поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЯҺУДИН ЭСФИР

Драматург Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда сигез сыйныф укыгач, урта мәктәпне Калтасы район үзәгендә тәмамлый.

Хәмис яз һәм җәй айларында колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Калтасы урта мәктәбендәге соңгы уку елын ул инде интернатта торып тәмамлый, аннары, туган авылына кайтып, нефть чыгару эшенә урнаша, Октябрьск шәһәрендәге кыска мөддәтле нефтьче-геологлар курсларында укып, һөнәри белемен арттыра. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән дә кызыксына башлый, районның «Таң» газетасында беренче шигырьләрен, хәбәрләрен бастыра. Бу мавыгу армия хезмәтендә чагында да дәвам итә: Белоруссия хәрби округы басмасы «Во славу Родины» газетасында даими языша, читтән торып хәрби хәбәрчеләр мәктәбен тәмамлый.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Э.Яһудин ике ел мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, аннары, Казанга килеп, Курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. 1979–1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Э.Яһудин ике-өч ел Әлмәт драма театрында эшли, 1989–1991 елларда исә Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» дигән яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра.

Язучының К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 1993 елда куелган «Мәхәббәткә мәдхия» исемле мелодрамасы озак еллар сәхнәдән төшми. Әлмәт татар драма театрында «Мәхәббәт зилзиләсе», «Эт чаба дип...» исемле пьесалары, Яр Чаллы театрында «Әйттереп калыйк әле!» һ.б. комедияләре һәм драмалары сәхнәләштерелә. Үзе куйган «Ашыгасың, Сафа!» музыкаль комедиясе Минзәлә театры сәхнәсендә куела.

1992 елда ул Татарстан кинокомитеты юлламасы белән Мәскәүгә кинодраматургларның Югары курсларына укырга җибәрелә. Аннан кайткач, ул, «Оҗмах газабында өч төн», «Әсфәндияр» исемле киносценарийлар язып, «Идел» журналында бастыра. Рөстәм Мингалим белән бергәлектә иҗат ителгән «Ак метеор» исемле киноповесть Себер татарларының беренче шагыйре Булат Сөләйман язмышына багышлана.

Э.Яһудинның «Бер кояш астында» драмасы 2004 елда «Яңа татар пьесасы» җыентыгының икенче кисәгендә басылып чыга. Аның республикабыз театрларында куелган сәхнә әсәрләре – «Идел буе сәхифәсе», «Тәтәй кызлар утары», «Киң урамнар тар иде», «Әгәр дә көн туса», «Тутый кош» – 2004 елда Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән «Мәхәббәткә мәдхия» дигән пьесалар җыентыгында урын ала.

Ул проза өлкәсендә дә иҗат итә. 1996–2006 еллар эчендә аның сигез повесте басылып чыга.

2006 елда Э.Яһудинның Оренбург шәһәрендәге Татар драма театрында бер пьесасы сәхнәләштерелә, шулай ук Яр Чаллы театрында «Китмәскә килгән кошым» исемле музыкаль комедиясе куела.

Э.Яһудин Бөек Ватан сугышы каһарманнары М.Җәлил һәм Г.Кормашка багышлап язган сонетлар авторы буларак та билгеле. Аның иҗатының «Шәхесләр циклында» Зәет Мәҗитов, Гариф Ахунов, Эдуард Мостафин, Булат Сөләйман, Фәиз Зөлкарнәй, Сибгат Хәким һәм башка әдипләр турындагы парчалары аерым урын алып тора.

Э.Яһудин – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Мәхәббәткә мәдхия: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 240 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мингалим Р. Ул яза гына белә // Шәһри Казан. – 1999. – 15 гыйнв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»