
Төхфи Х. Язмышлар һәм ялгышлар // Казан утлары. – 1991. – № 9. – 149–150 б.
Тавлин Г. Биек дуваллар артында // Шәһри Казан. – 1992. – 31 гыйнв.
Ахунов Г. Мәгълүматлар дөньясы, яки Безгә ни булды // Ватаным Татарстан. – 1992. – 29 май.
Халитов Я. Кызык һәм файдалы // Шәһри Казан. – 1995. – 4 апр.
Дәүләт Н. Халыкларны якынайта // Шәһри Казан. – 1995. – 4 апр.
Гыйләҗев А. Күңел яктылыгын раслау // Мәдәни җомга. – 1996. – 26 гыйнв.
Камалов Б. Татарларны барлап йөрүче // Заман-Татарстан. – 1999. – 15 окт.
Әмирхан И. Йөртә безне язмышлар // Мәдәни җомга. – 1999. – 17 дек.
Т.Әйдигә илтифат күрсәтсәң... // Татарстан яшьләре. – 2000. – 15 апр.
Госманов М. Жанрның язмышы һәм яңаруы // Казан утлары. – 2001. – № 1. – 161–168 б.
Гыйләҗев А. Татарның асыл улларының берсе // Ватаным Татарстан. – 2001. – 25 май.
Хисмәтуллина Р. Тәүфикъ Әйди, татар халкы һәм милли хәрәкәт // Шәһри Казан. – 2001. – 1 июнь.
Миначев М. Тозакта килеш // Шәһри Казан. – 2001. – 27 июль.
Әхмәтҗанов М. Халкым сине онытмас, Тәүфикъ туган // Мәдәни җомга. – 2001. – 10 авг.
Гыйләҗев А. Тәүфикъ Әйдигә хатлар // Идел. – 2002. – № 5. – 40–43 б.
Рәхимова Б. Ул беренче иде // Казан утлары. – 2004. – № 6. – 163–169 б.
Ихсанова Н. Тәүфикъ Әйди хакында берничә сүз // Татар иле. – 2004. – № 46.

* * *
Ахметзянов М. Тауфик Айди – писатель и самобытный ученый // Татар. края. – 2001. – № 21.
Мустафин Р. Неизвестный известный писатель // Казанские ведомости. – 2001. – 4 мая.
Низамиев Р. Высота духа и творчества // Татарстан. – 2001. – № 10. – С. 58–59.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»