|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЯРЛЫ КӘРИМ
(1901-1937)
Ярлы Кәрим (Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов) 1901 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Башта авылның мәхәллә мәктәбендә, соңыннан Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Бөек Октябрь революциясе көннәрендә | мәдрәсәне ташлап чыга һәм, бернинди икеләнүсез, илдә Совет властен урнаштыру өчен башланган көрәш юлына баса. 1918 елда Коммунистлар партиясе сафына басып, гражданнар сугышы чорында Кызыл Армия частьларында политик тәрбия һәм агитация-пропаганда эшләре алып бара, Петроградны Юденич ак бандалары һөҗүменнән саклап калуда актив катнаша, шунда каты яралана. 1921—1922 елларда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укып кайтканнан соң, ул 1926 елга кадәр Казанда, Уфада һәм Башкортстан республикасының Белорецк кантонында газета һәм партия эшендә була. 1926 елда Ярлы Кәрим, гражданнар сугышында алган яралар һәм контузияләр нәтиҗәсендә каты авырып китеп, больницага эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1937 елда Уфада вафат була.
Ярлы Кәрим — егерменче еллар башында әдәбият мәйданына килгән шагыйрьләрнең берсе. Аның әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел. Бу мирас 1919—1925 еллар арасында Төркстан фронтының органы «Кызыл маяк» газетасында, Уфа, Казан, Мәскәүдәге татар көндәлек матбугатында басылып чыккан берничә дистә шигырьдән гыйбарәт. Искелеккә, революция дошманнарына каршы нәфрәт хисе белән сугарылган, илдәге социалистик үзгәрешләрне, яңа тормыш яралгыларын дәртләнеп яклаган бу шигырьләр шул чор татар совет поэзиясенең идея-эчтәлек ягыннан ныгый, үсә баруына билгеле бер дәрәҗәдә уңай тәэсир ясый. Ярлы Кәримнең әдәби.иҗаты һәм тормыш үрнәге аның бертуган энесе— күренекле татар совет шагыйре Фатих Кәримнең дә шәхес һәм язучы буларак формалашуында уңай роль уйнавы билгеле. Ярлы Кәрим поэзиясенең аерым үрнәкләре «Татар поэзиясе антологиясендә (1957) китерелә.
|
|